Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Укытучы - сугыш ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

Әхмәт Шарапов 1919 елда Вагай районы, Катангуй авылында күп балалы мулла гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпкә керергә вакыт җиткәч, малайны укырга алмыйлар, чөнки ул авыл имамының баласы. Шуңа карамастан, Әхмәт Сәгъдәт улы вакытны бушка уздырмый, әти -әнисенә булыша, әтисеннән һәм тирән белемле бабасыннан дини сабакларны үзләштерә. Гарәпчә укырга, язарга өйрәнә, ислам кагыйдәләре белән таныша. Әти-әниләре, әби-бабаларының намаз укуларын, Рамазан айларында яшереп булса да ураза тотканнарын күзәтә. Атеизм чорында, хак динебезгә каты каршылык, нәфрәт, тоткарлык елларында булса да, нәни Әхмәт дини йолаларын бик тирәннән өйрәнгән һәм соңгы сулышына хәтле ислам нигезләрен саклаган.

19-2-26

Аңа 10 яшендә генә мәктәпкә укырга керергә рөхсәт ителә. Әхмәт бик зирәк һәм бик тырыш малай булып чыга. 2 елның эчендә 4 еллык программаны үзләштерә, үзенең яшьтәшләрен куып житә. Мәктәптән соң, Тубыл шәһәре татар педагогия училищесына укырга керә һәм аны 1937 елда уңышлы тәмамлый. Бер елдан соң армия сафларына - хәрби хезмәткә алына һәм Көнчыгышка җибәрелә. Сугыш алдыннан Әхмәт артиллеристлар училищесен тәмамлый, аңа лейтенант дәрәҗәсе бирелә.

Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән бирле Әхмәт Көнбатыш фронтка - фашистларга каршы көрәшергә ыргыла. Ә инде, Көнчыгышта Япония белән аралар тыныч, ышанычлы булмау сәбәпле, аны монда - Кытайның Маньчжурия тирәсендә калдыралар. Көнчыгыштагы Япониянең Квантун гаскәре белән безнең гаскәрләрнең бәрелешләрен һәм дошман гаскәренең тар-мар ителүен, әлбәттә, тарих битләреннән беләбез. Якташыбыз - Әхмәт Шараповның сугыш кырларында батырлык күрсәткән, ватаны өчен геройларча сугышкан адымнары, армый-талмый алга барып көрәшкән, башкалар өчен сокланырлык үрнәк күрсәткән өчен Сталин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырыла. Аны туганнары-балалары бик кадерләп саклаганнар, минем белән күрешкән арада күрсәтеп тә өлгерделәр.

1946 елны, күкрәгендә күп орден-медальләр белән, хәрби хезмәттән азат ителә һәм үзенең туган авылына кайтып керә.

1947 елны Найлә Арип кызына гашыйк була һәм алар өйләнешәләр. Беренче вакытлар Карагай авылында яшиләр, Әхмәт мәктәптә укытучы булып эшли һәм читтән торып Тубыл укытучылар институтына укырга керә.

Партия Шараповны Рәнчек башлангыч мәктәбенә укытучы итеп жибәрә, аннары Сопра сигезьеллык мәктәбенә күчерелә. Кайда гына эшләмәсен, Әхмәт Шарапов хезмәт юлында. һәрвакыт алдынгылардан булган, намуслы, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә, үстерүдә күп көч түккән, зур уңышларга ирешкән. Балалары-оныклары бер кочак грамоталар, Рәхмәт хатлары, дипломнарын кадерләп саклыйлар.

1966 елны Аксурка авылында сигезьеллык мәктәп ачылуы сәбәпле, РайОНО тарафыннан Әхмәт абыйга директорлык вазыйфасы йөкләтелә һәм аңа бик зур жаваплылык тапшырыла. Үзенә куелган бурычларны Әхмәт абый уңышлы үтеп чыга, шул ук еллар читтән торып Менделеев исемендәге пединститутны тәмамлый. Аны, хәтта, Мәскәүгә, фәннәр академиясенә чакыралар. Гаиләдәге мәшәкатьләр сәбәпле китә алмый кала, чөнки балалар саны 6 булып китә.

1972 елда Әхмәт абыйны тагын да Сопра авылы мәктәбенә җибәрәләр. Аның уңышлы эшләренә югары бәя биреп, тырышып тапкан тәжрибәләрен тиешле файдаланып РайОНО җитәкчеләре мәктәп директорлыгын тапшыралар. Кызганычка, балалар саны азаю сәбәпле, тирә-якта бердәнбер булып торган татар мәктәбен ябалар һәм балаларны күрше авылларда булган рус мәктәпләренә күчерәләр. Ана теле бу якларда укытылмый кала.

Әхмәт абый соңгы еллар Дубровное кичке, бер хәтле Татар Вагай урта мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыткан. 1979 елда лаеклы ялга чыгарыла. Абый өйдә эшсез утырмый, себер татарларының тарихы белән кызыксына, бу тема буенча күп тикшеренүләр, эзләнүләр белән шөгыльләнә, татарча шигырьләр яза. Дини йолаларны соңгы сулышына хәтле саклап килә. 65 яшендә вафат була.

Ошбу хезмәтемне әзерләгәндә актив катнашкан, булышкан абыйның барча булган документлары, мәгълүматлары белән таныштырган аның кызы - Гөлүсә Янсуфинага (Шарапова) зур рәхмәтләремне белдерәм.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836