Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Халкыбызның батырлыгы символы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узды. Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер йөрәктә, хәтер җырларда» концерт программасында патриотик темага җырлар яңгырады. Эчтәлекле бәйрәм концерты сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтү максаты белән үткәрелде. Олы ихтирамга лаеклы тамашачылар чыгыш ясаучыларны җылы каршы алдылар. Мәктәп укучылары, «Балкыш» ансамбле (җитәкчесе Нәҗия Хәкимова), мәдәният үзәге каршында эшләүче ансамбльләр тамашачыларның яраткан җырларын башкардылар. Һәр тантаналы чыгышны, яраткан җырчыларыбызның җырларын алкышлар белән каршы алды тамашачылар. Алар арасында сугыш чорында туып-үскән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре дә бар иде.

Җиңү бәйрәме алдында сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котлау да традициягә кертелгән. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин: «Мәдәният үзәге артистлары кадерле ветераннарыбызны, фидакарь тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чорында туып-үскән буын вәкилләрен Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар. Һәр ветеран безгә яхшы таныш, хөрмәткә лаеклы кешеләр. «Җиңү канатларында» дип аталган программаны әзерләүче үзәк хезмәткәрләре тыңлаучыларның күңелләрен күтәреп, сынауларга бирешмәгән яшьлек елларына алып кайттылар. Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып Бөек Җиңү бәйрәме белән котлауны традициягә кертеп киләчәктә дә оештырачакбыз. Нурчан Саликовка, Нурсибә Кабаевага һәм барлык ветераннарыбызга җылы котлау теләкләребезне юллыйбыз. Һәр җырның сүзләре, көе сугыш һәм тыл ветераннарына хәтер һәм хөрмәт билгесе булды. Без Бөек Ватан сугышыннан соң туган буын вәкилләре булсак та, безнең, сезнең гаиләләрдә Бөек Ватан сугышында булган, сугышта батырларча һәлак булган якыннарыбыз бар. Хәтер яши, хәтер мәңгелек. Моны яшьләр дә белеп үссеннәр. Бөек Җиңү бәйрәме - илебез халкының батырлыгы, бердәмлеге символы», - дип сөйләде.

20-32-26

Римма Умитбаева.

Рәсемдә: ветеранны котлаганда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836