Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Без, совет туристлары, Берлинга 20 апрельдә, Германия башкаласы 1 нче Майны бәйрәм итәргә әзерләнгәндә килдек. Безне искиткеч «Берлин» кунакханәсенә урнаштырдылар. Шул ук көнне шәһәр һәм аның тирә-ягы буйлап экскурсияләр башланды.
Безнең автобус кара күмерле калкулык янына килеп туктады. «Бу Гитлер бункерыннан калган нәрсә, - дип аңлатты гид. - Нәкъ менә монда җенләнгән фашист лидеры үзенең утопик планнарын корган».
Без алга таба, Бранденбург капкасына таба барабыз. Моннан, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Берлин арасындагы чиктән шәһәргә беренче булып бәреп кергән совет Т-34 танкы белән постамент яхшы күренә. Капкадан йөз метр ераклыкта Рейхстаг урнашкан, аның өстендә 1945 елның маенда Җиңүнең Кызыл Байрагы җилферди. Без Н.К.Крупская исемендәге урта мәктәптә булдык. Миңа, укытучы буларак, бу экскурсия аеруча кызыклы иде. Минем ышанычлы хезмәттәшләремнең үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен ничек хәл итүләрен беләсем килде.
22 апрельдә «Электроприборлар» заводы хезмәткәрләре безне Ленинның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Немец дуслар рус җырлары белән концерт әзерләделәр һәм совет хәрбиләре, завод җитәкчелеге белән очрашу оештырдылар.
Икенче көнне без Трептов-паркка юл тоттык. Биредә Берлинны штурмлауда катнашкан совет солдатлары күмелгән. 1949 елда аңа һәйкәл куела. Һәйкәлнең монументаль аркасында Бөек Ватан сугышы ордены сурәтләнгән һәм «Социалистик Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен һәлак булган геройларга мәңгелек дан» дигән сүзләр уеп язылган. Яшел аллея еракта ак төстәге сын янына алып бара. Чыршы фонында граниттан кайгылы хатын-кыз фигурасы тора. Бу - һәлак булган уллары өчен кайгырган Ана-Ватан образы. Аллея ахырында кинәт зур гранит терраса ачыла, аның өстендә, хәрби намус, һәлак булганнарны искә алу символлары буларак, гаять зур байраклар төшерелгән. Алар астында ике бронза фигура, ә яктыда азат итүче солдат - фашизмга каршы сугышта һәлак булганнарга төп һәйкәл күренә.
Ә кабер тирәсендә кем ята? Кабер ташларындагы язуларны укыйбыз: генерал, майор, рядовой…
Киләсе сәфәр - Потсдамга. Биредә Потсдам конференциясе уза. Заксенхаузен концентрацион лагеренда без фашизм корбаннары һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдык. Бу сәфәр минем хәтеремә аеруча сеңеп калды. Заксенхаузен - мәктәп һәм концентрацион лагерьлар системасы үзәге булган. Монда СС башкисәрләре әзерлек узган.
Хәзер элеккеге кухняда лагерь музее урнашкан, ә элеккеге кер юу бүлмәсендә – кинозал, анда без документаль фильм карадык - тоткыннар тормышы турындагы коточкыч картина. «Милләт залында» без лагерьның элеккеге тоткыны, антифашист Станий Мертчинский белән очраштык. Ул үзе турында болай дип сөйләде: 1931 елдан бирле коммунист, хәзер 66 яшь, әнисе - немец, әтисе - поляк.
- Лагерьга эләккәч, кеше «сан»га, тыелгысыз башбаштаклык объектына әверелә, - диде Мертчинский. - Фашистлар бездә химик һәм бактериологик корал, яңа дарулар һәм төрле агулар сынап карадылар. СС табиблары мәетләрне «кызыклы очраклар» эзләп ачканнар. Алар Германиянең анатомия институтларын баш сөякләре, скелетлар һәм сөякләр белән генә түгел, ә тәҗрибәләр өчен тоткыннардан алынган кирәкле тере органнар белән дә тәэмин иткәннәр. Моны Германия Республикасы архивларыннан алынган документаль фильмнар раслый. Фашистлар совет хәрби әсирләренә карата аеруча нәфрәт белән карыйлар иде. Бирегә китерелгән 20 мең солдатның ике мең ярымы гына исән калган. Ләкин совет халкының ихтыярын, аның каршылыгын сындырып булмады.
Лагерьда Станислав Мертчинский совет солдаты Девятаев белән дуслаша. Бу дуслык бүгенге көнгә кадәр яши. Алар тыныч вакытта да очрашканнар. Элеккеге тоткынның кичергәннәре турында сөйләгәнен хис-кичерешләрсез тыңлап булмый иде. Күбебез елады. Гид 1945 елның 22 апрелендә совет армиясенең алдынгы частьләре Заксенхаузенның исән калган тоткыннарын азат итүен әйтте, ә 1 майда лагерьда митинг була, дип хәбәр итте. Төрле милләт вәкилләре совет солдатларына рәхмәт белдерәләр һәм фашизм, милитаризм бетерелгәнче ирешелгәннәрдә тукталып калмаска ант итәләр.
Әдип ГАРИФХАНОВ.
Төмән районы, Шыкча авылы.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).