Бердәнбер кояшыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Беренче Хәнисә Чәүдәт кызы белән очрашу ТОГИРРОда эшләгән елларында булды. Иҗади эшләүче укытучылар өчен семинарга чакырылган идем.

Төз гәүдәсенә килештереп тегелгән матур яшел костюмда, чибәр, көләч йөзле, йомшак тавышлы ханым безне каршы алды. Исәнләштек, таныштык. Аннан ниндидер җылылык, ихласлылык бөркелә. Беренче күрүдә үк аны үз иттем. Көн озынына тагын берничә мәртәбә күрешеп сөйләштек. Уртак сөйләшү – Якуб абый Зәнкиев турында булды. Киңәшмә беткәч, күптән күрешмәгән туганым кебек аерылыштык. Яхшы йөрәкле, ихлас күңелле кешегә кеше күңеле тартыла, диләр. Чынында шулай булгандыр.

i
Бөек шәхесебез Хәнисә Чәүдәт кызы бүгенге көнгә кадәр армый-талмый милләт сагында. Күпмилләтле Россия халкына, галимнәргә, милләттәшләренә олы такт белән, беркемне кимсетмичә, үз фәнни ачышын, позициясен аңлата.

«Яңарыш»ның һәр санында аның фидакарь хезмәте, җәмәгать эшчәнлеге турында укып барабыз. Сокланабыз, сөенәбез! Күзебез генә тимәсен! Хәнисә ханымның белеменең тирәнлеген, күләмен, эшчәнлеген үлчәрлек бу дөньяда үлчәмнәр бар микән?

«Кеше гомере искән җилдә янган шәм кебек», - дия халык. Туулар, укулар, табышлар, бәхетләр, югалтулар белән чиратлашып ага. Якты дөньяга килеп тукталыш ясаган бер генә адәм баласы да бу тойгыларны үз башыннан үткәрми калмыйдыр.

Төрлесен кичерде Хәнисә Чәүдәт кызы да. Вакыт дәвалый. Шатлык та бетә, кайгы да китә. Максатчан, көчле ихтыярлы шәхес сынмады-сыгылмады. Яңадан-яңа проектлар ачып, яңадан-яңа үрләр яулады.

Кыскартып әйткәндә, Хәнисә Чәүдәт кызына ана телебездә яшәп барган барлык уңай сыйфатлар килешә. Тышкы һәм эчке матурлыгы тәңгәл килгән чын татар хатын-кызы, иренә тугры хатын, оныкларына сөекле әби, милләтебезнең йөзек кашы. Таң йолдызыбыз, фән күгендәге кояшыбыз.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума