Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җинү бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

 Куликта

Ялутор районы, Кулик авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг барышында ата-бабаларыбызның ныклыгы, батырлыгы, тылда көне-төне фронт өчен эшләгән хатын-кызлар, әби-бабайлар, балалар турында күп җылы сүзләр яңгырады.

Тантаналы чара авыл уртасындагы һәйкәл янында узды. Кулик активистлары үзләренең алыштыргысыз лидеры Наилә Барсукова белән мәйданчыкны бәйрәмчә бизәүне оештырганнар. Зур баннер ясатканнар, якташларының батырлыклары турында материаллар җыеп, альбомнар чыгарганнар, шулай ук алар Георгий тасмалары тараттылар, кайнар солдат боткасы, үлән чәй һәм өйдә пешерелгән ризыклар белән кыр кухнясы эшен оештырдылар. Җиңү мәйданчыгында «Солдат батырлыгы» стенды ясалган. Анда авылдашлары инициативасы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 51 фотосы куелган иде. Шуны искәртеп үтик: Рауды авыл хакимиятеннән 117 кеше фронтка киткән, аларның 57 кешесе туган нигезенә әйләнеп кайтмаган.

Чараның тантаналы өлешендә халыкны сәламләп һәм Җиңү көне белән котлап район мәгариф бүлеге начальнигы Алексей Рязанов, Рауды авыл җирлеге башлыгы Рифкать Басыйров һәм авыл Думасы депутаты Фәнис Хәйруллин чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр. Митинг барышында Дан галереясе ачылды, чөнки авылның ике урамына сугышта һәлак булган авыл кешеләре - Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйрфан Шәйдуллин һәм Әфган сугышы ветераны Закир Егоров исеме бирелгән. Бәйрәмдә Гыйрфан Шәйдуллинның туганнан туган энесе Рәмтәм Шәйдуллинның катнашуы үзе бер зур вакыйга булды. Бәйрәмнең шатлыклы атмосферасына Илчан Хөснетдинов һәм «Мирас» Рауды авылы җыр коллективы башкаруындагы патриотик җырлар ямь өстәде. Күпләр үзләре белән чәчәкләр генә түгел, фронтовик туганнарының һәм тыл хезмәтчәннәренең портретларын да алып килгәннәр. Митинг ахырында һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

21-3-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: Әфган сугышы ветераны Фәнис Хәйруллин авылдашлары белән.

Тубылда

Бөек Җиңү көне хөрмәтенә Тубылда бик күп чаралар үткәрелде. «Үлемсез полк» йөреше шәһәрнең Комсомол проспектыннан Ремезов урамы буйлап бәйрәмчә бизәлгән колонна белән узды. Туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл, Мәңгелек ут янында илебез батырларын искә алдылар, чәчәкләр салынды. Тантанада шәһәр башлыгы Петр Вагин, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре, сугыш ветераннары катнаштылар.

Тубыллылар Кремльнең Кызыл мәйданының төп сәхнәсендә барган бәйрәм концертында, шәһәр микрорайоннарындагы «Солдат привалы» исемле концертларда, интерактив мәйданчыкларда узган бәйрәм нокталарында булдылар, «Солдат боткасы» һәм башка чараларда катнаштылар. Танылган иҗат коллективлары бәйрәм концертында чыгыш ясадылар. Шәһәр күләмендә «Җиңү флагы», «Җиңү тәрәзәләре», «Җиңү таңы» һ.б чаралар үткәрелде, сугыш еллары көйләре яңгырады. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

21-31-25

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: «Үлемсез полк» йөрешендә.

Яркәүдә

Яркәү район үзәгендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара бәйрәм парады белән башланды.

Биредә район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, мәктәп укучылары, балалар бакчалары балалары, волонтерлар катнаштылар. Шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында «Үлемсез полк» автомотоузышы узды.

21-32-25

Аннары, сәгать 11дә Ватан сугышында һәлак булган яркәүлеләр мемориалы янында митинг башланды. