Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

На тюменских полях полным ходом идет посевная кампания. Кыр эшчәннәре һәр ачык көнне файдага үткәрәләр, иртәдән кичкә кадәр бөртеклеләрне, техник культураларны, берьеллык үләннәрне чәчәләр. Регионның 266 хуҗалыгы сабан ашлыгын чәчү белән мәшгуль. Аны чәчү темпы буенча лидер – Сладковск районы (кирәк күләмнең 30 % мәйданы), икенче урында - Упорово, өченчедә – Казанский районнары. Казанский районы игенчеләре регионда беренче булып тритикале чәчәргә керештеләр. Бу культура – бодай белән арыш гибриды, терлек азыгы өчен кулланыла. Терлекчелеккә силос өчен кукуруза утырта башладылар. Голышманово районында аны планның яртысыннан артыгын чәчтеләр. Өлкәнең көньягында 13 район яшелчә, бәрәңге утыртырга кереште. Төмән районы алда бара. Регионда язгы сука тулысынча тәмамланып килә. Янгыннан кырларны саклау өчен минеральләштерелгән полосалар ясалган.

* * *

Для подростков в Тюменской области будет создано около 20 тысяч рабочих мест. Мәшгульлек (занятость) хезмәте органнары ел саен яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү турында кайгырталар. Ел саен өлкәдә 23 меңнән артык баланы эшкә урнаштыралар, аларның 10 меңе Төмән шәһәре һәм районына туры килә. Яшүсмер 14 яшьтән вакытлыча эш белән тәэмин ителә ала. Моның өчен ата-ананың берсеннән яисә опекуннан, попечительдән хезмәт килешүе төзү өчен язма ризалык, шулай ук опека органнарыннан мондый документ кирәк. Вакытлыча эшкә урнашу программасында катнашу өчен үсмергә гариза язарга һәм эш бирүчеләрне эзләргә мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре ярдәм итәчәкләр.

* * *

Тюменские аграрии не останутся без импортных запчастей для техники. «Бүгенге көндә запас частьләр белән проблема юк. Алар язгы чәчүгә дә, көзге урып-җыюга да җитәчәк. Дилерлар техниканы складлардан җибәрәләр, бәяләр, әлбәттә, долларны исәпкә алсак, тирбәлә, әмма тоткарлык юк», - дип сөйләде губернатор Александр Моор. Быел чәчүгә 7 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы әзер булды. Аның күпчелеге безнең илдә җитештерелгән.

* * *

Из Тюменской области в Казахстан отправили 380 тонн семенной пшеницы. Алар Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округлары буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәт идарәсе лабораторияләрендә сынаулар уздылар һәм бодай партияләренең, солының ил-импортер таләпләренә туры килүен билгеләүче фитосанитар сертификат алдылар. Бодайның чыгышы – Төмән өлкәсенең Заводоуковск районы, Курган өлкәсе.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума