Таң йолдызы

последние и лучшие новости искусства в мире

Шундый исем белән бик урынлы атады Рәшидә Шәрәфулловна «Әбием сабаклары» китабында филология фәннәре докторы, профессор, бөтендөнья төрки академиясенең һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы Хәнисә Алишинаны. Чыннан да ул безнең таң йолдызыбыз, күп эшләрне башкарып, яңалыкларны башлап, акыллы идея биреп йөрүчебез.

bsdHieEbfPQ
Ул беренче булып минем «Иртеш таңнары» китабының Габдулла Тукай бүләгенә лаеклы булуын күреп алды һәм бик вакытлы аның өчен мине аяк терәп иң әүвәле Төмән дәүләт университеты ректоры Геннадий Филиппович Куцев яклавына иреште һәм галимнәр советына куйды. Андагы галимнәр китапны бертавыштан шушы бик дәрәҗәле бүләккә тәкъдим иттеләр, һәм Хәнисә Чәүдәт кызы үзе барып документларны Габдулла Тукай премиясе комитетына бик вакытлы тапшырды.

Менә шулай ул талантларны күреп ала белә һәм башлаган эшен җиренә җиткермичә калмый. Аңарга кушылып якташларым да мине якладылар.
Х.Ч.Алишина 1953 елның 29 маенда Төмәндә сугыш ветераны Чәүдәт ага гаиләсендә дөньяга килә. Кызына 9 яшь чагында әтисе вафат була. Ул кызының бик тә укытучы булуын тели. Әтисенең васыятен үтәп, Хәнисә башта Төмән педучилищесын, соңгарак ТДУның тарих факультетын, аннан соң филология факультетын тәмамлый.

Казан университетының профессоры Диләрә Гарифовна Тумашева тәкъдиме буенча, Казан университетының аспирантурасына кереп, 3 ел укый һәм анда филология фәннәре кандидатлыгына диссертацияне «отлично»га яклый һәм Төмән университетына эшкә кайта…

Менә ул гел шулай алга омтыла һәм докторлык диссертациясен дә «отлично»га яклый. Хәзер аспирантлар әзерли. Үзе аспирантурада укыганда тормыш юлдашы Хәмит Шәүкәт улы Уфада мәдрәсәдә укып чыга. Аларның гаиләсендә һәрчак татулык, үзара ярдәм хөкем сөрә, кызлары Әнисә Хәмитовна югары белем ала һәм тормышка чыга. Хәнисәнең хәзер бик сөйкемле ике оныгы үсә. Кияүләре Марсель да бик уңган егет.

 …Һәрчак минем тормыш юлымда кыенлыклар килеп чыккач, мин Хәнисәгә мөрәҗәгать итә килдем. Мәсәлән, «Ялкында өтелгән мәхәббәт»не олы фәнни эшләре, университетта зур йөге булуга карамастан, тәрҗемәче таба алмагач, әлеге Хәнисәнең шәфкатенә таянып, аның ул эшкә алынуын үтенеп сорадым. Рәхмәт, ул үтенечемне кире какмады, русчага тәрҗемә итеп, бастырып та бирде. Бу бит бик тә авыр нәрсә, сәламәтлегем булмагач, оештыру эшләрен дә ул үтәде. Хәтта шул мәсьәлә буенча губернаторыбыз С.С.Собянин янына да керде. Ни газаплар күрсә дә, ләм-мим димәде һәм бу авырлыкларны җиңеп чыкты. Нәтиҗәдә, менә хәзер матур гына «Любовь, объятая пламенем» романыбыз дөнья күрде. Китап укучылардан матур фикерләр килә. Алар инде күп, эчтәлекләрен язып тормыйм. Укыган кешеләр үзләре белерләр. Тик бер-икесен генә әйтеп китим. Хәмидә Речебакиева: «Китап бер сулыштан укыла, әйбәт тәрҗемә ясалган». Тубыл педучилищесенең укытучысы Желтовская Любовь Ивановна: «Книгу прочитала на одном дыхании. Меня порадовали в ней и слог в описании природы и быт людей, колорит и юмор большинства сцен и диалогов». Галина Евгеньевна Косыгина, ветеран педтруда, преподаватель психологии: «…С удовольствием прочитала книгу. Мне очень понравились центральные образы Зиннура и Нурии, как честных и порядочных молодых людей с глубокой верой и надеждой в лучшее будущее, в справедливость людей.

Кровь вскипает, когда читаешь о подлом человечишке Хайрулле. Такие «Хайруши» всегда находились и портили жизнь честным людям.

Хорошо в книге раскрыты жизнь простого народа, их быт. Читая книгу, я проводила параллель с русской деревней и много нашла общего. …Книга очень красиво оформлена, переведена хорошо».

Телефоннан күбәүләр шалтыраталар. Ләкин һәркем өчен җавап биреп булмый. Руслар әйтмешли, «На вкус, на цвет товарищей нет».

Габдулла Тукай бүләген алуда да, китап бастыруда да Хәнисә Чәүдәтовна Алишинага зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә эшендә, тормышында уңышлар, сәламәтлек, иминлек теләп

Якуб ЗӘНКИЕВ.
(«Яңарыш», Төмән,
13 декабрь, 2002 ел).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума