Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Халкыбыз Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыллылар Бөек Җиңү көнен күтәренке рухта, дулкынлану хисләре белән бәйрәм иттеләр. Бәйрәм шәһәр Кремленең Кызыл мәйданында узды. Бәйрәм сәхнәсеннән сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, шәһәр халкын Бөек Җиңү көне белән шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлады. Чарага күпләр Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм тылда эшләгән туганнарының портретларын күтәреп килгәннәр иде. Бәйрәм тантанасына килүчеләр Александр Павлов җитәкчелегендәге «Уралбэнд» оркестры башкаруында музыкаль әсәрләр, шәһәребезнең танылган җырчылары, вокал ансамбльләре башкаруында җырлар тыңладылар. Кунакларга сувенирлар, осталар эшләнмәләрен, Георгий тасмаларын сатып алырга мөмкинлек булды. Тукталыш янында ярминкә эшләде. Шәһәрләрне якынайта торган – «Тубылдан открытка» акциясендә катнашучылар Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап открыткалар җибәрделәр. Тубыл почтасы хезмәткәрләре ярдәмендә 6000гә якын открытка илебезнең төрле шәһәрләренә киткән. Бәйрәм барышында интерактив мәйданчыклар эшләде, солдат боткасы белән халыкны сыйладылар, спорт марафоны узды. Чаралар эре оешмалар, сәүдә үзәкләре катнашында узды, бәйрәм кәефе бөтен җирдә булды.

Бөек Җиңү бәйрәмендә традиция буенча, «Диванчик» кибете янында, «Себер энҗесе», «Евразия» сәүдә үзәкләрендә ПАТП оешмасы ярдәме белән бәйрәм программалары узды, тубыллыларны солдат боткасы белән сыйладылар. «Диванчик» кибете янында узган чара турында себер-татар мәдәният үзге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Айгөл Моратова: «Тубыл халкын берләштергән Бөек Җиңү бәйрәме көненә килгән кунакларны бәйрәм белән себер-татар мәдәният үзәге артистлары, иҗади коллективлар, Төмән шәһәреннән килгән артистлар - Анатолий Синявский, Владимир Данилин чыгышлары тамашачыларны сөендерделәр. Программада Бөек Ватан сугышы елларында яңгыраган җырлар булды. Илебез халкы өчен мөһим вакыйгада катнашкан Россия гадәттән тыш министрлыгының дәүләт идарәсе тынлы оркестры башкаруында көйләр, сәнгать әсәрләре беркемне дә битараф калдырмады. Тирән эчтәлекле, таныш көйләр яңгырады. Халкыбызның батырлыгын, тынычлыкны саклауның мөһимлеген искә төшерде. Без - фашизмны җиңгән халык. Бабаларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга һәм хөрмәт итәргә вәгъдә итәбез», - диде.

Себер-татар мәдәният үзәгендә дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада мәдәният үзәге артистларының патриотизм хисләре белән тулы чыгышлары яңгырады. Бөек Ватан сугышында җиңгән ветераннарны хөрмәтләп искә алып, сугыш елларында яңгыраган җырларны башкарып, тирән эчтәлекле шигырьләрне һәм сугышчыларның батырлыклары турында күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Бу чарада илебез азатлыгы, тыныч күк йөзе өчен барган бәрелешләрдә катнашучылар турындагы истәлекле хатирәләр дан булып барсын, дигән теләкләр яңгырады.

Себер-татар мәдәният үзәгенең хезмәт ветераны Ихсан Теляев үз теләге белән экспонатлар туплап, күп еллар дәвамында җыеп оештырган экспозициясе белән кунакларны таныштырды. Җентекләп җыйган, кайберләрен сатып алган, тарихны саклап калырга, яшь буынга түкми-чәчми тапшыру максаты белән оештырган «Солдат Победы. Солдат пехотинец» реконструкциясе турында мавыктыргыч итеп сөйләде дә. Аны олысы-кечесе зур игътибар белән тыңладылар, 1943 еллардагы сугышчыларның экипировкалары, киемнәре, шлем, автомат, пистолет, пехотада кулланылган көрәк, плащ-палатка, рация, кыр (полевой) телефоны, катушкалар турында мәгълүмат белән себер-татар мәдәният үзәгендә танышып була.

20-1

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: Җиңү бәйрәмендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836