Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аның махсус хәрби операциядә булганына 2024 нче елның август аенда бер ел булды. Үз бурычын намус белән үтәргә өйрәнгән Гали Сәитов беренче мәртәбә авыр яраланган булса да, госпитальдән соң илебез сагына яңадан баса. Илебез иминлеге хакында барган махсус хәрби операциядә Гали Сәитовның һәлак булганын ишетү якыннары, якташлары өчен дә авыр хәбәр булды. 9 нчы январьда Гали Мөхәммәтәмин улын Тубылда соңгы юлга озаттылар. Авыр яралардан хастаханәдә сугышчыны коткарып кала алмыйлар.
Гали Сәитов Тубыл шәһәрендә 1961 нче елны 8 нче мартта туа. 15 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Тубыл пединститутының физика–математика факультетында укып югары һөнәри белем ала. Һөнәре буенча югары белемле укытучы, ә иҗат юлына килгәндә, «Яңарыш» өлкә газетасының актив фото-хәбәрчесе, җырчы да, музыка коралларында уйнаучы, себер татар мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле әгъзасы да иде ул. Гали Сәитовны шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Аның фото-видео материалларында - шәһәр тарихы. Милли мәдәни чараларда видео һәм фотога төшергән останы юксынып искә ала якташлары. Үзенең хәрби бурычын үтәп гомерен биргән якташыбыз белән хушлашу Тубыл шәһәренең ритуаль залында булды. Соңгы юлга озату мәрасимендә дуслары, сыйныфташлары, якыннары, җирле хәрби военкоматтан килгән вәкилләр җылы сүзләр белән аны искә алдылар.
Аралашучан, ярдәмчел, кешелекле, эшен яратып башкарган тырыш якташыбыз исән чагында Төмән өлкә губернаторның Рәхмәт хаты, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен» медале, милләтләр буенча өлкә комитетының, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең һәм иҗтимагый оешмаларның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Махсус хәрби операция башлангач, кулына корал тотып илен яклаучы, хәрби һәм кешелек бурычына тугры булган Гали Мөхәммәтәмин улы «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медален ала.
Гали Сәитов Алимасово зиратында батырлар алллеясында җирләнде. Аның рухы шат, җаны җәннәттә булсын. Мәрхүмнең бертуганнары: өлкә «Яңарыш» газетасының баш редакторы Алсу Сәгыйтованың, медицина хезмәте ветераны Галия Измайлованың һәм барлык туганнарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Төмән өлкә «Яңарыш» газетасы коллективы,
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.