#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Тыйнак газетабызны мәңгегә яраттым»

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш»ыбызның беренче көннәреннән үк аны яратып укыган, һәр санын көтеп алып, тиз арада укып чыгып, үз фикерен язып җибәргән, кирәк урында рәхмәтен жәлләмәгән, үсендереп торган, тиешле җирендә тәнкыйди сүзләрен дә җиткергән якын дустыбыз, хөрмәтле галимәбез, тугры киңәшчебез, армый-талмый халкы өчен тырышып эшләүче тынгысыз, төрле идеяләре белән яңа эшләргә канатландырып торучы Хәнисә Алишина бүгенге саныбызның төп герое. Аның бу көннәрдәге күркәм юбилее уңаеннан тормышында шактый зур урын алып торган Төмән өлкәсенең «Яңарыш» татар газетасы белән бәйләнеше турында ачыктан ачык сөйләшеп китәргә уйладык. Әңгәмәбез, әлбәттә, тарихи истәлекләрне барлау белән үрелеп барды.

21.3

- «Яңарыш» белән танышуыгыз, элемтәгез кайчан башланды?

- Мин беренче тапкыр мондый газетаның чыгуы турында Хәмит Алишиннан ишеттем. 1990 елда ул Төмәнгә эш буенча килде, без ул вакытта Казанда яшәдек, килгәч шатлыклы хәбәр җиткерде. Минем шатлыгымны 2нче санда редактор Азат Сәгыйтовның «Тың масайтым» дигән хатымны «Аспирант Хәнисә Алишина. Казан" имзасы белән бастырып чыгарган язмадан күреп була. Почта конвертындагы адрес буенча миңа Казанга яңа саннарын җибәрә башладылар. Кайвакыт моны Эльза Латфуллина эшли иде, кайвакыт редактор үзе дә. Туган илебездән еракта, әти-әнисез һәм алар ярдәменнән мәхрүм ятимә буларак, мин татар телендә беренче тыйнак газетабызны мәңгегә яраттым. Газета ярдәмендә мин әдәби телне үзләштердем.

 - Газета тарихында сезнең белән бәйле истә калырлык вакыйгалар булдымы? Ниндиләр, ни өчен?

- Газетабыз белән бәйле истәлекле вакыйгалар бик күп. Мине университеттан, татар төркеменнән, «Яңарыш» газетасыннан, үз гомеремнең 50 елын багышлаган яраткан һөнәремнән аерып булмый. Газетаны чыккан көннән бирле җентекләп тегеп барам.

Шул тупланмадан битләрен карап, мин өлкәнең татар торак пунктлары турындагы мәгълүматларны чагылдырган язулар һәм мәкаләләр каталогын төзи башладым.

Миңа ул елларда галимнәрнең хезмәтләрендә бик аз булган тарихи мәгълүмат мөһим иде. Герард Фридрих Миллер 1757 елда «Себер тарихы»н язган, Анда безнең авыллар Тархан, Кортъегән, Рәгес, Каскара, Бурбар һ.б. турында мәгълүматлар бар. Шуңа күрә мин Төмән өлкәсе авыллары турында Мәскәүнең Ленин китапханәсендә, Үзәк архивта (ЦГАДА) материаллар эзләдем. Аларга “Яңарыш”тан җыелган мәгълүматларны өсти бардым. Алар «Себер татарларының ономастиконы» китабының нигезенә салынган. Шулай килеп чыкты, хәзерге тарихта беренче тапкыр мин Тубыл-Иртеш татарларының 244 авылы турында мәгълүмат урнаштырдым һәм бастырып чыгардым! Моның өчен миңа фәнни дәрәҗә бирделәр һәм Мәскәүдән филология фәннәре докторы дипломы килде.

Газетабызның уникаль булуы турында үз ачышым белән мин өлкә һәм федераль газеталар укучылары белән уртаклаша башладым. «Яңарыш» газетасының битләрендә татар теле һәм әдәбияты бүлегенең оешу, барлыкка килү, эшләве тарихын күзәтеп була.

Мин үз студентларымны газета белән дуслаштырырга, аларны укырга, мәкаләләр язарга өйрәтергә бик теләдем. Без редакциягә экскурсиягә бардык, татар концертлары алдыннан язылу кампаниясе үткәрдек, бүлектә үткән чаралар, туганнары турында яздылар. Безнең актив студентлар Юлия Уразова, Гөлнара Ниязова, Максим Сагидуллин, Роза Рәхимова, Ружания Садыйкова, Лилия Замалетдинова, Чулпан Хәмидуллина һәм башкалар «Яңарыш»та беренче адымнарын ясадылар һәм актив хәбәрчеләр булдылар. Мин студентларымны бушлай яздыру өчен иганәчеләр табарга тырыштым.

