Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй поселогында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг мәктәп территориясендәге һәйкәлләр тирәсендә узды.
Митингка кадәр халык үзенең батырларын зурлап, «Үлемсез полк» йөрешенә чыкты.
Тантанада район вәкиле, хакимият башлыгы Альберт Алтынгузин тәбрикләде. Авыл мөселман дини оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов татар телендә изге теләкләрен юллады. Әлбәттә, беренче рәтләрдә утыручылар арасында сугыш ветераннары юк инде. Тыл хезмәтчәне Нурхия апа Имаева да килә алмаган.
Бөек Ватан сугышында илнең азатлыгы өчен көрәшкән авылдашлар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Гомумән, чәчәк салу Индрәйдә бик матур гадәт булып кереп калган. Алып баручы һәр сугышта катнашучыны, тылда хезмәт итүчене исемләп әйтеп барган саен, аның туганнары һәйкәл ягына юнәлә. Сугышлар саны да еллар үткән саен арта бара. Быел (быел, дим, чөнки исемләп ветераннар берничә ел әйтелмәде) махсус хәрби операция батырлары да өстәлде. Алар арасында да югалтулар бар.
Митинг тәмамлануга, индрәйлеләрне волонтерлар төркеме үзләре махсус хәрби операция өчен әзерли торган «сухой суп»тан пешерелгән аш белән сыйланырга чакырдылар. Өй токмачы белән аш бик тәмле булган. Токмачын да спонсорлар алып килгән бытбылдык (перепелка) йомыркасыннан уңган апалар кискәннәр.
Клуб янында сугыш елларындагы техниканы да карарга, фоторәсемгә төшәргә була иде.
«Фронт бригадасы» бер урамда концерт күрсәтте, машиналар автойөрештә катнаштылар.
Кич клубта авыл осталары тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде. 1945 елның сентябренә кадәр туганннарга бүләкләр таратылды. Өлкәннәр бик шатландылар. Чөнки авырлыкны шактый кичерсәләр дә, андый хөрмәт күреп үскән буын түгел ул. Әтисез калып интегеп аякка баскан, канлы күз яшьләре түккән әби-бабайлар алар. Сәхнәдән спонсор - «Газпромнефть-Развитие» компаниясе башкарма директоры урынбасары Сергей Судариков тәбрикләгәч, мул бүләкләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Клубның концерт залына керә алучылар чыгышлардан бик канәгать калганнар иде. Тагын шуның кадәр кеше ишек янына да якын килә алмый, кайтып киттеләр. Зал кечкенә, авылда яшәүчеләр саны күп. Урамда чыгыш ясарга һава шартлары мөмкинлек бирмәде.
9 май көне шулай бәйрәм рухында үтте. Алдагы көнне телеграмдагы авыл чатында булдырылган «Бессмертный полк. п.Андреевский» төркеменә һәркем үзенең туганнары турында мәгълүмат җибәрә торды. Элекке митинглардагы фоторәсемнәр дә үзләрендә күпме хәтер саклаганнар. Укып баручылар авылдашлары турында яңадан хатирәләрен яңарттылар, белмәгәннәр өчен яңалык булды.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.