Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хәтер исәннәргә кирәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Кәрим Фәхретдинов 1924 елның 21 февралендә Турай авылында туа. Кәримгә балачактан ук бик күп кыенлыклар кичерергә туры килә. Аңа 9 ай булганда әнисе үлә. Болай була ул: әтисе эштән кайткач, идәндә яткан хатынын күрә, ә бала үле әнисенең күкрәген имә. Әтисенең мондый фаҗигале хикәяләре баланың хәтерендә гомер буена сакланып кала. Озакламый Кәримне һәм аның апасы Атияне хатынының әти-әниләре алып китәләр, ә әтисенә яңа хатын табып гаилә корырга кушалар. Соңыннан балаларны Абдулов фамилиясеннән Фәхретдиновка күчерәләр. Әби белән бабай бик озак яшәмәгәннәр. Әтисе иртә үлә, ләкин аның икенче никахыннан кызы Люция туа. Үсеп җиткәч, Атия үз гаиләсен кора. Яңа гаилә күп балалы була, барлык балалар да олы, ә Атия апасының яшүсмер Кәримгә урыны булмый һәм аңа мунчада яшәргә туры килә. Мәктәптән соң «Урал» колхозына эшкә урнаша.

19-3-26

Бөек Ватан сугышы башланганда Кәримгә 16 яшь була. Үги ананың балалары барысы да фронтка китә, ул үзе генә кала. Алар белән яшәргә теләми. Сугышка да китә алмый, ул вакытта авылларда авыл хуҗалыгын күтәрү өчен калган тракторчыларга бронь биргәннәр. Кәрим Әбделкәрим улы, үлсәм дә, мине барыбер берәү дә искә төшермәячәк, дип документларын төзәтә дә, фронтка китәргә була. Ләкин моңа кадәр ул, тракторына утыртыр өчен, Мөршидә Мөхәммәдшинаны өйрәтә.

Техниканы ышанычлы кулларга тапшырып, 1942 елның ноябрендә Кәрим Фәхретдинов фронтка китә. Ул Рокоссовский командалыгындагы 2 нче Украина фронтында көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш фронтларда 737 нче кабель ротасының линия күзәтчесе булып сугышкан. 1943 елда Днепрның салкын суына линия элемтәсен торгызу өчен керә. Абыем: «Днепр суы канлы кызыл, үлеләр бик күп иде», - дип искә алды аннары. Элемтәне авылдашлары Әхмәдрәшит Аширбәков һәм Атаулла Хәйруллин белән яңадан торгызганнар. Нәтиҗәдә, Әхмәтрәшид Аширбәков Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнә, ә Кәрим Фәхретдинов һәм Атаулла Хәйруллин «Сугышчан казанышлары өчен» медаленә лаек булалар. Чираттагы бурычны үтәгәндә аны аңсыз хәлдә әсирлеккә алалар һәм подвалга ябалар. Аннары аларны коега ташлыйлар, анда алар муеннарыннан салкын суда басып торалар. Безнең гаскәрләр һөҗүм иткәндә, ул әнисе белән кызы яшәгән өйдә аңына килә.

Гомеренең соңгы елында ук ул күп кенә сугыш тарихларын сөйли һәм: «Ватанны саклагыз! Икмәкнең кадерен белегез!» - дип сугыш чорының ачы вакыйгаларын исенә төшерә: сугыш вакытында чолганышка эләккәч, алар үлгән атны ашыйлар, чөнки ашарга бернәрсә дә булмый. Аннары, исән калыр өчен, ат тиресен пешерәләр. Ул Германиягә барып җитә, ә аннары аларны поездда Япониягә озаталар. Җибәрелгән эшелонның беренче партиясен шартлаталар, ә ул икенче эшелонда була.

Хат язар кешесе булмый, сеңелесе Люция әле кечкенә. Ул үзенең сугышчан юлын Япониядә дәвам итә һәм 1947 елда чын каһарман булып кайта. Өйгә бүләкләр – сеңелләренә күлмәклек тукымалар тарата. Иң беренче эш итеп апасы Атиягә бара, ә төпчегенә ул җибәрми, сеңелесе өчен материалны да, үзем тапшырырмын, дип алып кала.

Абыем менә дигән чибәр һәм акыллы Шәкимәне очрата. Аның язмышы әйбәт була: нык гаилә коралар, сигез бала үстерәләр. Авылдашлары хөрмәт итәләр, игелекле һәм ярдәмчел кешене депутат итеп сайлыйлар.

Бернинди кыенлыклар да аны сындырмады! Ике апасын да бертигез яратты һәм үпкәләмәде. Ул болай диде: «Заманалар бик кырыс булды, һәркемгә исән калырга кирәк иде!».

Мин абыем белән горурланам! Оныгы - Россия Герое Тимур Мөхетдинов, икенче оныгы – МХОдә катнашучы Батырлык ордены белән бүләкләнгән Илшат Корманов.

Вәлия КОРМАНОВА,
Төмән округы, Ямбай авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836