#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

КҮРЕНЕКЛЕ ГҮЗӘЛ ШӘХЕС

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең дә милли тормышка,

Халык булып яшәргә хакыбыз бар.
(Гаяз Исхакый).

TcZZEhpZb1E
Бу язмам себер татарларының милли хәрәкәтендә, иҗтимагый тормышында, мәгърифәт-мәдәниятендә милләт өчен җан атып йөрүче зирәк акыллы, зыялы шәхес Хәнисә Алишина турында. Ул ХХ гасыр ахырында фәнгә килеп, төрки тел гыйлемендә әйдәп баручы галимнәрнең берсе булып күтәрелде. Төмән дәүләт университетының профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишина башкарган барлык эшләрне дә санап чыксаң, бүген аның халык мәнфәгате, ил гаме белән яшәргә, үзе көч түгеп эшләргә өйрәнгән, инде аның күптән милләтебезнең горурлыгына әйләнгән күренекле галим-педагог булуын һәм халкыбызның туган телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү, телебезне үстерү һәм баету өчен нәтиҗәле эшләвен күзалларга мөмкин.

vqVvJW30C6w
Тирән белемле, киң карашлы Хәнисә Чәүдәт кызына тел гыйлеме дөньясына кергәнгә кадәр шактый озын педагогик хезмәт юлын үтәргә туры килә. Аның балачагы һәм үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Төмән шәһәрендә ул рус телендә мәктәпне, педучилищены, аннары Төмән дәүләт университетының ике: башта - тарих, соңрак филология факультетларын тәмамлый. Төмән педучилищесын тәмамлаганнан соң башланып киткән педагогик хезмәте өлкәбезнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып яши ул бу елларда. Заман таләбен сизгер тоемлап, халкыбызны рухи торгынлыктан уяту, үстерү, аның тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләр, очерклар бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте проблемалары», «Себер җирендә татар тарихы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һ.б. язмаларында аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла. Күп шәһәрләрдә (Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирск, Төмән) үткәрелгән фәнни-практик конференцияләрдә, Венгриядә фин-угор Конгрессында, Бөтендөнья татар конгрессы эшендә актив катнаша, анда себер татарлары тормышына, тел мәсьәләләренә кагылышлы – халыкның милли үзаңын уяту, милли рухын ныгыту, татар милләте бердәмлеген тәэмин итү кебек проблемалы мәсьәләләр буенча эчтәлекле чыгышлар ясый. Мөхтәрәм галимәнең тирән эчтәлекле һәр чыгышы, һәр сүзе өлкәбездәге милли азатлык хәрәкәте, милли үзаңның үсеше белән тыгыз бәйләнгән була. Аның башлангыч хезмәтләре себер татарлары тарихы чыганакларының басыла башлавына юл яра. Болар барысы да аның фән юлына зур әзерлекле булып килүен күрсәтә.

Аннары Хәнисә Чәүдәт кызының Казанда аспирантурада уку чоры башлана. Татар халкының рухи хәзинәсен саклаган мәшһүр Казан университетында белем алу, театрларда булу, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашу, алар белән аралашу аны татар дөньясына икенче күзлектән карарга өйрәтә. Булачак галимәгә шанлы Казан зур тәэсир ясый. «Беренче килүемдә үк Казан миндә соклану хисләре тудырды. Әдәбияты, сәнгате, кешеләре белән дә... Казан университетында гына йөзләрчә күренекле, мәшһүр татар галимнәре эшли. Аларның күбесе гыйльми хезмәтләре белән ихтирам казанган, бөтен дөньяга танылган шәхесләр. Мин бит рус мәктәбендә укып, рус мохите йогынтысында тәрбияләнгән кеше. Татар театрын да мин 35 яшемдә карадым, газета-журналларны да шул яшемдә генә туган телдә укый башладым. Шулай да үз милләтем өчен намусланып, без кемнән ким, дип, туган халкымны ташламаска тырышып яшәгән кеше бит мин...» дип язган иде миңа бер хатында Хәнисә Чәүдәт кызы. Бу хатында аның иң күркәм сыйфатларына игътибар итәм: үзенең милләте белән горурлануы, үз халкын, аның язмышы, киләчәге хакында чын мәгънәсендә кайгыртып йөрүе, шуны аның телдә генә түгел, ә эштә күрсәтергә омтылып яшәвендә күреп була.

JFXLPffOi1Q
Казан аның дәртле хыялларына канатлар куя, иҗат эшендә рухландырып җибәрә, рус мәктәбендә белем алган Хәнисә Алишинага татар тел гыйлемендә эзләнү, тикшеренү эшләре алып барырга инде бер нәрсә дә киртә була алмый. Киресенчә, белем алырга, иҗади эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Җыеп кына әйткәндә, Казан университетында аспирантурада уку еллары, Татарстан фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлек аны чын галим, зур белгеч итеп тәрбияли.

