Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яраткан курсташым истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

Матур 1 Май, Җиңү бәйрәмнәрен каршылап, 12 нче май көнендә зур газаплар кичерми генә Вагай районының Татар Вагай авылында яшәгән курсташым Галия Кутайгулова (Назырова) 88 яшендә мәңгелек дөньясына күчте. Моннан 68 ел элек - 1956 елда Галия белән Тубыл татар педучилищесын бергә тәмамладык. Мин - пединститутка, ә Галия башлангыч мәктәп укытучысы булып эшкә китте. Тормыш сукмакларыбыз Галияне һәм мине Вагай районының Татар Вагай мәктәбендә очраштырып, 18 ел бергә эшләргә, аралашып яшәргә насыйп итте. Бер урамда 2 ел яшәдек, иптәшенең тоткан балыкларын да уртаклашып ашадык. Мин ул яктан киткәч тә, аралашуларыбыз бүгенге көнгә кадәр дәвам итте.

Галия иптәше Миначетдин (мәрхүм) Зәйнетдин улы белән 2 егет, 2 кыз тәрбияләп тормыш юлына озаттылар. Зур улын Гәйдәрне югалтып, зур кайгы кичерергә дә туры килде. Соңгы көненә кадәр Галия үз учагында кызы Роза тәрбиясендә булды. Уку елларында да, тормышта да Галия акыллы, сабыр, тыйнак, матур, моңлы тавышлы, күп нәрсәгә сәләтле иде. Ул күп укый, белә, дөнья хәлләрен генә түгел, башка бик күп мәгълүматларны аннан ишетергә була иде. Юбилейлы туган көннәребез, уку йортларын тәмамлау юбилейларында һәрвакыт бергә булдык. Ачлы-туклы уку елларын искә алып, уртак дус-танышларыбыз белән сөйләшеп сүзләребез бетми иде.

Галия бер урында 41 ел эшләп, күп мактауларга лаеклы педагогик Хезмәт ветераны булып, үзе укыткан-тәрбияләгән укучыларының кадер-хөрмәтенә лаеклы булып, аны тоеп, картлык гомер елларын кичерде.

Миңа мәктәптә директор урынбасары булып эшләгәч, Галиянең һәр эше, һәр адымы билгеле иде. Ул үз эшенә намус белән караучы, җаваплылыкны тоеп һәр дәресенә әзерләнеп, балаларны яратып һәм аларга төпле белем биреп, башлангыч класслардан соң уку, яшәү җиңел булсын өчен бар көчен биреп эшләде. Төрле сәләтле балаларны тигез яратып, һәр баланың йөрәгенә ачкыч табып, аларның намуслы, тырыш кешеләр булып, киләчәк уку елларында, гомумән, тормышка аяк басулары турында кайгыртып эшләде. Шуның өчен башлангыч классларны аның кулында тәмамлаган укучылар зур классларда да үзләренең тыныч холыклары, эш яратулары, белемнәренең төпле булулары белән аерылып торалар иде. Менә шундый укытучы-тәрбиячеләр кеше хәтерендә озак еллар онытылмый сакланалар.
Галия Хәмидулла кызыннан укыган, аның белән аралашып, эшләп яшәгән дус-ишләре, авылдашлары, курсташлары исеменнән Галиянең балалары, якын туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Яткан урыны йомшак, кабере нурлы, урыны җәннәттә булсын.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836