Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Равилә Исхак кызы Тубыл округы, Байкалово авылында туа. Балачагы, яшүсмер еллары татар авылы - Арткавылда уза. Равилә Фазылова ишле гаиләдә туып-үсә. Әнисе Рабига апа, әтисе Исхак абый Ярмөхәмәтовлар 9 бала тәрбияләп үстерләр. Равилә Исхак кызы балачагын искә алып: «Безнең өчен әти-әниебез үрнәк булдылар. Күп балалы гаиләдә без кечкенәдән бер-беребезгә ярдәмчел, бер–беребез өчен зур җаваплылык тоеп, йорт эшләренә өйрәнеп үстек. Балалар үскәндә төрле вакытлар була. Барысы да әти-әнигә җиңел бирелмәгәндер. 9 баланы укытырга, киендерергә, белем, тәрбия бирергә кирәк. Гаиләдә бер-береңне аңлап, тигезлектә яшәгәндә авырлыклар сизелми. Без йорт эшләренә, аш-су әзерләүдә, милли ризыклар пешерүгә өйрәнеп үстек», - дип әңгәмәбезне башлады.

Равилә Исхак кызы 1978 нче елны Байкалово урта мәктәбен тәмамлап, Тубыл авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. «Бухгалтер - бик кирәкле һөнәр. Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, күпме еллар узмасын, икътисади мөнәсәбәтләр үзгәрсә дә, бухгалтерлар бөтен җирдә, предприятиеләрдә кирәк булачагын күздә тотып бу һөнәрне сайладым. Хезмәт хакын исәпләүме, салым исәбен алып бару, салым түләүләрен һәм бюджеттан тыш керемнәрне исәпләү, контроль органнарына хисап тапшыруга безне техникумда өйрәттеләр. Бухгалтер һөнәренә укучылар тирән белем алып чыктык. Бу һөнәрне мин яратып сайлаган идем. Күп еллар зур сәүдә үзәкләрендә эшләдем. Бүгенге көндә үзәк сәүдә үзәгендә сатучы булып эшлим. Алган белемем, тәҗрибәм миңа кирәкте. Минем хезмәт стажым 45 ел, - дип сүзен дәвам итте.
- Тормышта төрлесе була, авырлыкларны җиңәргә сабырлык, хезмәт ярдәм итә. Мин 20 яшемдә тормышка чыктым. Тормыш иптәшем белән өч бала тәрбияләп үстердек, укыттык, олы тормыш юлына озаттык. Балаларга үрнәк булырга тырыштык, тормыш юлыбыз хезмәттә үтте. Бүгенге көндә балаларның уңышларына сөенеп яшим, 7 оныгым - тормышымның яме, шатлыгы. Гомер юлы һәркемгә сынаулары белән килә. Кызганычка, өч ел элек тормыш иптәшем вафат булды», - дип сөйләде.
Равилә Исхак кызы Тубыл шәһәрендә «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы оешканнан аның эшендә актив катнаша. Алар «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысова җитәкчелегендә шәһәр күләмендә төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган, татар халкының шагыйрь-шагыйрәләре, гореф-гадәтләре, йолаларын саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендәге чараларда Равилә Исхак кызы зур өлеш кертә. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының, Тубыл шәһәре башлыгы Петр Вагинның, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясенең, себе-татар мәдәният үзәгенең, «Бердәм Россия» партиясенең шәһәрдәге бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Милли ризыкларны оста пешерүче Равилә Исхак кызы милли бәйрәмебез Сабан туенда 2023 нче елны «Себер бавырсагы» бәйгесендә икенче урынга лаек булды. Ул өлкә газетабыз «Яңарыш»ны яздыруда да актив катнаша. Быел уллары махсус хәрби операциядә булган 10 гаиләгә «Яңарыш»ны яздырды.
Римма Умитбаева.