Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яз килү белән күңелләр күтәрелеп китә. 21 апрель көнне бик җылы булды, бөтен оныкларымны һәм вахта юлы белән эштә булмаган балаларымны җыеп мин «Пакцар путка» бәйрәмен үткәрдем. Һәр ел саен бу бәйрәмне балаларым-оныкларым көтеп торалар. Кошлар килүгә инде шактый вакыт үтсә дә, мин көннең җылынуын көттем, ике оныгым 3 яшьлек, аларга йөгерергә кирәк, ишек алдында зур өстәл утыртып әзерлимен. Ә ботканы оннан тугып, яртылаш сөт һәм су белән бөтен гаиләмә җитәрлек итеп пешерәм, төерсез булсын дип тырышам. Мүк җиләге, чиядән морс кайнатып әзерлим. Балаларым, оныкларым җыелышып, керү белән, бүген барыбыз да татар телендә генә сөйләшәбез, дип әйтәм.
Ботканы һәркемгә табакларга салып таратып, уртасына май эретеп салам. «Бисмилла»бызны әйтеп, тәмле аш теләп, ашана башлыйбыз. Иң беренче, бер кашык ботканы пакцарга кактыга (скворечник) салабыз. Олы яшенә җиткән әтием бездән ерак түгел яшәде, аңа да тәмләтә идек. Инде менә әтием – Мөхәмәткалы Назметдиновның 92 яшендә үлеп киткәненә дә бер ел булды, иманы юлдаш булсын. Минем әнием Хәлимә 72 яшендә генә дөньядан киткән, безне, 7 баланы, ел саен «пакцар путка» пешереп сыйлаган. Менә минем дә шундый гореф-гадәтләрне алып барасым, оныкларыма өйрәтәсем килә. Кем русча сүз әйтеп куйса – штраф баллары җыябыз, ә ул кешегә җәза – табак-савыт юа, официант була, канатларын җәеп әтәч булып кычкыра, төйдереп биеп күрсәтә, бер куплет җыр башкара һәм шигыйрь сөйли. Менә шулай күңелле ял итеп, көннең үткәнен дә сизми калабыз. Шакир балам: «Әннәкәү, инде сиңа 71 яшь булса да, син күңелең белән әле дә яшь, оныкларыңа һәр бәйрәмдә төрле уеннар уйлап табасың – ә үзеңне ничә яшьтә дип хис итәсең?” – дип сорый. Ә мин ни әйтергә белми уйладым да: «Атаң белән бергә тату озак еллар яшик, сезнең уңышларыгызга шатланып яшәү - үзе бер куаныч», - дидем.
Бездән ерак түгел мәчет, намаз алдыннан азан тавышлары яңгырап тора – шул вакытны барыбыз да берни эш эшләми, теләк теләп утырабыз. Менә шулай күңелле ял иткәч, мин балаларымны озатырга урамга чыктым. Тормыш иптәшем Муса: «Әнә, караң!» – дип кычкырып җибәрде. Һавада ике аккош канатларын җәеп безнең өй тирәсеннән очып баралар иде. Безгә сәлам биргән кебек, алар әле безнең өйдән туры әйләнделәр.
Балаларыбызны озатып, картым белән күтәренке күңел белән өйгә кердек.
Мәрьям ЗӨЛБОХАРОВА,
Төмән районы,
Муллаш авылы.
Рәсемдә: «Карга боткасы» бәйрәмендә.