Нәтиҗәдә, Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина 1992 елда Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче себер татарлары сөйләме темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең Тубыл-Иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. Тубыл-Иртеш буенда яшәүче себер татарларының территориаль сөйләмен комплекслы өйрәнү – аларның фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләрен тулы яктыртырга, тирән ачыкларга мөмкинлек бирә. Ләкин ул моның белән генә тынычланып калмый. Тәҗрибә туплаган филология фәннәре кандидаты өчен инде фәнгә тирәнрәк керү юллары ачыла. Себер татарлары сөйләмен – Тубыл-Иртеш диалектларының бөтен нечкәлек төсмерләрен яхшы белгән, мәдәни тарихын җентекләп өйрәнгән Хәнисә Алишина «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына 1999 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Ул тел гыйлеменә яңалык керткән бу хезмәтендә барлык төр ялгызлык исемнәрне берәмтекләп җыеп сүзләрнең ясалышын, семантикасын генетик һәм тарихи яктан анализлауга ирешә, аларны башка телләрнең тарихи үсеше һәм ономастикасы белән чагыштырып, себер татарларының иң борынгы этник тарихын өйрәнүгә юл сала. Себер татарларының килеп чыгышы турында төрле карашлар яшәгән хәзерге чорда халыкның тарихын, үткәнен ачуда иң актуаль проблемаларны тикшергәндә, беренчеләрдән булып, археология, этнография, диалектология, архив чыганакларына таянып өйрәнә, чөнки, ономастика бу фәннәр белән тыгыз бәйләнештә генә үсә ала. Монда галимәнең бик күп башка фәннәрне яхшы белүен, үткен фикерен, зирәк акылын күреп була. Халыкның тел үзенчәлекләрен, аның иң борынгы тарихын өйрәнүдә зур әһәмияткә ия «Себер татар авыллары исемнәре» дигән китабы (2004) тел гыйлеменең җитди казанышларыннан берсе итеп карала. Хәнисә Алишина яшь галимнәр белән элемтәсен өзми, фән-мәгърифәт өлкәсендә тырышып эшләүче фән кандидатлары белән горурлана, аларга һәрдаим ярдәм итәргә тырыша.

Хәнисә Чәүдәт кызы 1993 елның 1 сентябрендә Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1993-2012 елларда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Төмән өлкәсенең көньяк районнары мәктәпләреннән 300гә якын укучы кабул ителеп, түләүсез укып, югары уку йортын тәмамлау турында дипломнар алуга иреште. Шушы вакыт эчендә 14 чыгарылышта дистәдән артык студент (Гүзәл Исмәгыйлова, Ләйсән Корманова, Роза Рәхимова, Гөлфия Сафарова, Гөлнара Ниязова, Юлия Уразова, Гөлнара Мусина, Азалия Габдрәхимова, һ.б.) кызыл дипломга лаек булды.

msg1722932438-14993
Хәнисә Чәүдәт кызы үзе студентларның фәнни-тикшерү эшләре тематикасын эшкәртә, камилләштерә. Беренче мәртәбә аның җитәкчелегендә университетта төрки телләр буенча курс һәм диплом эшләре языла. Студентларның фәнни-практик конференциясендә, «Татар теле һәм әдәбияты» секцияләрендә дистәләрчә фәнни докладлар белән студентлар чыгыш ясый. 1992-2012 елларда студентлар тарафыннан 282 фәнни доклад язылган, Хәнисә Алишина җитәкчелегендә студентларның 250дән артык басма эшләре, «Зәнкиев укулары», «Сөләйманов укулары»нда, ЮНЕСКО үткәргән «Яшьләр һәм бөтендөнья мирасы» халыкара конференциясендә, «Тумашева укулары»нда 50 тезис һәм мәкалә, өлкә газеталарында 300ләп мәкалә бастырып чыгарыла. Бүлектәге студентлар барлык татар җәмәгатьчелеге уздырган чараларда актив катнашалар. Казанда ел саен уздырыла торган «Ягымлы кыз» иҗат фестивале, исәпсез конференцияләр, бәйрәмнәр, концертлар, Татарстан галимнәре, язучылар белән очрашулар алар катнашыннан башка узмый. Укытучы-остаз җитәкчелегендә студентлар туган төбәк тарихын өйрәнүдә мәркәзебез Казанның данлыклы университеты китапханәсе архивларында актарынып, өлкәбез тарихына кагылышлы материаллар эзләп табалар. Бүлектә эшләүнең беренче көннәреннән үк галимә-остаз туган телен белмәгән, әмма белергә омтылган яшьләргә татар телен укытуда, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә яңача якын килергә тырыша. «Мин беренче класска укырга кергән елны Бөек Ватан сугышы ветераны, елга флоты капитаны - әтием Әйтбаев Чәүдәт Әхмәтсабир улы көтмәгәндә вафат булды. Кодрәтле, гайрәтле шәхес иде әтием. Ятим үстек, тормышта фәнгә юл ярып бару авыр булды. Ятимнәргә ярдәм кулы сузуның никадәр кирәк икәнен мин балачактан ук үз җилкәмдә татыдым. Шуңа күрә мин сәләтле, тырыш студентларга ярдәм итәргә, аларны үстерергә тырышам. Әгәр мин татар милләте өчен бер генә татар баласын татар телле, мәгърифәтле, мәдәниятле, әхлаклы, шәфкатьле итә алсам, үзем өчен зур горурлык дип уйлыйм, - ди Хәнисә Чәүдәт кызы.
Университетның татар бүлеге җирле халкыбызның фольклорын җыю, өйрәнү, аны барлау өлкәсендә шактый күләмле эш алып бара. Бу җәһәттән студентларның җәйге практика вакытларындагы фольклор экспедицияләре аерата нәтиҗәле чара булып тора.

