Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тарханлылар хөрмәтләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

9 майда Тархан авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Тантаналы чара автойөреш белән башланды, нәкъ 11.00 сәгатьтә машиналар һәйкәл янына килде, анда митингта катнашу өчен авыл халкы җыелды. Митингны ачу авыл имамы Вәгыйз Ильясовка тапшырылды. Сәламләү сүзе белән Иске Александровка авыл җирлеге башлыгы Рәисә Курмашева, Розалия Александрова чыгыш ясадылар. Алып баручылар Люция Ваһапова һәм Рәйхан Ваһапова сугыш кырларында һәлак булган һәм җиңү белән кайткан авылдашлар исемлеген игълан иттеләр. Митингта катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Садыйков һәм Дамир Миндияровка хөрмәт күрсәттеләр. Митингтан соң барлык катнашучылар солдат боткасы белән сыйландылар. Тамашачылар игътибарына клуб хезмәткәрләре, «Чишмә» вокал, «Чулпан», «Звездочки» бию төркемнәре һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре көче белән эчтәлекле концерт бирелде.

Рәисә Таштимер кызы алтын юбилярлар - Хәмбигә һәм Хәмзә Кәримовларны җылы котлады һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моорның истәлекле хатын тапшырды.

Солдат боткасын әзерләүдә спонсорлык ярдәмен эшмәкәрләр - Рамил Шәяхмәтов, Морат Бәширов, Инера Таипова, Диләрә Халикова күрсәттеләр. Һәр ел безнең өчен Эльвира Шарапова тәмле ботка әзерли. Барлык оештыручыларга, әзерләүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерәбез.

20-11

Рәисә АЙТБАЕВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Яркәү районы, Тархан авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836