Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
1925 елның 19 маенда Төмән өлкәсендәге танылган укытучылар һәм галимнәр династиясенә нигез салучы Фатыйма Гали-Әкбәрова гаиләсендә Равилә Хәким кызы туа. Фатыйма апаның уку еллары бөтендөнья һәм гражданнар сугышы вакытына туры килсә, кызы Равиләнең тормыш юлы, укытучы булып эшләгән еллары илебезнең шау-шулы һәм катлаулы чоры белән бәйле. Бу чор кешеләренең күпчелеге заман киртәләрен үтеп, лаеклы яшәп, белемгә омтылган буын вәкилләре.
Равилә Хәким кызы мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Югары белемле белгеч Тубылның педагогия институтының рус-татар бүлегендә, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Бөтен күңелен биреп эшли, укучыларын чын шәхес итеп тәрбияләргә тырыша. Мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан чыккан китапта ветеран укытучылар мәктәптә эшләгән еллары турында хатирәләре белән уртаклашалар. Рәйханә Алимованың истәлекләрендә: «Шәһәр мәктәпләре арасында Равилә Хәким кызы завуч булган чорда мәктәп иң югары билгеләргә ия булды.
Мәктәптә ыгы-зыгы юк, һәркем үз эшен белеп эшли. Нинди тыңлаулы, кызыксынучан балалар укыдылар», - дип язылган.
Тубыл шәһәренең 15 нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә озак еллар хезмәт куйган Равилә Сафина турында мәгьлүмат мәктәп музеенда сакланган. Музейда стендлар, ветеран укытучыларга багышлап тупланган фотоальбомнар, «Колыбель национального просвещения» китабы белән танышу мөмкинлеге дә бар. Патриотлар тәрбияләү үзәге - мәктәпнең милли мәгариф музеенда «Себердәге милли мәгариф учагы» китабы белән таныштыру да матур традициягә кергән. Музей җитәкчесе, бу мәктәпне үзе дә тәмамлаган Равилә апа Кутумова күренекле укытучы династиясе вәкиле турында китапта язылган мәгълүмат, монда урнаштырылган фотоларны күрсәтеп, хатирәләре белән уртаклашты: «Равилә Хәким кызын яхшы хәтерлим. Ул завуч булып эшләгән елларда укучыларның иҗади активлыгын үстерүгә, аларда яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирелде.
Шәһәр мәктәпләре арасында югары билгеләргә ия булган безнең мәктәп укытучылары укучыларның сәләтен үстерүгә, әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча тәрбияви эш алып бардылар. Равилә апа сабыр, тирән белемле җитәкче, укучыларын яраткан, аларны шәхес итеп таныган укытучы иде. Тәҗрибәле укытучы яшьләр өчен үрнәк, остаз да булды, тирән белемле оештыручы булып танылды, коллективта да хөрмәт иттеләр. Аның тырышлыгы, нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде», - дип сөйләде.
Абруйлы, ихтирамлы һөнәр иясе, үзенең укыткан фәнен югары дәрәҗәдә белгән Равилә Хәким кызы Тубылдан күченеп киткәннән соң, Төмән шәһәре мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Үзенең белемен, тырышлыгын, көчен укучыларына багышлаган, аларга төпле белем биргән укытучы «1941-1945 елларны фидакарь хезмәте өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе һәм күпсанлы өлкә, шәһәр мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Абруйлы ветеран укытучы 2018 нче елда бакыйга күчте.
Аның мирасын кызы — медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган табибы, Төмән өлкәсенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Алсу Нелаева дәвам итә. Алсу Асатовна өлкә эндокринология диспансерын булдырды һәм аны 25 ел җитәкләде, Төмән өлкәсенең эндокринология хезмәтен оештыруда катнашты, сәламәтлек саклауда практик эшне югары мәктәптә укыту белән бергә алып барды, бүгенге көнгә кадәр Төмән дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасының эндокринология курсы мөдире булып эшли.
Оныгы — Юлия Нелаева - медицина фәннәре кандидаты, доцент, Төмән медицина университетының җәмәгать сәламәтлеге һәм цифрлы медицина институты директоры урынбасары.
Бу чын профессионаллар мәгърифәтчелек һәм медицина эшчәнлеген дәвам итеп кенә калмыйча, ата-бабалары салган традицияләрне ныгытып, фән һәм мәгариф үсешенә дә зур өлеш кертәләр.
Равилә Хәкимова гадәттән тыш тыйнак һәм әдәпле кеше иде, тыйнаклыгы һәм нәзакәтлелеге аның тирәсендә ышаныч һәм хөрмәт атмосферасы тудырды. Апаның гамәлләрендә һәм сүзләрендә аның белән аралашу бәхете булган һәркем турында тирән зирәклек һәм ихлас кайгырту яшеренгән. Бу игелеклелек һәм аңлау көче аны белгән кешеләрнең йөрәкләрендә онытылмас эз калдырды.
Быел Равилә Хәким кызына 100 яшь тулган булыр иде — истәлекле юбилее аның мәгариф үсешенә һәм яңа буынны тәрбияләүгә керткән бәяләп бетергесез өлешен гәүдәләндерә. Бу көн — аның мәгърифәт эшенә хезмәт итүенең нинди якты һәм әһәмиятле булуын искә төшерү. Аның мирасы яңа буыннарны игелекле эшләргә һәм югары казанышларга рухландырсын.
Римма УМИТБАЕВА.