Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тукталышым - «Олы Акъяр»

последние и лучшие новости искусства в мире

Чал тарихның битләре чуар: халык, көнкүреш, милләт, кеше язмышы, илнең, җирнең тарихы... Һәр милләтнең, һәр кешенең үз язмышы һәм иң әһәмиятлесе - аны онытмый, дөрес итеп киләчәк буынга мирас итеп калдыру. Бүгенге язмам, күп еллар Олы Акъяр авылында яшәп гомер иткән, балалар үстергән, матур совхозлар чорында исеме күпләргә таныш булган мөлаем ханым Мәдинә Рәхмәтуллинага багышлана.

Туган елы – 1936 нчы елның 26 нчы апреле Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде округына бәйле. Шушы округ турында сүз башлагач, эзләнүләрем Бибинур Сабировага алып килде.

Бибинур апа җаны-тәне белән Себернең шушы районы турында сөйләде. Сүз 1911 елларда Россиядә Столыпин реформасы вакытында Татарстанның Апас, Тәтеш, Кукмара районнарыннан күчеп, Себердә төпләнеп калган татарлар турында иде. Шундый гаиләләрнең берсе – Мәдинә (Мәгъсүмә) апа гаиләсе булган. Мондый авыр сынауны бик тырыш, зур йөрәкле кешеләр генә башкара алгандыр дип уйлыйм: шулкадәр чакрымнарны үтеп, урман эчендә йортлар салып, төпләнеп тормыш корганнар алар. Мәдинә апаның туган авылы бүгенгесе көндә дә яши. Ул Икенче Казанка дип атала. Табигатьнең матур кочагында урнашкан, салкын, чиста сулы коесы булган, матур өйләре, чиста әдәби телебез сакланган татар авылы.

Әбисе Бәдыгыҗамал, бабасы Вәли атлы булган. Ни сәбәпледер, әбисе аны Мәгъсүмә дип йөрткән. Акъяр халкы да аны Мәгъсүмә дип белә.

Әтисе Зариф мич салу эшен яхшы үзләштергән.Әнисе Мәрьямбикә исемле. Әти-әнисенең намаз укулары Мәгъсүмә апаның хәтерендә калган.

Зариф абыйның гаиләсендә биш бала: өч кыз, ике егет үскән.

1941 елда башланган сугышка Зариф абый да китә. Ул анда элемтәче булып хезмәт итә. Яраланып, хастаханәдә ятканнан соң, 1944 елны аны өенә кайтаралар.

Сугыштан соң Мәгъсүмә апаның гаиләсе Төмән шәһәренә күчеп килгән. Башлангыч белемне Салаиркада ала ул. Әтисе Зариф Олы Акъяр авылын сайлап, шунда төпләнәләр. Мәгъсүмә апа Акъярдан ерак булмаган Төргән авылында белем алуын дәвам итә. Аннан Червишевода урта мәктәпне тәмамлый.

Ул елларда гаиләләр күп балалы булганнар. Балаларны карашырга әби-бабайлар булышкан. Зариф абый белән Мәрьямбикә апа совхозда эшлиләр: әтисе мичләр сала, әнисе совхозда төрле эшләрдә йөри.

Урта белемне алганнар соң, Мәгъсүмә апа Ишимга китеп исәп-хисап эше буенча укырга керә. 1957 елда Акъярга бухгалтер булып кайтып, эшли башлый. Күп тә үтми, авылның чибәр егете Әнвәр Рәхмәтуллинга кияүгә чыга.

«Яңа юл» совхозы күп кенә авылларны үз эченә ала: Акъяр, Червишево, Төргән, Онохино, Головино, Мичурино, Костылево. Совхозларда күп кенә фермалар була. Аларда сыерлар, сарыклар үрчетәләр.

Әнвәр абый да сугыш ветеранына тиңләнгән кеше. Аның туган елы - 1931 ел. Армия сафларында ул сугыштан соңгы Литвада хезмәт итә. Аңа сугыш чорыннан калган бандеровчылар белән көрәшергә туры килә.

Рәхмәтуллиннар гаиләсендә ике егет: Рүзил, Изил һәм Эльза исемле кызлары туа. 1961 елда үз өйләрен салып чыгалар. Әнвәр абый - шофер, Мәгъсүмә апа бухгалтер булып эшли. Мәгъсүмә апа каенанасы Сәлимә апаны җылы сүзләр белән исенә алды: «Рүзил улым балалар бакчасына йөрмәде, әбисе карады», - диде.

19-31-26

Олы Акъяр авылында ике мәчет булуын исенә төшерде. Совет чорында аларны бозып, клуб һәм мәктәп, соңрак мәктәп урынына балалар бакчасы итүләрен сөйләде. Икенче улы һәм кызы шушы балалар бакчасына йөргәннәр. Әнвәр абый һәм Мәгъсүмә апа «Яңа юлдан» «Червишевский»га күчерелгән «миллионер» совхозда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Әнвәр абый 2014 елда вафат булды. Бүгенгесе көндә Мәгъсүмә апа дәүләт тарафыннан хәләл җефетенә Червишевода бирелгән бер бүлмәле фатирда гомер итә. Аның янына еш кына кызы Эльза, улы Рүзил, килене Алсу, дүрт оныгы, җиде нәбәрәсе килеп йөриләр. Авылдагы өйләрендә балалары яши.

Бөтен уңайлыклары булган пөхтә фатир, балконында матур гөлләр. Өстәлдә - өлкә газеталары, архивында мактау хатлары һәм «Хезмәт ветераны» таныклыгы. Күзләре күрә, колагы ишетә, хәтере яхшы Мәгъсүмә апаның. Бер гасырга якын тормыш юлы, «төрле төстәге» кеше язмышы, искиткеч бай хатирәләр.

Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән округы, Акъяр авылы.
Рәсемдә: Мәдинә Рәхмәтуллина гаиләсе белән (гаилә архивыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836