Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Сайламадың юлның такырын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Ходай кушкан юлдан бизмәдең.
Ишмөхәммәт Аитов 1956 елның 6 июнендә Бөек Ватан сугышы ветераны, тырыш, күркәм, бердәм 10 балалы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга аваз сала. Кәеш, Сала, Александровка мәктәпләрендә белем ала. Свердловск шәһәрендә тау институтын тәмамлый. Уку аңа җиңел бирелә һәм ул икенче югары белем – Төмән шәһәренең авыл хуҗалыгы институтында укып чыгып, диплом ала.
Александровка урта мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшли. Аны һәрвакыт авылларда дингә омтылыш кимүе борчый. Әтисе белән киңәшләшеп Сала авылында мәчет төзергә дип үзенә бурыч куя.
Аның тырышлыгы, үҗәтлеге, Аллаһы Тәгаләнең, авыл халкының ярдәме белән авылыбыз мәчетле була. Ул динне, тумышыбыздан иң кадерле ана телебезне югалтмаска тырыша. Сала мәчетендә имам вазифасын башкара. Мәчетебез ныклап эшли башлагач, үзенең туган авылы Кәештә мәчет төзергә карар кыла һәм авыл халкын җыеп киңәшләшеп, күрше авыллардан садака җыеп, спонсорлар табып, Ходайның кодрәте белән 3-4 ел эчендә Кәештә мәчет эшләү дәрәҗәсенә җитте.
Ишмөхәммәт хәзрәт хаҗда да булып кайтты. Гаиләсендә үрнәк әти. Тормыш иптәше Зөлфирә белән ярты гасыр бергә гомер итеп 4 бала тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем биреп олы тормыш юлына озаталар, хәзер инде алар да үзләре гаилә корып матур итеп яшиләр.
Хәзрәт һәрвакыт шулай халкыбыз динле булсын өчен янып-көеп халыкка хезмәт итеп, күркәм мәшәкатьләр белән яши. Күптән түгел өченче югары белем – теология фәнен үзләштереп, уңышлы тәмамлап, диплом алып кайтты.
Гомер ул яхшы яшәсәң дә, начар яшәсәң дә үтә. Менә шул Ходай биргән гомерне тиешенчә яшәп, халкыңа хезмәт итеп үткәрергә тырышырга кирәк.
Әминә КӘРИМОВА,
Яркәү округы, Яңа Кәешкүл авылы.