Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңа 2025 ел башлану белән дин дөньясында да өч хөрмәтле – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан айлары башлана. Рәгаиб кичәсенә хөрмәт күрсәтеп, аны гыйбадәттә үткәрүчеләр Россия Федерациясендә яшәгән 25 миллионга якын мөселманнар арасында күп һәм ул көннәрдә мәчеткә килүчеләр саны да бихисап. Ә менә кечкенә авыл мәчетләрендә хәлләр башкача. Дини бәйрәмнәр зур активлык белән үтсәләр дә, җомга көннәрендә йөрүчеләр саны бик аз.
Берничә сүз үзебезнең «Сания» исемендәге Пушнаш мәчетендәге Рәҗәб аеның Рәгаиб көне ничек үтүе турында. Хәзрәтебез Илфат Нурислам улы инициативасы, мәчет хуҗалары Тамара һәм Шамил Айнетдиновлар тырышлыгы белән балалар, яшүсмерләр өчен бәйрәм оештырылды. Балалар саны 20ләгән булды, зурлар да бар иде. Аларның күбесе читтән - шәһәрдән авылга кунакка кайткан укучылар, үзләрен үрнәк тоталар, сөйләшәләр, шигырьләр дә ятлап килгәннәр. Оештыручылар белән җомга намазында катнаштылар, өстәл артында татлы ризыклар белән чәйләр эчтеләр. Яңа ел хөрмәтенә барлык катнашучылар өчен хуҗалар бүләкләр дә тараттылар.
Зур рәхмәтләрне Тимур Карымовка әйтәсе килә. Ул Тубыл шәһәрендә яшәсә дә, балалары, абыйсы Динар гаиләсе белән һәр җомга намазында мәчеткә килә.
Ә Төмәннән каникулга әбисе янына кунакка килгән Лилия Абдулалееваның 6 нчы сыйныфта укыган малае Усман барыбызны да шаккатырды - үзенең матур көйле тавышы белән күләмле догалар укыды.
Барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләремне, аларга дус-тату булып, бер-берләре белән туганлык хисләрен саклап, дус-кардәшләр булып, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп яшәргә кирәклеге турында җиткердем.
Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.
Рәсемдә: мәчеттә.