Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин Зур Акъяр авылына 1984 елларда килеп, торып калдым. Бүгенгедәй хәтеремдә: урам тулы бала-чага саф татар телендә сөйләшеп, гөрләшеп яшәп яталар иде. Шул чорның балалары хәзер дә татарча сөйләшәләр, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышалар.
Бүгенгесе көндә оныкларыбыз урыслашып баралар. Моның сәбәпләре бик күп: мәктәптә туган телгә аз гына сәгатьләр бирелә, ата-аналар моңа зур игътибар итмиләр. Культурабызны саклап калу мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре өстенә төшә. Укытучылар хәлләреннән килгәнчә татар телен, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерергә тырышалар. Мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңыбызны, нәфис сүзебезне, биюләребезне саклап калу өстендә эшлиләр. Шундыйлар арасыннан үзенең тормышын татар культурасына багышлаган кеше - Ачилә Сагидуллина турында язып үтәсем килә.
Ачилә Әмчәт кызы 1959 елның 13 маенда Яркәү районы, Карагай авылында туа. Аңа ике яшь булганда, алар Төмәнгә күчеп киләләр. Кече яшьтән үк аны әнисе балет, соңрак музыка мәктәбенә бирә.
1967-1975 елларда Лесо-базаның 28 нче мәктәбен һәм музыка мәктәбенең 5 нче сыйныфын тәмамлап, Төмән өлкәсенең мәдәни-агарту училищесына укырга керә.
Училищеда яхшы укуы һәм лидер булуы белән аерылып тора. Думбра һәм баянда яхшы уйнаганы өчен Ачилә шәһәрдә үткәрелгән күп кенә конкурсларда катнашып җиңеп чыга.
Югары уку йортына керү өчен бирелгән характерис-тикаларның берсендә аңың иң яхшы сыйфатлары күрсәтелгән: иң тырыш һәм иң яхшы укучы, һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә: социалистик ярышта, шәһәрдә үткәрелгән музыкаль конкурсларда, Ленин зачетын иң яхшы тапшыручы, Кызыл байрак астында фотога төшәргә лаек булучы... Тарихыбызның иң матур битләре: комсомол оешмасы җитәкчесе, Мактау тактасында аның фотосүрәтенең ике ел эленеп торуы, ВЛКСМ... Болар барысын да Ачиләнең тормыш сөючән, тырыш, намуслы кеше булуы турында сөйлиләр.
Училищены тәмамлап, Ачилә Әмчәт кызы Кулаково мәдәният йортында эшләп ала.
Язмыш аны Зур Акъяр авылына китерә. 1979 елның 4 нче мартыннан аның иҗади һәм шәхси тормышы шушында башлана. Башта ул Акъярда китапханә мөдире булып эшли. Шул елны ук Акъяр егете Рафаэль Сагидуллин белән тормышын бәйли. Аларның ике балалары туа: Альберт һәм Руслана.
Ачилә барлык тормышын мәдәнияткә багышлый: башта китапханә белән авыл клубын җитәкли. Соңрак клуб җитәкчесе булып кына эшен дәвам итә. Шулай ук мәктәптә музыка дәресләрен дә алып бара.
Телефонда Ачилә төшереп җибәргән материал: аңа багышлап язылган характеристика. Ул аңа 1983 елны бирелгән. 40 ел элек! Кул белән бастырылган документ. Искиткеч! Монда да Ачиләгә багышлап иң матур, иң яхшы сүзләр генә язылган.
Хәләл җефете бакый булды. Тормыш тәгәри: алты онык, авыр баян һәм биш вакыт намаз!
13 майда Ачилә Сагидуллина 65 яшьлек юбилеен үткәрде. Ул бүген дә сәхнәдә басып тора. Үзе генә түгел, җырчы кызлар, балалар арасында һәм иңнәрендә авыр баян! Сокланып туймассың.
Чакырылган вакытка Акъяр авылының мәдәният йортына халык агылды, клуб яны машиналар белән тулган иде. Кунаклар мәдәният йортының бер бүлмәсендә әзерләнгән бәйрәм өстәле артына утырышкач, авыл имамы Әмир Балдин Сөләйман хаҗи белән Коръән сүрәләрен укыганнан соң, чакырылган кунаклар бер-бер артлы Ачилә Әмчәт кызын котладылар, бүләкләрен тапшырдылар. Көн яңгырлы булуга карамастан, авылның өлкән яшьтәге аксакалы Тимербай абый Кәримов һәм бөтен җаны белән авыл тормышы өчен борчылучы Ләлә апа Мирьяминовалар да килгәннәр. Бәйрәмдә юбилярның оныклары, балалары, туганнары да бар иде. Кияве Альберт Ачиләгә Сочида ял итәргә путевка бүләк итүен әйтте.
Червишево администрациясе башлыгының ярдәмчесе Владимир Михалев, Червишево мәдәният йортында эшләүче хезмәттәшләре дә бәйрәмдә булып, үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Ачилә җитәкчелегендәге «Моң» иҗат төркеме килгән кунакларга матур җырларын бүләк иттеләр. Авылның талантлы җырчысы Роза Казакеева моңлы тавышы белән тамашачыга әверелгән кунакларны сихерләде. Татар телен аңламаганнарга ихтирам йөзеннән рус телендә дә җыр башкарды.
Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып Ачилә Әмчәт кызы оештырган спектакль булды. Һәвәскәр артистлар: Олы Акъяр авылы укытучылары - Чулпан Качаева, Эльвира Рәхимова, авылның активистлары Илнур Рәхимов, Гөлфирә Кәримова, Сәкинә Мадъярова һәм татар мәдәнияте өчен җанын бирергә әзер кеше - Ачилә Сагидуллина җирле язучы Клара Кучковскаяның «Әминәнең кияүгә баруы» пьессасы буенча куйган спектакльдән өзекләрне халык бик җылы кабул итте.
Спектакльне сәхнәләш-тергән Сергей Политов хөрмәтенә дә алкышлар яңгырады. Афәрин, шушындый кешеләр һәм дуслык булганда, мәдәниятебез яшәр!
Ачиләне юбилее белән котлыйбыз. Зур Акъяр авылы халкы исеменнән аңа саулык-сәләмәтлек, тыныч картлык, зур уңышлар теләп
Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән районы, Акъяр авылы.