Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Җиңү бәйрәме уңаеннан Аслана авыл хакимияте башлыгы Хәйрәт Юртлыбаев «Үз куллары белән», «Окоп шәме – җиңү уты» акцияләрендә актив катнашучы якташларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Анда: «Махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче Россия армиясе хәрбиләренә ярдәм итү буенча эшчәнлектә актив катнашкан өчен. Сезнең рухи сыйфатларыгыз һәм фидакарьлегегез бу дөньяны куркынычсызрак һәм матуррак итә. Зур һәм игелекле эшегез өчен рәхмәт», - дип язылган. Мондый Рәхмәт хатына лаек булган Бумаер, Күлавыл волонтерларына Рауды авылы хатын-кызлары да кушылып, авыл клуб-китапханәсе мөдире Ләйлә Уразова җитәкчелегендә, маскировка челтәрләре үрү эшенә тотындылар. Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Аслана авыл җирлегендә маскировка челтәрен үрү буенча мастер-классны “Үзебезнекеләр өчен әзерлибез” Ялутор шәһәре һәм районы волонтерлары җитәкчесе Гөлнара Савина үзе уздырган.
- Зур һәм ярдәмчел йөрәкле якташларыбыз тырышлыгы белән үрелгән һәр челтәр - алгы сызыктагы батыр сугышчыларыбызның тормышын коткаруга өмет. Бүгенге көндә дә Аслана авыл җирлегенең ветераннар хәрәкәте лидеры Зәйтүнә Мирхәлилова җитәкчелегендәге дус команда уртак җиңүебез хакына хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу игелекле эштә укытучылар, хакимият хезмәткәрләре, почта, мәдәният йорты хезмәткәрләре, өлкәннәр, яшьләр, балалар да катнаша. Мәсәлән, Аслана татар мәдәният үзәге хореографы Миләүшә Яценович үзенең биюче кызлары белән бергә килә. Шулай ук авыл мәдәнияте ветераны Сәйфулла Мирхәлилов, педагогик хезмәт ветераннары: Рәсимә Хәлилова, Әнисә Аликашева, Фәридә Ярашева, активист пенсионерлар - Айсылу Ибраһимова, Рузилә Дәүләтшина, Мөршидә Моржова өй шартларында бу әһәмиятле акциядә үз көчләреннән килгәнчә хезмәт куялар. Маскировка челтәрләрен үрү буенча илһамландыручы Зәйтүнә Мирхәлилова җитәкчелегендәге бердәм команда бүгенге көндә 8 челтәр үреп тапшырган. Безнең волонтерлар маскировка челтәрләрен мобилизацияләнгән, контрактлы якташларыбыз - Айдар Брызгалов белән Илдар Аллаяровка җибәрү өчен туганнарына тапшырдылар. Чөнки алар якташларына аерым үтенеч белән мөрәҗәгать итеп: «Маскировка челтәрләренең җәйге варианты кирәк! Һәм күп кирәк!» дигәннәр. Бу челтәрләр белән егетләребез блиндажларны гына түгел, транспорт, үзләренең урнашкан җирләрен дә каплыйлар. Димәк, челтәрләр егетләребезнең гомерләрен дә саклый. Шуңа күрә, бу кыйммәтле товарны туганнарыннан һәм волонтерлардан сорыйлар да. Форсаттан файдаланып, бу хатын-кызларның һәрберсенә, шулай ук шушы кирәкле һәм мөһим эшкә бөтен йөрәге һәм җаны белән кушылган Бумаер, Күлавыл, Рауды, Калмаклар, Кактамак авыллары халкына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм риясыз хезмәтегез өчен каршыгызда баш иям. Бу патриотик акцияне оештыру өчен кирәкле материаллар алырга акча җыюда катнашучыларга аерым рәхмәтлемен. Авыр вакытта җиңү өчен без берләшергә тиешбез. Безгә кагылмаган кебек яшәргә тиеш түгелбез! Әгәр безнең маскировка челтәребез бер сугышчыны яралардан һәм үлемнән саклап кала икән - бу үзе бер зур ярдәм булачак. Моны истә тотсак иде! – дип сөйләде.
Җиңү бәйрәмен зурлап уздырганнан соң, Аслана авыл хакимияте башлыгы Хәйрәт Юртлыбаев барлык ясалган маскировка челтәрләрен җыеп, Ялутор шәһәрендәге гуманитар ярдәм кабул итү пунктына алып барып тапшырды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.