Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Санникау авылында илебез тарихында иң зур, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе - Бөек Җиңү бәйрәмен хөрмәт итеп, сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар, исән тыл ветераннарын котладылар. Чараны оештыручы авыл ветераннар советы, мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре өлкән яшьтәге авылдашларына хөрмәт күрсәттеләр. Мәктәп каршында оештырылган чарада илебез халкының батырлыгы, бердәмлеге, сынауларга бирешмичә, фашистларны җиңеп чыккан сугышчылар турында сөйләделәр. Авыр сугыш елларын хәтерләрендә саклаган тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды. Оештыручылар ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр - Фәрит Бакиевка, Юлия Ниязовага, Рушан Янабаевка һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Санникау мәктәбенең укытучылар коллективы җитәкчелегендә «Хәтер шәме» дип аталган чара 8 нче майда үткәрелде. 9 нчы май көнне «Ветераннар янәшәбездә яши» акциясендә волонтерлар, авыл хакимияте башлыгы Ольга Береснева, клуб директоры Наталья Аширова, социаль хезмәткәр Рәмзия Кучумова, мәктәп укучысы Алмаз Колмәмәтов, гармунда уйнаучы Ибәтулла Мәмәтов сугыш һәм тыл ветераннарын, ветеран укытучыларны өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Быел авылда традициягә кергән митинг үткәрелде. Солдат боткасы пешереп, авыл халкын сыйладылар.
Фәүсия МӘМӘТОВА,
Тубыл районы, Пушнаш авылы.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).