o3LMk0QqWpE
Студентларның фольклор экспедицияләре, беренчедән, халкыбызның рухи-мәдәни мирасының өлкәбезнең төрле төбәкләрендә кайда, ничек яшәп килүен ачыклау, җыю булса, икенчедән, студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстереп җибәрергә дә көчле этәргеч чара булып тора. Студентлар тюркология буенча фәнни курс эшләре язып, күбесе аларны яхшы билгеләргә яклыйлар. Туган төбәгебез тарихы, фән-мәдәният хезмәткәрләре, себер җирендә татар халкы, себер татарларының теле һәм мәдәнияте, фольклоры, гореф-гадәт йолалары кебек актуаль-темаларны яктырткан студентларның ничә дистә мәкаләләре өлкә газетасы «Яңарыш»та урын ала килә. Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җәмәгать эшләрендә дә әйдәп баручы, бу өлкәдә дә ул иң актив эшчәнлек күрсәтә. Ул үзәк шәһәрләрдәге (Мәскәү, Казан, Уфа, Махачкала, Хакасия, Якутия, Карачаевск һ.б.) галимнәр белән дә иҗади элемтәдә тора, алар белән аралашып яши.

tgzFJzy5KOg

 Хәнисә Алишина Россиянең күп милләтле алдынгы вәкилләре, галимнәре арасында хаклы рәвештә күренекле урын алып тора. Бу урын аңа җиңел генә бирелмәгән, бу урынны ул тырыш, игелекле хезмәте белән яулады. Туган халкының гореф-гадәт йолаларын, традицияләрен саклауда, торгызуда гражданлык бурычын тирән аңлап эш итүче, региональ тюркологиядә, телләр бәйләнешендә югары квалификацияле белгеч ул. Татарның этник төркемнәре арасында дуслык элемтәләрен булдыручы, әдәбият, сәнгать таратучы Хәнисә Чәүдәт кызын Мәскәү, Казан, Төмән хөкүмәте һәм Думасы зурдан таный. 2002 елда аңа мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелде, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы исеменә лаек булды, 2011 елда Татарстан Хөкүмәте аны ике медаль белән бүләкләде: «Казанның меңъелыгы» һәм «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» дигән медальгә ия булды ул. Әйе, Казан аны, аерып алып, олылап таный. Аның фидакарь хезмәтенә Төмән дәүләт университеты җитәкчелеге дә югары бәя бирә. Ул ректоры фәрманы белән Мактау грамоталары белән бүләкләнеп тора. Тарих фәннәре докторы, ТДУ профессоры Александр Георгиевич Еманов «Ханиса Алишина» исемендә китап чыгара. Бергә эшләгән иптәшләре дә, эчкерсез ярдәменнән игелек күргән яшь фән белгечләре дә аның фән өлкәсендәге иҗат эшенә бик сизгер, зур җаваплылык тоеп, аларның үсүен даими кайгыртып торучы таләпчән фән галиме икәнен зурлап бәялиләр. Төмән өлкә Думасы һәм хөкүмәте Хәнисә Алишинаны Төмән университетында татар тел гыйлемен, тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә нигез салучы галим дип таный, фән һәм иҗтимагый эшчәнлегендәге тәкъдир ителерлек хезмәтләре өчен Төмән өлкә Думасының һәм Төмән өлкәсе губернаторының Мактау грамоталары, Төмән өлкәсе Думасы һәм хөкүмәте гамәлгә керткән В.И.Муравленко исемендәге премияләр лауреаты дипломы һәм шул исемдәге «Билге» белән бүләкләнә.

