Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шулай килеп чыкты, дистә еллар узгач, безнең Ватаныбыз өстендә дошманнарның мәкерле болытлары кабат куерды һәм Россия яңадан улларын һәм кызларын дәүләтнең азатлыгын, бәйсезлеген якларга чакырды. Якташларыбызның бүгенге буыны илебез чикләрен лаеклы яклый. Алар бүген һәрберебезнең язмышы хәл ителә торган алгы сызыкта.
Бүген якыннары махсус хәрби операциядә катнашучыларны җиңү яулап, сау-сәламәт кайтуларын бик борчылып көтәләр. Мондый вакытта егетләребезнең гаиләләренә ярдәм итү, игътибарлы булу бик мөһим.
Яркәү районындагы Кортъегән авылында махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар һәм аларның якыннары өчен концерт оештырылды. Чарага якындагы Зерән, Карбан, Карагай, Тархан һәм район үзәге Яркәү авылларыннан кунаклар килделәр. Концертны ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Фабрикова сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Концертта Яркәүдән «New Stars» эстрада вокалы студиясе солисты Гөлниса Усманова, Карагай авылы клубы жырчысы Галия Шиһабетдинова, Карбан авыл клубыннан «Ялкын» төркеме җырчылары - Миңсылу Тусумова, Нурия Ишмөхәммәтова, Лилия Кәримова, Зерәннән «Зарни ардыд» (Алтын яшь) вокал төркеме, Тархан авылы клубы артистлары - Люция, Рәйхан һәм Мөнифә Ваһаповалар, Розалия Александрова, Хатирә Корманова, Зөлфия Уляшева матур җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр.
Кортъегән авылы кызы Гөлнара Бершинбаеваның ялкынлы испан биюе беркемне дә битараф калдырмады. Артистлар үзләренең сәләтләре, осталыклары, матур, моңлы тавышлары белән тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Барлык номерлар да югары дәрәҗәдә башкарылды. Һәр чыгыш тамашачыларда соклану һәм хис-кичерешләр давылын тудырды. Концертта катнашучыларның барысына да, чараны оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сценарий әзерләгән Кортъегән клубы мөдире Нурия Кадыйровага һәм тормыш иптәше Хәлил Хәсән улына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук залны бизәүдә актив катнашкан гаиләләргә рәхмәт. Мондый чаралар бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне көтәргә, аларның ни өчен көрәшүләрен аңларга ярдәм итә.
Батыр йөрәкле егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!
Диана КАЗАНСКАЯ,
Төмән шәһәре.
Рәсемнәрдә: концерттан күренешләр.