Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Авылыбызда Мәдинә белән Самат Насибуллиннарның тырышлыгына, уңганлыгына сокланмаган кеше юктыр. Акыллы, сабыр, төпле фикерле гаилә. Үз көчләре белән тырышып дөнья көтәләр алар. Ирле-хатынлы икесе дә пар килгән. Нинди генә эшкә тотынмасыннар – барысын да күңел биреп, җиренә җиткереп башкаралар. Кулларында җил уйный. Ел саен күп итеп мүк җиләге җыеп, яхшы керем ясыйлар. Шуның өчен бар нәрсәләре җитешле. Матур йорт салып чыкканнар. Йортлары күз явын үзенә тартып, балкып тора. Йорт тирәсендә тәртип, бар җир төзек. Ишек алды тулы төрле техника: җиңел машина дисеңме, йөк машинасымы, «Буран»ы, «болотоходы» - барсы да бар!
Өй эче матур, затлы җиһаз белән тулган. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Җәй көне бакчалары чәчәккә күмелә. Уңган хуҗабикәнең өйдәге гөлләре дә ел буе туктаусыз чәчәк ата. Бөтен эшне алар бергәләп эшлиләр: кар көриләр, тирес чыгаралар, утын кисәләр, яралар, печән чабалар. Бу хезмәт сөючән, уңган гаилә - авылыбызның бизәге һәм күрке. Менә дигән ике кыз үстерделәр. Кызлары икесе дә укытучы һөнәрен сайладылар. Олы кызлары Лилияна гаиләсе белән Тубыл шәһәрендә яши, Сумкино урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы. Кече кызлары Диана - Тугыз мәктәбендә тарих фәнен укыта. Кызларының тормышлары түгәрәк, имин. Дүрт оныклары: Ильяс, Ирина, Руслан, Рамзан - әби–бабайның иң зур куаныч-шатлыклары. 24 апрель көнне бу матур, нык, бәхетле гаиләдә зур бәйрәм - Мәдинә Хәлидулла кызына 60 яшь тулды. Бу тантаналы вакыйга белән без аны кайнар котлыйбыз! Гел шулай байлыкта, муллыкта, йөрәкләрдә яшәү дәртен сүндермичә, картаерга ашыкмыйча, бәхетле, сәламәт булып, парлы озын гомер кичерергә язсын!
Вагай районы, Тугыз авылы ветераннар советы исеменнән Нәфиха МӨХӘМӘТУЛЛИНА.