UhcyhQtvMp4
«Россия Федерациясенең югары профессиональ мәгариф хезмәткәре», «Тубыл педагогия институтының мактаулы профессоры» кебек мактаулы исемнәр бизи аны. Мактау грамоталарын санап бетерерлек түгел/

Бу талантлы фидакарь шәхеснең күпкырлы, бай эшчәнлеге нәрсәсе белән сокландыра мине? Иң элек бу тынгысыз зат бик актив, бик өлгер. Барысына да җитешә ул. Үзенең никадәр җаваплы эшләре булуга карамастан, җәмәгать эшләре белән үрелдереп, дистәләгән китап язып өлгерә. Аның тормышы иҗатыннан, халкыбыз кичергән зур вакыйгалардан аерылгысыз, мин аның тагын бер сыйфатына – үзе дәрәҗәле, югары исемнәр йөртсә дә, янәшәдәге гади хезмәт кешеләренә ихтирамлы, сизгер, игътибарлы булуына сокланам, ихтыяр көче, акыл һәм йөрәк җылысы сизелеп тора аның.

Хәнисә Чәүдәт кызыннан алган игелекле ярдәм миңа да үзенчәлекле үз стилемне табып, халкыбызның тарихын, гореф-гадәт, йолаларын, фольклорын өйрәнүгә юл ачты. Аның гадел, намуслы, ярдәмчел, яхшы күңелле, туры сүзле булуы аралашкан һәрбер кешегә иң җылы хисләр, тойгылар гына калдыра. Яңа идеяләр, планнар белән рухланып, халкыбызның фидакарь затларын күтәрүдә, аларны халыкка танытуда җан атып йөрүче галимә Хәнисә Алишина Россиянең киң җәмәгатьчелегендә зур авторитет казанган шәхес.
Авыл укытучысыннан фән докторы дәрәҗәсенә кадәр юл үткән галимә Хәнисә Алишинаның күңеле тыныч түгел. Ул моңарчы хәл ителмәгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру турында уйлана. «Себер татарлары энциклопедиясен» чыгару, татар, башкорт, казакъ һәм башка телләрне өйрәнү өчен төрки телләр кафедрасын ачу, татар теленең сәнгате һәм мәдәнияте дигән фәнне мәктәпләрдә укыта башлау, себер татарларының фәнни лабораториясен-институтын булдыру, Төмән дәүләт университетында татар теле бүлеген яңадан ачу, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук башлап татар теле дәресләрен кертү, туган авылында яңа мәктәп, яңа клуб, музей, балалар бакчасын төзетү кебек бик тә актуаль проблемаларны күтәрә ул. Мәктәп язмышы турында кайгырту – Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы.

e8zOT2tT06E
Заман белән бергә атлаучы галимә-педагог гаиләсендә дә яхшы тәрбияче. Әни кеше, гаилә кешесе буларак, иң күркәм сыйфатлары белән күпләргә үрнәк булып тора ул. Тормыш иптәше Хәмит Уфада һәм Казанда дини мәдрәсә тәмамлап, халкыбызга иман нуры иңдерә. «Фән дөньясына аяк баскан кешенең тимердәй сәламәтлеге һәм нык тылы булырга тиеш, - дигән иде Диләрә Гарифовна миңа. Гаиләм, бертуган энеләрем, балаларым бәхетле булса, мин дә бәхетле», - ди дүрт оныгының сөекле әбисе Хәнисә Чәүдәт кызы.

Бәхет күктән иңми, халык әйтмешли, эштә булган тимер тутыкмый. Хәнисә Алишинаның тормыш юлы шуны раслый. Зур табигый таланты, гаять югары дәрәҗәдәге эш сәләте, армый-талмый эзләнү-тикшеренүләре аны фәннең иң югары үрләрен яуларга китерде. «Кешенең бөтен нәрсәсе – күңеле дә, уйлары да, төсе-бите дә, өс-башы да матур булырга тиеш». (А.П.Чехов). Бу сүзләр Хәнисә ханым турында әйтелгәндәй. Ул чын фән кешеләренә хас рәвештә, үзен бик гади, тыйнак тота, мин-минлек, масаю аңа хас түгел, шул ук вакытта бөтен тормыш рәвеше затлы, һәрвакыт ачык йөзле, сабыр холыклы, кешелекле, эчке-тышкы дөньясы белән гүзәл, матур шәхес ул.

Күренекле галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, үзенә, гаиләсенә саулык-сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар телибез.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА,
педагог, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836