Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хөрмәт казанган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы елларында туган, тормыш сынауларына бирешмәгән буын вәкиле ул Роза Сәитова, Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туып-үсә. Роза апага 9 ай булганда аның әтисе Бөек Ватан сугышына китә. Әниләре эшләгән авыр хезмәтне күреп, кече яшьләреннән эшкә өйрәнеп үсә балалары. Роза Әбдерәхим кызының әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бөтен көчен, тормышын Роза апаның әнисе Силихә Пасир кызы балаларына багышлый. Авыр булса да, укырга, белем алырга тырыша балалары. Роза Әбдерәхим кызының тормыш һәм хезмәт юлы туган шәһәрендә уза.

19-41-25

Тырыш, максатчан кыз мәктәпне тәмамлап, Тубылның рус педучилищесына укырга керә. Әнисе кызының укытучы һөнәрен сайлаганына чиксез шатлана. Роза апа педучилищены яхшы билгеләргә тәмамлап, авыл мәктәбендә 3 ел укытучы булып эшли. Тырыш, сайлаган һөнәрен, укучыларын яратып эшләгән яшь укытучыны авылда хөрмәтлиләр, укучылары да аны яраталар. Роза Әбдерәхим кызының югары белем алу хыялы зур була. Ул Тубылга кайтып, пединститутның филология факультетына укырга керә. Монда укып, диплом алган белгеч хезмәт юлын шәһәрнең 15 нче мәктәбендә дәвам итә. Өлкә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән семинарларда катнаша, укытучылар өчен үткәрелгән курсларда чыгыш ясый, ачык дәресләр үткәрә. Өлкә күләмендә үткән «Ел укытучысы» конкурсында призлы урынга лаек була. Роза Сәитованың укыту тәҗрибәсендә үзенчәлекле алымнар кулланып эшләгәне өлкә күләмендә узган иҗади бәйгедә үрнәк итеп алына. 1991 нче елны «Начальная школа» журналында аның педагогик хезмәт тәҗрибәсе турында мәкалә чыга. Бу журналны укыган коллегалары илебезнең төрле өлкәләреннән укытучыга бәяләмәләр, рәхмәт хатлары язалар. Хабаровск, Нижний Тагил, Брянск, Благовещенск шәһәрләреннән килгән язмаларны ветеран укытучы әле кадерләп саклый. Ул күп яшь укытучыларның остазы була.

Роза Сәитова Тубыл шәһәренең 17 нче мәктәбендә завуч булып эшләгән елларында тәрбияви эшкә, класстан тыш чараларга зур игътибар бирә. Ул балаларны кече яшьләреннән матурлыкны күрергә, игелекле, итагатьле булырга, табигатьне яратырга өйрәтү максатын тормышка ашырырга тырыша. Аңа бүген дә укучылары иксез-чиксез рәхмәтле. Укучысының күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче педагогия хезмәте ветераны Роза Әбдерәхим кызы быел 85 яшен каршы алды. РСФСРның мәгариф отличнигы, «Өлкән укытучы» хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә Роза Әбдерәхим кызы өч кыз үстереп, аларга югары белем, яхшы тәрбия бирә. Аның ике кызы укытучы һөнәрен сайлаганнар. Кызлары эшләгән урыннарында хөрмәт казанган кешеләр. Ветеран укытучы бүгенге көндә өч кызының игътибарында, биш оныгының, өч нәбәрәсенең кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836