- Сезнең горурланырлык үткән гомер эчендә «Яңарыш»ның роле нинди?

- Яңарыш» газетасы «Себер җире татарлары» энциклопедиясе өчен сүзлек төзүгә зур өлеш кертте. Өлкә татар газетасының иҗади мәйданчыгында «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе барлыкка килде. 2000 еллар башы Төмән өлкәсенең чәчәк ату вакыты булды. Шәхсән мин бу чорны Россиянең иң яхшы губернаторларының берсе – Сергей Собянин исеме белән бәйлим. Халыкның иҗтимагый тормышында зур үзгәрешләр кичерелде. Аның тәкъдиме буенча «Сөләйманов укулары» конференциясе Төмән университетына тапшырылды. Төмән дәүләт университетының Гыйльми советында миңа профессор гыйльми исеме бирелде. Филология фәннәре докторы, төрки телләр буенча профессор булу «РФ халыклары телләре. Татар теле” аспирантурасын ачуга, Төмән дәүләт университетының һәм ТДПИның гомуми диссертацион советын булдыруга җитди нигез һәм стимул булып торды. Ренессанс, татар мәгарифен, фәнен, мәдәниятен торгызу ике томлы «Туган як әдәбияты» китабын (авторы Л.Б.Хәбибуллина, фәнни мөхәррире Х.Ч.Алишина) булдыруда һәм Азат Сәгыйтов җитәкчелегендәге «Әдәби Төмән» әдәби түгәрәген оештыруда чагыла. Бу еллар Азат Гыйззәт улының редактор, шагыйрь, публицист буларак иҗатының күтәрелү еллары була.

Ул минем «Себер җире татарлары» рубрикасы идеясен шатланып кабул итте. Һәм бу колонка 2003 һәм 2004 елларда даими рәвештә чыгып килде. Халык аны яратты, миңа ерак авыллардан хатлар килә, яңа исемнәр һәм фамилияләрне бастырып чыгару өчен мәгълүматлар тапшыра башладылар. Мин барлык материаллар белән дискны Казанга филология фәннәре докторы профессор, Г.Ибраһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Ким Миңнуллинга илтеп тапшырдым, ул үзе акча табып Казанда «Себер җире татарлары. Энциклопедик сүзлек» китабын бастырды. Хәзер бу сүзлеккә кире кайтырга, аның нигезендә "Төмән өлкәсе татарлары" энциклопедиясен тулыландырырга һәм бастырып чыгарырга кирәк. Ул минем кулъязма формасында күп еллар ята.

- Безнең газетада ничә макаләгез чыкты?

- «Яңарыш» газетасындагы барлык басмаларның саны турында әйтү авыр. Мәсәлән, 2021 елда минем биобиблиографик күрсәткечем басылып чыкты. Бу күрсәткечтә фәнни, педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлегемне чагылдырган басмалар бар. Ул 1039 эшне үз эченә ала, шуларның 380е фәнни, укыту–методик һәм публицистик хезмәтләр, 384е газета мәкаләләре һәм 71е шәхсән минем турында басылган язмалар. Күрсәткеч «Яңарыш» газетасында минем 125 эшемне үз эченә ала.

Минем зур хыялым бар, мин аның турында тел, әдәбият, тарих буенча фәнни белгеч буларак сөйлим. Минемчә, «Яңарыш» газетасында да мәкаләләрнең шундый ук библиографик күрсәткече булырга тиеш! Аспирантураны ябу бик кызганыч. Аспирантлар газетаның структурасын һәм эчтәлеген тикшерә, аның турында диссертация яза, аңа тематик кушымталар ясый ала иде: «Татар торак пунктлары тарихы буенча мәкаләләр күрсәткече», «Себер татарлары теле буенча мәкаләләр күрсәткече», «Фольклор буенча мәкаләләр күрсәткече», «Төмән өлкәсе мәктәпләре турында мәкаләләр күрсәткече» һ. б.

Мәсәлән, Казанда 1908-1917 елларда нәшер ителгән беренче татар вакытлы басмасы «Шура» турында диссертация якланган. Барлыгы 240 номер чыга. «Шура» журналы ярдәмендә без Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуковның биографиясен, Ямбай авылы тарихын белдек. Тулаем алганда, татар вакытлы басмалары халыкның рухи үсешендә зур роль уйный, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле мәгълүмат саклый.

- Сезнең турында газетада ничә язма бастырылды?

- Минем турында төрле энциклопедияләрдә, журналларда, газеталарда һәм шул ук вакытта «Яңарыш»та 70тән артык мәкалә басылып чыкты.

