Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Лев Толстой һәм Кавказ

последние и лучшие новости искусства в мире

19 нчы гасырның уртасында Казан атаклы, бик танылган мәгариф үзәге булган. Шәһәр үзенең уңышлы университеты белән тирә-якта дан тотып торган. Монда бөек галимнәр, дәрәҗәле төрле фән белгечләре (шулар арасында математик Николай Лобачевский, Көнчыгышны өйрәнүче Осип Ковалевский) булганнар.

Әти-әниләре үлгәч, Лев Толстой туганнары кулында кала. Әгәр аның бала чаклары Тула шәһәре янындагы Ясная Полянада үткән булса, алга таба белем алуны Казан шәһәрендә дәвам итәргә карар чыгарыла. 1841 елда Толстойларның гаиләсе (Левка - 13 яшь) Казанга күчеп килә. Лев гимназия программасын укып чыга, аннары Казан университетына укырга керергә ризалык белдерә - фәлсәфә факультетының көнчыгыш телләр бүлегенә. Моның өчен абитуриентларга керер алдыннан төрки-татар телләрен белүгә имтихан бирергә туры килә. Гаҗәп хәл, үзенең токымында татар тамырлары булмаса да, имтиханны «5»легә бирә. Уку елларында мөселман-татар культурасы белән таныша, татар яшьләре белән дуслаша, төрек, гарәп телләрен үзләштерә башлый. Ә инде 1844 елда Лев Казан университетының студенты булып китә. Толстой фәлсәфә, әдәбият, төрле телләр белән кызыксына. Шул ук вакыт дәресләргә үз вакытында йөрми, шуның өчен куелган программаны үзләштерә алмый. Моннан соң юридик факультетка күчәргә мәҗбүр була. Монда ул 2 ел чамасы укый һәм ахырда укуны ташлый. Университеттан тыш ул үзлегеннән белем эзли башлый.

20-40-26

Казанда Лев Толстойның музее бар, ул монда 1841-1845 елларда яшәгән.

Минем күптәннән Толстойның Кавказда булган (май 1851 - январь 1854 еллар) юлларыннан үтәргә теләгем булды, ул монда хәрби хезмәттә катнашкан, монда аның беренче иҗат сукмаклары башлана. Иң элек мин бер кочак чамасы документлар, хатлар, тарих битләрен үзләштереп, карап чыктым. Яңадан бер тапкыр аның язган «Воскресение» дип аталган әсәрен укып алдым (1889 - 1899 еллар язылган).

2025 елның декабрь аенда минем хыялым тормышка ашты, Кавказга килеп төштем. Иң элек сәяхәт Дагестан Республикасында булды, аннары Чечня Республикасы, Грозный шәһәренә юл тоттык. «Чечняның йөрәге» дип аталган яңа мәчеттә җомга намазында катнашып, якындагы ислам университетында галимнәр, укучылар белән аралашып, күрешеп алгач, төп программаны үтәргә тырыштым. Иртә белән Грозный шәһәреннән 90 чакрым чамасы ераклыктагы Щелковский районы, Старогладовская станицасына юнәлдек. Монда Лев Толстой, абыйсы Николай Николай улы белән хәрби хезмәттә булган, аңа багышланган әдәби-этнографик музей эшләп тора. Алдан ук чечен егетләре - дусларым, телефон аша музей хезмәткәрләре белән хәбәрләшеп, безнең килү ниятебез һәм музейда булырга теләгебез турында килешеп куйдылар.

Безне музей директоры Ренат Дацаев капка янында ук каршы алды һәм шунда Толстойның һәйкәле янында рәсемгә төшеп тә өлгердек.

Ошбу музей 1980 елда барлыкка килгән. Толстойның Кавказдагы ике вакыйгасын мондагылар еш кабатлый: хәрби егет Лев монда чечен егете - Садо Мисербиев белән (тәрҗемәче, рус телен яхшы белгән) дуслаша. Көннәрнең берендә Левның аты авырып китә, аңа атланып йөреп булмый. Шунда ул үзенең дусты - Садога мөрәҗәгать итә. Садо аңа үзенең иң яхшы, шәп чабучы атын тәкъдим итә. Сәфәрдә Лев барып торган рус гаскәренә кавказ абреклары үткен кылычлары белән көтмәгәндә атларга атланып килеп чыгалар һәм боларны куа башлыйлар. Чабыш башлана, качып калырга кирәк. Яхшы атка атланган Лев үлемнән котылып кала. Икенчесе: Лев бер офицер белән карта уйнап, 500 сум акчасын оттыра. Монда килгәндә аның әле Мәскәүдә оттырылган 500 сум бурычы була. Нишләргә? Лев бик уйга кала. Хәтта бурычтан котылу өчен Ясная Полянаны сатарга хыяллана. Аны дусты коткарып кала. Ничек дисез? Садо теге офицер янына килеп, аның белән карта уйнарга утыра һәм 500 сумны отып, Левка кайтара. Садо үзенең дустын бер тапкыр үлемнән коткарса, икенче тапкыр мәңгелек бурычтан тартып чыгара.

Лев Толстой ислам дине белән бик тирәннән кызыксынган, Коръән китабын һәм хәдисләрне укыган. Ислам белгечләре белән хатлар алышкан.

Толстой Ислам диненә анализ ясаган, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы һәм аның дини карашына сокланып, аны «бөек реформатор» дип белдергән. Әйтеп куйган: «Пәйгамбәр халыкларны дөреслек юлында берләштергән», - дип.

Египет мөфтие - Мөхәммәд Абдо белән хат алышкан, татар дин белгечләре белән Коръән китабының эчтәлеген үзләштергән.

Без музейда булып, кайтыр алдыннан, мин үзем музейдагы хезмәтчеләргә сорау бирдем: «1910 елда октябрь аенда Лев Толстой төнге вакытларда ике арба белән Ясная Полянаны ташлап китә. Юлда суык тиеп, авырып китеп, Астапова станциясендә вафат була.

«Кая ул юл тоткан? Кайда барырга хыялланган?» - дигән сорауларга музей хезмәткәрләре бертавыштан: «Кавказга!» - дип ярып бирделәр.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836