Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Безнең авыл Курган өлкәсе, Шадрин районында урнашкан. Авыл халкы үз авылын Эцкен дип йөрткән, казанлыча - Эчкен, ә русча – Ичкино. Авылны икегә бүлеп, Эцкен елгасы ага. Әби-бабайлар сөйләвенчә, һәр ягында мәчет булган. Мәчеттә малайларны мулла укыткан, кызларны – абыстай.
Яңа гасырда кискен үзгәрешләр булып үтә: революция, гражданнар сугышы, колхозлар оештыру һәм илебезне индустрияләштерү. Әйтергә кирәк, илебез идарәчеләренә дә, халкына да бик авыр вакытлар булган.
Шуңа карамастан, 1927 елда яңа дәүләтебез Октябрь революциясенең 10 еллыгына багышлап авылыбызга менә дигән мәктәп салдырып өлгерә. Бу мәктәптә авыл балалары укый башлый, чын татар мәктәбе, бар булган фәннәр дә татар телендә укытыла, ят телләрдән рус теле генә була.
Әти-әнием дә шушы мәктәпне тәмамлый. Әхмәт әтием сугышка кадәр Троицкий педтехникумын тәмамлап, диплом ала һәм эшли. Армиягә алына, кайталмый, сугыш башлана. 1946 елны сугыштан үз туган авылы - Эчкенгә кайта. Мәктәп 1947 елның 1 сентябрендә эшли башлый. Әти мәктәп җитәкчесе булып санала, ә мәктәп җидееллыкка әйләнгәч, мәктәп директоры булып китә. 1972-74 елларда яңа кирпеч мәктәп салына, укыту рус теленә күчерелә. Башлангыч классларда гына татар телен укыткан булалар, ә хәзерге көндә ул да юк. Әти бу хәлне бик авыр кичерә, район газетасына татар телен саклау турында мәкалә дә яза, файдасын күрми, пенсиягә чыга, озакламый бу дөньядан китә.
Әти теләген – мәктәпкә татар телен кертү – минем, директор Мөслимә Байтерякованың, укытучыларның, авыл халкының тырышлыгы белән тормышка аша: мәктәптә татар теле, әдәбияты укытыла башлый. Башта факультатив формасында, соңыннан башка предметлар кебек. 26 ел белем бирдем, аннары лаеклы ялга чыктым. Татар теле тагын бераз укытылды, соңыннан бетерелде.
1963-64 елларда авылыбыз этник, борынгы исемен, 1972 елда шулай ук татар китаплары белән китапханәсен, татар мәктәбен дә югалттык. Шулай итеп, авылыбызда татар җаны югала башлады. Башка төбәкләрдә ничек исә, ә бездә шулай бара.
Йөрәгем өзгәләнә, җаным сызлана, йокыларым кача. Телне саклар өчен нәрсә кирәк? Татар телендә укый, яза белү, үз халкың тарихын, үз телеңдә сөйли белергә, гореф-гадәтләребезне белү һәм саклау, татар мәдәнияте белән горурланып яшәргә кирәк.
Татарча барган тапшыруларны күбесе карамый, китаплар укымыйлар – аңламыйбыз, диләр. Мин татарча барын да аңлыйм да, яза да алам. Чөнки мин сигезьеллык татар мәктәбен тәмамлаганмын! Шуның белән горурланам, укытучыларыма, татар телемә рәхмәт!
Тимергали ЭЧКЕНИ.
Курган өлкәсе, Йолдыз авылы.