Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Җиңү көне алдыннан «Илһам» яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының икътисади үсеш, кече һәм урта бизнес буенча комиссиясе вәкиле буларак, Ялутор районы Аслана авыл җирлегенә кергән Кактамак, Калмаклар, Күлавыл, Бумаер авылларында булып, тыл ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, һәркеменә бүләкләр тапшырды.
Бу турыда безгә Тимур Йолдыз улы: «Бу якларда булу минем өчен аеруча мөһим. Чөнки балачагым бу якларда узды. Ул чакта мине конфет, прәннекләр белән сыйлаган апа-абыйларга бүген үзем бүләкләр тараттым. Гомумән, өлкәннәр белән аралашу нәтиҗәсез булмый. Ул очрашудан син үзеңә күп нәрсә аласың – белем, төпле киңәш, үрнәк, тәҗрибә. Шулай ук өлкәннәрнең һәрберсенең үз тарихы бар. Яшь буын өчен аларны белү зур байлык ул. Мәсәлән, Аслана татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан абый Хөснетдинов һәм аның хезмәткәрләре катнашында Күлавылда Наҗия апа Минназарова белән күрештек. Бу очрашудан без күпме яхшы эмоция, илһам, күтәренке кәеф алдык. Наҗия апа хезмәт фронтында була, гомер буе Күлавыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм мәктәбе мөдире булып эшли. Очрашу барышында Наҗия апа безнең белән сугыш еллары җырларын җырлады, виртуозларча баянда уйнады, безне хуш-исле чәй, милли ризыклар белән сыйлады. Очрашуыбыз бик күңелле үтте.
Аслана авылында балачаклары Ватан сугышы чорына туры килгән ветераннар саны күп. Алар арасында - тарих укытучысы һәм танылган туган якны өйрәнүче, берничә китап авторы Рафаил абый Магжанов. Ул сөйләгәннәрне онытылып тыңлыйсың, чөнки күпме кызыклы мәгълүмат саклый ул үзендә. Гайния апа Ибраһимова белән тормыш иптәше Әмир Сафи улы - укытучылар. Гайния апа - башлангыч сыйныфлар укытучысы, ә Әмир абый искиткеч математик була. Кактамак авылында яшәүче Рәисә Шәриф кызы белән Әхәт Фатыйх улы Бикчәнтаевлар шулай ук сугыш еллары балалары. Әхәт абый атаклы Бикчәнтаевлар династиясеннән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән, ә Рәисә апа гомер буе фельдшер булып эшләгән. Безнең командабыз атказанган сәүдә хезмәткәре Хәмидә апа Кәлимуллина белән дә аралашты. Шулай ук без бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әти-әнисе - Әкълимә Әбделхәй кызы белән Радик Сәлим улы Мөстәкыймовлар янына бардык. Тыл ветераннарыбызның һәрберсе безнең җәмгыятьне үстерү өчен бик күп эшләр башкардылар. Форсаттан файдаланып, бу очрашуларны уздыруда миңа ярдәм иткән авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлиловага, Аслана мәдәният йорты җитәкчесе Илчан Хөснетдиновка, Кактамак авылы клубы мөдире Илмира Гариповага кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук РФ сенаторы Павел Тараканов, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе Риат Фәйзуллин һәм эшмәкәр Азат Булатовка рәхмәтем зур», - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: бәйрәм очрашуында.