Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ил патриотлары каршында баш иябез

последние и лучшие новости искусства в мире

«Үз куллары белән» акциясенә Ялутор районы, Бумаер һәм Күлавыл авыллары волонтерлары да кушылып, махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен маскировка челтәрләре үрү эшенә керештеләр. 4-5 май көннәрендә волонтерлык хәрәкәте координаторы Зәйнәп Хәлилованың чакыруына кушылып, Бумаер авылында төрле яшьтәге 11 кеше эшләргә теләк белдерде. Бу турыда безгә әлеге акцияне райондагы кечкенә татар авылларында оештыручы, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

20-21

- Без килеп җиткәндә Зәйнәп апа белән Азат абыйларның йортларында эш гөрләп бара иде. Кемнәрдер җентекләп тасмалар кисү белән мәшгуль булса, калганнар тасмалар үрү белән шөгыльләнәләр. Эшләүчеләр арасында 72 яшьлек Сәгъдия апа Әбделхәеваны күрү күңелләребезне күтәреп җибәрде. Патриотик җанлы авылдашларының кәефләрен булдырып Динар Тимербаев ял иткәндә чәй эчәргә дип зур торт тотып килгән иде. Осталар маскировка челтәрен үрүнең нигезен яхшы үзләштереп алганга күрә, тыныч шартларда, үзара сөйләшеп, күңелле эшләделәр. Икенче көнне актив җирле халыктан торган «тыл армиясе» Хисаметдиновлар йортында җыелдылар. Эш нәтиҗәсендә беренче челтәрләре сыйфатлы булып чыга һәм ул тирә-як ландшафтны яхшы имитацияли. Шул ук көнне алар икенче челтәрне бәйләргә керештеләр. Җиңү өчен үз өлешләрен кертергә теләгән һәркемне үзебезгә чакырабыз. Сүз уңаеннан, актив гражданлык позициясе өчен Зөлфирә Галиева, Алсу Садыйкова, Роза Зәйнуллина, Зөлфия Янбаева, Роза Шәрәфетдинова, Зөлфия Садыйкова, Гөлчирә Дәүләтшина, Әлфирә Сәгыйдуллинага һәм челтәр үргеч агач конструкцияне ясаучы Азат Хисаметдиновка рәхмәт белдерәбез. Өйдәге мәшәкатьләргә карамастан, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә вакыт табалар. Ә Зәйнәп апага авылдашларын тәмле балык пирогы, хуш исле чәйләр белән сыйлаганы өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Билгеле булганча, ул челтәрләр техниканы һәм коралларны гына яшереп калмый, кайвакыт егетләребезнең гомерләрен дә саклый.

«Үз куллары белән» акциясендә Күлавыл волонтерлары да бик теләп катнашалар. Алар авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Зәйтүнә апа Мирхәлилова инициативасы белән маскировка челтәрләре үрәләр. Аларга станокны балта остасы Нур Рәхмәтуллин ясап бирде. Ә кирәкле материалларны авылдашларының даими меценаты Рөстәм Шәйдуллин әзерләгән. Әлеге проектның волонтеры Гөлфия Миңнебаеваның әйткән сүзләрен кабатламыйча булдыра алмыйм. Ул: «Солдатларыбызга ярдәм итеп, без Җиңүне якынайтабыз. Тыл ныграк булган саен, фронт та ныграк була», - дип әйтә. Бик дөрес сүзләр бу, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836