Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Каләмле Себер» бәйгесенең бүләкләү тантанасында

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонында урнашкан 52 мәктәбенең актлар залында тантаналы рәвештә Төмән өлкә татар конгрессы, «Себер татар дөньясы» төркеме администраторы Таңсылу Габидуллина тарафыннан оештырылган «Каләмле Себер» I нче өлкә иҗат бәйгесенең тәбрикләү өлеше узды.

20-3-25

Аның төп максаты - яшь шагыйрьләрне, язучыларны ачыклау, иҗади сәләткә ия булган талантлы мәктәп укучыларын барлау, балаларда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар телен популярлаштыру һәм үстерү иде. Бәйге Ватанны саклаучылар елы уңаеннан ике номинация - «Минем өчен Герой ул...» темасына проза, очерк, хикәя язу һәм туган як, туган тел, гаилә, мәктәп, милләт, патриотлык темаларына шигырь иҗат итү буенча оештырылды. Катнашучыларның иҗади эшләре 20 январьдан 18 апрельгә кадәр кабул ителеп, мәгълүматлар «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә урнаштырыла барды. Иҗади бәйгедә өлкәнең төрле шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән барлыгы 32 укучы катнашты. Аларның эшләрен жюри рәисе, филология фәннәре кандидаты, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе Халидә Кирамова җитәкчелегендә әгъзалары - Тубыл педагогия институтының психология һәм социаль белем бирү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова, филология фәннәре кандидаты, РФнең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова, өлкә татар конгрессы рәисе Зилә Юсупова тикшереп, һәр эшкә бәя бирделәр һәм урыннар билгеләделәр. Бәйгенең йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп билгеләнде.

Тантаналы чараны бәйгене оештыручы журналист, моңлы тавышлы җырчы Таңсылу Габидуллина бик җылы атмосферада, оста алып барды. Ул кунакларны сәламләгәннән соң, әлеге чараны уздыруда һәрьяктан ярдәм күрсәткән Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров, 52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаева, бар күңеле белән бөтен яктан булышырга әзер торган туган тел укытучысы Халидә Кирамова һәм өлкә татар конгрессы җитәкчесе Зилә Юсуповага, шулай ук катнашучыларның эшләренә бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтләрен белдерде. Чарага килә алмаган жюри әгъзаларының фикерләрен, киңәшләрен, кисәтүләрен укып ишеттерде, видеоязмаларын тәкъдим итте. Аннары ул Г.Тукайның туган көне уңаеннан укучыларның шагыйрьнең иҗаты буенча белемнәрен тикшереп, ныгытып, сораулар бирде, бергәләшеп шигырьләрен барладылар. Төмән районы, Индрәй мәктәбе укучысы Алсу Исмәгыйлева шагыйрьнең «Пар ат» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. «Этнос» балалар үзәгенең «Илһам» (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова) ансамбле бию башкарды. Шулай ук тамашачылар 52 нче мәктәп укучысы Ләйсән Мешкованың «Су юлы» җырын башкаруын яратып тыңладылар.

Ниһаять, дулкынландыргыч, түземсезлек белән көткән мизгел дә килеп җитте. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыр өчен сәхнәгә Зилә Юсупова чакырылды. Таңсылу Габидуллина җиңүчеләр исемлеген игълан итә барды.

«Минем өчен герой ул..» номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар арасында I дәрәҗәдәге дипломга Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбенең 7 «б» сыйныф укучысы Риат Шиһабеев лаек булды. II дәрәҗәдәге дипломны Ямбай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алмаз Рычапов яулады. III дәрәҗәдәге диплом белән ике бертигез бал җыйган Шыкча урта мәктәбенең 7 «б» сыйныф укучысы Әминә Мамкина белән Индрәй урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Арина Трескина бүләкләнделәр. 9-11 нче сыйныфлар арасында 1 урынны Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мәликә Мәмәтова яулады. Вагай районы, Карагай урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сабрина Мостаева 2 урынга чыкты. 3 урынны Төмән районы Талымхан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Руфат Касмалин алды.

«Шигырь иҗат итү» номинациясендә 5-8 нче сыйныфлар арасында 1 дәрәҗәдәге диплом белән Индрәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Алсу Исмәгыйлева бүләкләнде. 2 урынны Тубыл шәһәре 15 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шамил Азисов алды. 3 урынга Тубыл районы, Күкрәнде тулы булмаган мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Булат Латыйпов чыкты. 10–11 нче сыйныфлар арасында I дәрәҗәдәге дипломга Вагай районы, Икенче Вагай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Элиза Иманова, II дәрәҗәдәге дипломга Ялутор районы, Аслана урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Мәрьям Янбаева лаек булдылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм «Спортмастер» кибетеннән сертификатлар, ә катнашучыларга Рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрне котлап Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров чыгыш ясады. Ул кунакларны шатландырып: «Беренче бәйге кыска гына вакыт эчендә үткәрелде. Шуны күздә тотып, «Каләмле Себер» иҗат бәйгесен яңа уку елында сентябрь аенда ук игълан итәчәкбез. Бу укучыларга ел дәвамында әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк. Уңышлы эшләрне китап итеп бастыру да карала. Икенче бәйгенең приз фонды 300 мең сумны тәшкил итәчәк. Аның бер өлеше балаларны бәйгегә әзерләгән укытучылар, икенче өлеше укучылар һәм финалга әзерләнү өчен каралачак», - дип сөйләде.

Бәйрәмгә ямь өстәп, өлкәнең күренекле гармунчысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әбүзәр Миңнебаев матур чыгыш бүләк итте. Шунда ук ул укучыларга үзенең уен кораллары – курай, кубыз, сорнай, тальян гармун турында сөйләп, кыскача мастер-класс күрсәтеп үтте. Шулай ук күпкырлы сәләт иясе, остаз, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов оештырган «Төмән егетләре», «Кырынкүл кызлары» балалар ансамбльләре чыгыш ясап, тамашачыларны сөендерделәр. Чараны йомгаклап «Каләмле Себер» бәйгесендә катнашкан Сургут шәһәре укучысы Аяз Садретдинов видео элемтә аша «Туган тел» җырын башкарды. Залдагы тамашачылар, аягүрә басып, аның җырына кушылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: тәбрикләү вакыты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836