Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында «Татар мәдәнияте көннәре»нең ябылу тантанасы гөрләде. Анда 35 нче мәртәбә үткән «Таң йолдызы» балалар һәм 21 нче «Халык сәнгате» бәйгеләрендә җиңүчеләрнең Гала-концерты булды һәм сәләт ияләрен бүләкләделәр.
Бәйгеләр өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәме белән оештырылып, «Россиядә халыклар дуслыгы елы»на багышланды.

Үзәккә килеп керүчеләрне «Йосыф һәм Зөләйха» (җитәкчесе Ислам Сафин) уен корал ансамбле дәртле татар көйләре белән каршылап торды. Бинаның икенче катында уңган хуҗабикәләрнең милли ризыкларыннан, кул эшләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Бәйрәм чарасы «Аккош» (җитәкчесе Екатерина Старостенко) ансамбленең күмәк биюе белән ачылды. Сәламләү сүзләре белән чыгыш ясарга сәхнәгә чыккан Россия Герое, полковник, өлкә автономиясе советы әгъзасы Рөстәм Сәйфуллинны олы хөрмәт белдереп, тамашачылар аягүрә басып каршыладылар. Аның килүе чараның дәрәҗәсен икеләтә күтәрде.
Халыкны бәйрәм белән өлкә Думасы депутаты, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Цупикова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казаклар эшләре бүлеге башлыгы Эльмира Алиева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина котладылар. Эльмира Алиева җитәкчесе Роман Рзаевның тәбрикләү сүзләрен җиткергәннән соң, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телне саклау эшендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Бакиев, шулай ук Тубыл шәһәренең татар автономиясе бухгалтеры Рәмзия Әлмөхәммәдовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары Гала-концертта Төмән өлкәсенең иҗат коллективлары һәм сәләтле җырчы-биючеләребез, нәфис сүз осталары үзләренең матур чыгышлары белән тамашычыларны сөендерделәр. Сәхнәдә талантлы яңа иҗат кешеләрен күрү дә бик күңелле булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне Россия Герое кулыннан алу һәм Рөстәм Сәйфуллин белән фотога төшү һәркем өчен тарихи вакыйга, зур шатлык иде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Гала-концерттан күренешләр.