Материалы

Өлкәбезнең мәгърифәт йолдызы - атказанган укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

21-1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә мәгариф өлкәсендәге казанышы, туган телне саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүе өчен хөрмәтле актив хәбәрчебез, газетабызның якын дусты, киңәшчесе, ветеран укытучы, өлкәбезнең мәгърифәт йолдызы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Люция Бәдретдин кызы (1926 елның 7 декабре) – Төмән районы, Акъяр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак зур эш башкарган һәм шул эш тәҗрибәсен кулланып «Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр)», «Туган як әдәбияты» (5-11 сыйныф укучылары өчен кулланма) китапларын язган гыйлемле педагог, ТР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, әтисе - халык укытучысы Бәдретдин Гарифуллин нигез салган педагогик династиянең лаеклы дәвамчысы. Бөек Ватан сугышы һәм педагогия хезмәте ветераны, күп кенә басылып чыккан мәкаләләр һәм китаплар авторы. Халык мәгарифе, татар шигърияте, әдәбияты тарихы белгече буларак, Люция Хәбибуллина үзенең бай белемнәрен «Яңарыш» өлкә татар газетасы укучыларына да җиткереп тора. Тынгысыз педагогның иҗтимагый эшчәнлеге татар әдәби телен, талантлы кешеләрнең сәнгать осталыгын үстерүгә, татар мәдәниятен торгызуга, үсеп килүче буынга эстетик һәм патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә.

«1940-1941 уку елында Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбен, 1941-1944 елларда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелдем. Биредә 1944-1948 уку елларында, эш-хезмәтне чиратлаштырып, Тубыл укытучылар институтының физика-математика бүлегендә читтән торып укыдым.

Әдәбият яратуым мине мәшhүр Казанга китерде. 1948-1950 елларда мин Казан укытучылар институтының филология факультетын тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә кайттым. Башта Төмән районы Кыштунлы җидееллык мәктәбендә (3 ел), аннары (лаеклы ялга чыкканчы) Акъяр мәктәбендә тел-әдәбият дәресләрен укыттым. Шул елларда, читтән торып, Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын (1965 елда) тәмамладым.

Озак еллар Төмән районы мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшләдем, тәҗрибәм белән уртаклаштым.Төмән өлкәсе татар мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны саклап калу өчен бөтен көчемне куйдым. Татарстан мәгариф министрлыгы һәм Татарстан язучылар Союзы белән ныклы элемтә эшемдә зур ярдәм булды.

Мин эшләгән (1953-1986 еллар) Акъяр җидееллык мәктәбе өлкә мәктәпләре өчен терәк мәктәп булды. Казанда - 5, Уфада - 3, Төмәндә 8 мәртәбә үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә катнаштым, эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясадым. Хәзерлекле докладлар өчен грамоталар белән бүләкләнә килдем. Өлкә укытучылар съездында 3 мәртәбә, өлкә хатын-кызлар съездында 2 мәртәбә, өлкә татар-казах хатын-кызлар съездында 1 мәртәбә делегат булып катнаштым, чыгышлар ясадым. 1922 елда Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татарларының I конгрессына кунак булып чакырылдым.

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты булдым. Бөтендөнья татар Конгрессы халыкара берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләндем», - дип яза Люция Бәдретдин кызы эшчәнлеге турында. 92 яшендә өлкәбезнең күренекле мөгаллимәсе «Гомерем мизгелләре» исемле үзе турындагы китабын бастырып чыгара.

- Ә бит гомер бушка узмаган, - ди ул. – Мин 44 ел гомеремне балалар укытуга багышлаган педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, 5 медаль, 1 орден иясе, исәпсез Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе иясе, «Әл-Ихсан» ордены иясе. Газета-журналларда басылып барган мәкаләләр саны - 185, җыентыкларда - 20, монографияләр - 3, 4 китабым бар.

«Әдәби Төмән» иҗади түгәрәгенең актив әгъзасы Люция Бәдретдин кызының саллы, бай эчтәлекле, тулы фикерле мәкаләләре газета битләрендә даими бастырылып киләләр. Татар халык мәгарифе һәм себер татар фольклоры, әдәбияты үсеше тарихын беренчеләрдән булып өйрәнүче хөрмәтле мөгаллимә шул темаларны тасвирлап, мөгаллимнәргә, себердәге тарих белән кызыксынучыларга эшләрендә ярдәмлек булдырды. Тормыш иптәше Хатыйп Хөббәтулла улы белән зыялы, тәртипле 2 кыз һәм 1 егет үстерделәр, горурланырлык оныклары, нәбәрәләре яшәү шатлыгы биреп, сөендереп торалар.

Люция Бәдретдин кызын югары исем белән «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре һәм укучылары, «Әдәби Төмән» иҗади түгәрәге әгъзалары ихластан тәбриклибез. Ул булдырган хезмәтләр һәрвакыт өстәл китабы булып торырлар. Әлеге атказанган мәгариф хезмәткәре исеменә дә бик тә лаек өлкәбезнең иң өлкән татар мөгаллимәсе!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума