Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Якуб абый Зәнкиев – авылыбыз, өлкәбез, илебез горурлыгы, сугыш ветераны, укытучы, Зәнкиевләр династиясенә нигез салучы, Тубыл районында беренче булып Россиянең атказанган укытучысы исемен алучы авылдашыбыз.
Загваздино авыл советы җирлегенең, Тубыл шәһәренең атказанган гражданины, себер татарларыннан чыккан беренче язучы-прозаигыбыз, балалар язучысы да ул. Үлемсез «Иртеш таңнары» әсәре өчен Татарстанда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган олы шәхесебез.
Абыйның безнең арадан китүенә быел 22 ел тулды. Вакыт тәгәрмәче туктамый, еллар бер-бер артлы, кошлар кебек, очалар гына. Җылы, кояшлы язда туган һәм җылы язда табигать ана абыйны яңадан үз куенына алган.
Абый белән бергә эшләгән еллар, үткәрелгән төрле тәрбияви чаралар хәтерләрдә якты мизгелләр булып һаман яңара һәм яши.
Традицион дәресләрне, класстан тыш чараларны өнәмәде. Аларның рамкаларын киңәйтеп, үзгәртеп, эчтәлекләрен әкияттәге кебек төрле маҗараларны куллануны ул хуп күрә иде. Белем бирү белән бергә дәресләрдә тәрбияви мизгелләрне дә онытмады.
Еш кына авыл сәхнәсендә концертлар куябыз. Аеруча репетицияләр кызыклы үтә иде. Барыбыз бергә - укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә мәш киләбез. Тормыштан алынган инсценировка, биюләр төзибез. Берәүләр – сыерлар, икенчеләр сыер савучылар... Һәркем иҗади зат була торган иде.
Дәһшәтле сугыш елларында Ватаныбызны дошманнардан азат итүче авылдашларым арасында укытучы Якуб абый Зәнкиев тә бар.
1942 елның җәендә Төмәндә фашист танклары белән көрәшер өчен берничә артиллерия бригадалары төзелә. Шуны ишетеп, абый «доброволец» булып сугышка китәргә гариза бирә.
7 нче бригадага радист-разведчик итеп алалар аны. 2 ай буена радист һөнәренә өйрәтәләр дә, фронтка озаталар.
Бер уйгыр егете Саут Турдыбакиев белән бер радиостанциядә эшли башлый. Дон елгасы буенда, Воронеж, Курск тирәсендәге сугышларда катнаша. Бер ел фронтта булгач, 1943 елның июнь аенда грамоталы ике егетне 1 нче Ленинград артиллерия училищесына укырга җибәргәннәр. 11 айдан аны уңышлы тәмамлагач, аларны яңадан фронтка алалар.
1 нче Украина фронтының армия штабында абыйны яңадан Төмәндә туган 10 нчы артиллерия бригадасына взвод командиры итеп билгелиләр.
Шуның составында Львовны алуда, Висланы, Одерны кичүдә, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Германиядә сугышып, юлын Прагада тәмамлый. Абыйның орден-медальләре күп. Чехословакиянең Вельтруси шәһәрендәге иске мәктәпне күреп, яңа мәктәп салу өчен совет офицерлары акча биреп калдыралар.
Яңа төзелгән мәктәпкә чех халкы «Кызыл Армия» дигән исем бирәләр. Шушы мәктәпнең пионерлары белән күп еллар безнең интернациональ дуслык клубы әгъзалары хат язышып тордылар.
Сугыштан кайткач, төрле Европа җирләрендә ятып калган авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү өчен һәйкәлләр ачу, музей төзү, урамнарга авылдашларының исемнәрен бирү өчен тырышты, аларга багышланган дәрес-кичәләр үткәреште безгә абый.
Иҗади хезмәттә булды абый һәрвакыт. Ул Октябрь революциясе яшьтәше. Совет власте нинди юл үтте, абый да аның белән бергә атлады, вакыты белән аны узып та китә иде. Нинди киләчәк килүен алдан сизеп-тоемлап та куя иде. Алдан күрү сәләтенә ия кеше иде.
Ул күзе белән төрле тарихи вакыйгаларны күрде, кайсысын олылардан ишетеп белде. Авылыбызның тарихчысы да, авыру-сырхауларга дәвалану юлларын да күрсәтүче-аңлатучы да абый, укый-яза белмәүчеләргә тиешле кәгазь-гариза язучы да ул иде. Күпне күрде, күпне ишетте, күпне укыды үзлектән.
Кайчан өйләренә килмә, алар Рәшидә апа белән икесе дә укыйлар иде. Мин аны сүзнең чын мәгънәсендә «человек-эпоха» кешесе диеп атар идем.
Абый теге дөньядан мондагы туганнарына әле исә ярдәм итеп ята. Үткән «Гаилә елы»нда район күләмендә уздырылган чарада укытучы Зәнкиевләр династиясе җиңү яулады һәм Мәскәү каласында ВДНХда үткәрелгән җыенга бару бәхетенә ирештеләр.
Җитәкчеләре - абыйның якын туганнары: затлы, зыялы Ринат Ногманов һәм РФнең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Альбина Азисова.
Альбина Мөхәммәт кызы – безнең укучыбыз, укуда аңа тиңнәр булмады, класс йолдызы һәм беренче мәктәп медалисты. Хәзерге көндә Абалак урта һәм Хуҗайлан мәктәбенең мөдире. Фидакарь хезмәте өчен тиешле грамоталарны, исемнәрне алган авыл укытучысы.
Ринат Рият улы - Түбән Әремзән, Кече Зоркальцево мәктәпләренең директоры. Аның исеме район газета битләреннән төшми. Ул төрле конкурсларда, проектларда катнашучы һәм җиңүче.
«Яңарыш» аша һәр икесенә олы рәхмәтләремне юллыйм, авыр эшләрендә уңышлар, сәламәтлекләр телим. Абый турында язганда, аның яраткан җан кисәге Рәшидә апа турында язмасам, миңа олы гөнаһ булыр. Абыйны бөек шәхес итүдә Рәшидә апаның роле зур.
Алар икесе дә бер-берсенә тиң, тәңгәл килгән ярлар һәм парлар. Яшьрәк Рәшидә апа үзеннән олырак булган абыйның сүзләрен, киңәшләрен ишетә белгән һәм тыңлаган.
Рәшидә апа авылыннан Тубылга укырга барам, дип чыгып китә. Дүрт баласы белән абый авылда эшли. Рәшидәсен Тубыл пединститутына көндезге укуга җибәрә. Икесе дә бер-берсенә карата батыр адым ясыйлар, бер-берсен үстереп, ярдәмләшеп, бер-берсенә ышанып, мәхәббәтләрен дә канатландырып яшиләр.
Икесе дә чибәр, сылу, гыйлемле, гаиләдә туган конфликтны акыл, сабырлык белән җиңел үткәрә белгәннәр.
Абыйның пиджагының күкрәк кесәсендә гомер буе Рәшидә апаның фоторәсеме сакланды. Очрашкан саен миңа чыгарып, мактанып ала иде: «Нинди чибәр минем Рәшидәм», - дип.
Җиде балага тиешле тәрбиясен, югары белемен биреп, олы тормыш юлына озаткан кабатланмас, онытылмас ата-аналар алар. Урыннары җәннәттә генә булсын!
Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.