Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Карел-фин чик буенда сугышканында, Брянск фронты 48 нче армия 73 нче укчы дивизиясенең 25 нче аерым батальоны ефрейторы сапер Сәлим Юмачиков 1943 елның февралендә мөһим объектларны минадан арындыруы өчен «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
Орел шәһәре янында сугышканында саперлар бүлекчәсе командиры өлкән сержант Сәлим Юмачиков танкка каршы участокны миналардан арындырырга приказ ала. Дошманның көчле пулемет һәм автомат уты астында Сәлим Йосыф улы киңлеге 40 метрлы үтеп йөрү юлын миналардан чистартып, бүлекчәсе белән биремне тулысынча үти. 1944 елның февралендә III дәрәҗәдәге «Дан» ордены белән бүләкләнә.
Без Бөек Ватан сугышы ветеранының кызы, «Яңарыш» өлкә татар газетасын оештыручы, беренче редакторы Азат абый Сәгыйтовның бертуган сеңелесе Зөһрә апа Вәлитовадан әтисе, туган авылы турында сораштык.
- Кайчандыр безнең ата-бабаларыбыз уңдырышлы җир-сулар, урманнар эзләп тормыш өчен бик уңайлы булган, күченгәннән соң үзенә сыйдырган Убаны (Алга) табып, Түбән Тәүде районы җиреннән юлга кузгалганнар.
Ә алардан соң бушаган Түбән Тәүде районына Идел буеннан - Татарстанның Чирмешән районының Кармыш, Утыз имән, Азнакай районының Каменка авылларыннан гаиләләр килеп урнашкан.
Безнең Уба авылы әкияттәге кебек бик ямьле тау битендә, биеклектә Бехтеревка елгасы янында урнашкан. Кайчандыр мәктәп урнашкан елганың текә яры романтикасы белән үзенә җәлеп итте. Кышын бозлы таудан шуып төшәсе килә иде. Тау астында бөдрә таллар үсте. Авылны су басмый.
Убада, ата-бабаларыбыз килгәндә, себер татарларыннан өч кенә гаилә яшәгән. Килүчеләр аз санлы «старожиллар» белән берләшеп, Уба авылын төзиләр.
Минем Йосыф бабаем себер крестьяны, хезмәт яраткан төпле кеше булган. Кулыннан нинди генә эш килмәгән. Бар әйбергә хезмәт белән ирешкән. Совет заманында андыйларны «кулак» дигәннәр. Бөтен мөлкәтен талап, репрессияләгәннәр.
Әнисе дүрт абыйсы белән Татарстаннан килә. Әтием 1916 елның октябрендә туа. Аңа укырга язмаган, әмма үзенең куллары, тапкырлыгы белән башкалар эшли алмаган могҗизалар ясмаган.
Әтинең осталыгы Фәрит һәм Рәшит абыйларыма күчкән. Фәрит абыем электр һәм механиканы яхшы белде, күн эшкәртеп аннан яхшы әйберләр ясый иде. Рәшит абый уңышлы уйлап табучы булды, ул фәнни хезмәткәр вазифасын үтәде. Табигатьне нык яратты.
Әтием Сәлим Йосыф улы Кызыл армия сафларында 1939 елның сентябреннән, Брянск фронтында 1942 елның апреленнән сугыша. Башта Байкал районыннан вакытлыча хезмәткә чакырыла. Демобилизациядән соң, 1941 елны сугыш башлану белән фронтка эләгә.
Карел-фин чик буенда беренче тапкыр мина кыйпылчыгына яралана. Мине пилоткадагы «йолдызчык» коткарды дип шаярта иде. «Батырлык өчен» медален шул вакытта бирәләр. Соңыннан командир дәрәҗәсендә 1943 елның июнендә икенче тапкыр каты яралана. Ярты ел госпитальдә ята, аннары комиссовать итәләр. «Дан» орденына шунда лаек була. Әмма Байкалово районын үзгәртеп кору аркасында, тапшыру озакка сузыла. Лаеклы бүләк үзенең героен тиз тапмый. Язмыш хатасы аркасында документларны Тубыл районы урынына Яркәү районына җибәрәләр.
Әти туган җиренә исән кайта, ләкин имгәнеп, бер кулсыз, контузияле, гомере буе җәфалаган башында кыйпылчыклар белән. Каты яралары булуга карамастан, әти физик яктан көчле, хезмәт яратучы булып калды. Бөтен эшне җиренә җиткереп эшли иде. Иң төп ярдәмчесе олы улы Азат абыем булды. Азат абыйның язмаларында авыр елларда әтинең кул астында үсүе, кеше булуы турында истәлекләре язылган. «Бер кулы белән әтинең зур-зур флягалар күтәреп сөт ташыганы исемдә. Халыктан сөт җыеп, май заводына илтеп тапшыра. Атны үзе арбага җигә, туара, бер кулы белән дилбегәне тотып атны шундый оста куалый, мин ике кул белән аның шикелле тотып бара алмый идем, дилбегәне миннән тартып ала, ашыга. Ашыкмыйча да мөмкин түгел, колхоз эшеннән соң, язын үзенә утын кисү, аннары печән чабу, җыю, кибән кую...»
Шундый җитезлеге аркасында ул, мөгаен, сугыш кырында үзенә төбәп аткан ничәмә йөз пулядан, аны таптарга килгән танклардан, янында ярылган снаряд ярчыкларыннан исән кала алгандыр. Әти каты яралардан 1965 елның августында мәңгелеккә яныбыздан китте.
Әнием Җамал Харис кызы гомере буе мәктәптә балалар укытты, эштән кайтып кермәде.
Харис бабай гаиләсе белән Татарстаннан Түбән Тәүде районы, Яңа Казанлы (Травные) авылына күчеп килә. Соңыннан Убага күченәләр. Харис бабай 90 яшенә хәтле яши.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.