Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әле 2012 ел, Төмән шәһәре, Кырынкүл янындагы чик сакчылары паркында Бөек Жиңү көненә багышланган чарага жыелган халык. Бөтенесе диярлек читтәрәк кенә басып торган бер әбигә якын килеп, аңа күп сораулар биреп, бик игътибар белән озак карап тордылар. Ни өчен дисәк, әбинең бөтен күкрәге орден -медальләр белән тулган иде.
Сугыш вакытында снайпер булган, батыр сугышчы - Галия Габайдуллина (кыз фамилиясе Шәрипова) Ялутор районы, Калмаклар (Авазбакеево) авылында дөньяга килә. Галиянең балачагы күңелсез үткән, чөнки 9 яшендә аның әнисе үлеп китә. Әтисе Әриф белән алар Свердловск шәһәренә күчеп китәләр. Сугыш башлангач, Галия мәктәп укучылары белән хәрби заводта фронт файдасына сугыш кораллары булдыру өчен эшкә алына. Ул гына түгел, Урал таулары урманнарын кисүдә, сугышчыларга кием-салым тегүдә катнаша. 1943 елда Галиягә 17 яшь тула. Кыска булган хәрби-хезмәт курсларын тәмамлагач, Галияне военкомат Подольск шәһәрендә урнашкан хатын-кызларның үзәк снайперлар мәктәбенә жибәрә. Ошбу мәктәп әле 1943 елда гына ачылган була. Галия икенче наборга эләгә.
- Советлар Союзы Герое Алия Молдагулова беренче потокта укый. Без аларны сугышка озаттык, аннары без дә киттек. Беренче киткәннәрнең барысы да һәлак булды, - дип әйтте Галия апа.
Безнең сугышчы кыз Витебск шәһәренә килеп эләгә. 2 нче Белоруссия фронтының иң элек 17 нче Урал дивизиясе, аннары 19 нчы Себер гвардия дивизиясендә укчы булып көрәшә. Көне-төне окопта, яңгыр астында, тезгә хәтле кубакта-балчыкта йөрергә туры килгән. Снайперларның эшләре алгы сызыкта.
- Без укчы буларак, нейтраль сызыктагы булган дошман снайперларын күзәтәбез, алар инде безнең якны күзәтә, йоклап йөрсәң, укның кайдан килеп төшкәнен дә белмисең, бик сак булырга кирәк. Мин беренче фашистны ул бер окоптан икенче окопка сикергән вакытта атып ектым. Безнең дошман белән арабыз - 800 генә метр иде. Фашистларның урыннары югарырак урнашкан, шуның өчен алар безне күреп торганнар һәм, нәтиҗәдә, безнекеләр бик күп үлгәннәр. Китерәләр яңаларны, өйрәнмәгәннәрне, бер көннән соң алар юк.
Галиягә разведкада булырга да туры килә. Ышанмаслык хәл - хәтта телне тотып китерү чарасында да катнашкан.
- Без бик яшерен генә, агач башында, яки камыш арасында маскхалат белән дошман күзенә күренмичә аны көтеп утырабыз, килеп чыкса, атабыз. Бервакыт немецлар безнең кайда икәнебезне сизделәр, һәм безгә минометтан ата башладылар. Шунда минем дустым Аня Рытова (Чиләбе шәһәре балалар йортында тәрбияләнеп үскән) һәлак булды. Мин бик каты яраландым.
Хәрби табибларның тырышлыгы нәтижәсендә, үләм дип торган Галия Әриф кызы исән кала. Барысын алганда - Галия апа фашистларның 7 солдатын атып үтерә.
Галия апа белән Әхмәт абый Галимов минем бик якын дусларым иде. Күп еллар без алар белән балаларны патриотик яктан тәрбияләү, укучыларга, яшүсмерләргә сугыш хатирәләрен сөйләп аларны чыныктыра идек. Бигрәк тә «Аванпост» дип аталган Войновка тирәсендә урнашкан балалар-яшьләр үзәгендә чыгыш ясаулар, сорауларга тулысынча тиешле жавап бирүләр күпләрнең күңелләрендә онытылмаслык вакыйгалар булып калды дип әйтер идем.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.