Бу сорауны биргәнегез өчен рәхмәт. Минем өчен бу өлкә татар газетасы «Яңарыш» коллективына чын күңелдән рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Бүген безнең белән Азат Гыйззәт улы, Якуб Камали улы, Фәрит Баязитов юк, әмма аларның миңа әйтелгән игелекле сүзләре күңелне җылыта һәм хезмәткә илһамландыра.
Мин вакытлы матбугат басмаларының әйдәп баручы журналистлары Азат Сәгыйтов, Гөлнур Вәлишина, Рәүфә Кангазина, Алсу Сәгыйтова, Якуб Зәнкиев, Хатыйп Хәбибуллин, Люция Хәбибуллина, Әдип Гарифханов, Ринат Мөхәммәдиев, Фәрит Баязитов, Гаҗилә Гөбәйдуллина, Ирина Никитина, Татьяна Захарова, Дмитрий Неволин, Юрий Бубнов, Юрий Пахотин, Рузия Сафиуллина, Гөлназ Шәйхи, Ләйсән Хәирова һәм башка бик күпләргә рәхмәтлемен.

Туганлык терминнары булган язма исемнәрен йөрәгемә якын һәм рәхмәт белән кабул итәм. Димәк, кешеләр мине үзенеке дип саныйлар! Хатыйп Хөббәтулла улы минем турында «Себер татарларының әнкәсе», Люция Бәдретдиновна «Милләтебезнең асыл кызы», «Себер татарларының хәдимәсе», Фәрит Баязитов «Милләт кызы», Гаҗилә Матысовна «Ватан һәм вакыт кызы», Шәүкәт Гаделша «Себер кызы, тел белеме профессоры», Татьяна Захарова «Халыкның лаеклы кызы», Ринат Мөхәммәдиев «Себер кызы» дип яздылар, ә нәтиҗәне «Российская газета» хәбәрчесе Ирина Никитина ясады: "Профессор Хәнисә Алишина – Төмән өлкәсе горурлыгы".

Барысыннан да кадерлерәк - Якуб Зәнкиевнең соңгы «Таң йолдызы» мәкаләсе (2002 елның 13 декабре). «Яңарыш» газетасында минем белән хушлашу һәм шул ук вакытта тирән рәхмәт белдерү булды ул. Безнең кайнап торган кан һәм яшь энергия барлык киртәләрне җиңеп чыкты, без вакыт һәм киңлек аша үтеп, Себер педагогы һәм язучысының талантын танып, аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен оештырдык! Бу мин бик горурланган нәтиҗә!

Ә быел Шәүкәт Гаделша бу дәрәҗәле премияне алды – бу бит минем тагы бер зур казанышым. Габдулла Тукай премиясе лауреатлары икәү булды – Якуб абый, Шәүкәт абый, икесе дә, шөкер, минем тырышлыгымны чиксез рәхмәтләр белән зурладылар, бик риза булдылар. Якуб абыйның «ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ» ничек миңа кыйммәт, шулай ук Шәүкәт абый язган «СИН ГЕНӘ» дигән шигыре дә күңел түрендә лаеклы урын алды. «Тукай» дигән чишмә башында, нигездә, менә бу шигырь ята.

Бу шигырьне хәзер мин үзем өчен эчтән генә «Миллионга төшкән шигырь» дип йөртәм:

Син генә

Себер кызы, тел белеме
профессоры Х.Алишинага.
Көнбатыштан җил исә...
Көнчыгыштан җил исә...
Аптырашта калдыңмы,
Себер кызы Хәнисә!

Шушы җилләр чуалып
Ямьсез көйләр тудыра;
Сиңа... сөйгән халкыңны
Ятим итеп тойдыра.

Сине күреп, кылтырый
Ят күлмәкле хакыйкать:
Әйе, аны, Хәнисә,
Тукмакларга бик кирәк.

Сиңа ходай иңдергән
Бар кодрәтен Себернең,
Уятырга йокыдан
Халкын туган җиреңнең.

Бастылар, кыерсыттылар...
Калырбыз күк моңсыз да.
Коткаралса, коткарыр
Син тудырган могҗиза.

...Дәверләрдән җаныңа
Яшь сыркыла – һай ачы!
И Себер татарының
Иң олы Аппакасы!

- Чиксез рәхмәт сезгә, Хәнисә Чәүдәт кызы.
Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәрвакыт шулай иҗади тормышта кайнап, янып-ялкынланып, сөенеп һәм башкаларны да сөендереп яшәгез! Сәламәт, бәхетле булыгыз! Һәр көнегез күңелле мәшәкатьләр белән бизәлсен!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: «Әдәби Төмән» утырышында (архивтан алынды).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836