Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Уват районы, Өге авылында авылдашларына ярдәмчел, киң күңелле, шәхси эшмәкәр Фәрук Мөхәммәтъяров яши. Шәхси эшмәкәр булганчы, тормыш һәм хезмәт юлында төрле сынаулар үтсә дә, кешелеклелек сыйфатларына ия булган кеше ул.
Мөхәммәтъяров гаиләсендә биш ул һәм бер кыз үсә. Фәрукның авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт куйган әти–әнисенең тормышы, хезмәт юллары балаларына үрнәк була. Әтисе яшьли дөнья куя, әнисе Мөршидә апага авыр эшләр башкарырга туры килә. Үзе уңган, тегү-чигү остасы да була, Коръәннән аятьләрне укый, намаз тәртипләренә төшенә. Балалары белемгә омтылган, хөрмәткә лаеклы кешеләр булып үсәләр. Мөршидә апа балаларына лаеклы белем, дөрес тәрбия бирә. Һәрберсе уку йортларын тәмамлап, белемле һөнәр ияләре булып чыгалар. Дүртесе югары белемле белгечләр. Бүгенге көндә әти-әниләрен балалары хөрмәт итеп искә алалар.
Гаиләдә өченче бала булып туган Фәрук Мөхәммәтъяров мәктәпне тәмамлап, Төмән авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Монда булачак тормыш иптәше – бухгалтер һөнәренә укучы Рәисә белән таныша. Рәисә Шәүкәт кызы да күп балалы укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз. Укыган чорда гаилә коралар. Фәрук укуын тәмамлагач, гаиләсен Өгегә алып кайта. Ул вакытта кызлары туган була. Үзе «Горнослинкино» совхозында инженер-механик булып эшкә урнаша, тормыш иптәше Рәисә Шәүкәт кызы китапханәче булып хезмәт юлын башлый. Бер елдан соң яшь гаиләгә фатир бирелә. Совхозларда реорганизацияләр башлана. Рәисә Шәүкәт кызы читтән торып Тубыл пединститутының биология һәм химия факультетында белем ала һәм авылда, мәктәп ябылганчы, укытучы булып эшли. Илдәге үзгәрешләр башлангач, Фәрук Мөхәммәтъяров шәхси эшмәкәрлек эшенә күчә. 2003 нче елны фермерлык юнәлешен алып бара, аннары йортлар һәм мунчалар өчен буралар ясый. Беренче вакытта үзе дә гади эшче булып эшләгән Фәрук Мөхәммәтъяровка бөтен авырлыкларны үзенә кичерергә туры килә. 2009 елдан агач әзерләү һәм агач материалларын җитештерү буенча үз эшен ачкан эшмәкәрнең буралар ясау төп шөгыле була. Җитәкче һәм аның бригадасы үз бурычларын намус белән үтәп, хезмәт юлларында фидакарьлек күрсәтеп ун елдан артык эшлиләр. Аларга заказлар Уват, Тубыл һәм төньяк шәһәрләреннән килә. Авыл җирлегендә яшәүче халыкка эш, утын да кирәк. Бөтен район халкы аларга мөрәҗәгать итә. Фәрук Мөхәммәтъяр улы киң күңелле, ярдәмчел кеше. Урманнан печән, утын китерергә сораучыларның үтенечләрен ул башкара. Аның беренче ярдәмчесе – улы Азат. Ул армия сафларыннан хезмәт итеп кайтып, туган авылында яшәп кала. Әтисенең авылдашларына карата мөнәсәбәте аның өчен үрнәк булып тора. Бүгенге көндә ул Прииртышский поселогында яши.
Мөхәммәтъяровлар гаиләсе гомер сукмагыннан атлап, 41 ел тату, бер-берләрен аңлап яшиләр. Икесе дә хезмәт сөючән, киң күңелле кешеләр. Алар гади булулары белән авыл халкының ихтирамын яулыйлар. «Хәзер язгы эшләр башлана, бакча сукалауны Фәруктан сорыйбыз. Ул мохтаҗларга ярдәм итә, түләргә акчалары булмаса да, узып китми. Авылдашыбыз ярдәмчел, җаваплы кеше», - дип сөйлиләр. Рәисә Шәүкәт кызы лаеклы ялга чыкканга кадәр социаль яклау бүлегендә хезмәт итә. Киңәшләр кирәккәндә ул авылдашларына булышлык күрсәтә. Рәисә оста куллы, кунакчыл, уңган хуҗабикә. Мөхәммәтъяровлар ике кыз, бер ул үстерәләр. Тормышларын бизәүче, шатлык-куанычлар китерүче дүрт оныкларын үзләренә кунакка сагынып көтеп алалар. Кызлары Юлия - Төмән медицина академиясен тәмамлап, Тубыл шәһәрендә эшли, Диана - югары белемле педагог, юрист, Сбербанкта хезмәт итә. Мөхәммәтъяровларның кызлары, оныклары бик еш киләләр. Бу гаиләдә әти-әниләренең киңәшләре, ярдәмнәре, җылы мөнәсәбәтләре, милли рух, гаилә традицияләре яшәүгә көч, дәрт бирә.
Өгедә эшмәкәрлек киң җәелгән юнәлеш булмаса да, авылның тырыш, эшчән, алдына куйган максатларына ирешеп, гомерен туган авылының үсешенә багышлап яши Фәрук Мөхәммәтъяров. Киләчәктә дә яннарында терәк булган бала-оныклары, якыннары, авылдашлары булсын, уңышлар ташламасын.
Римма УМИТБАЕВА.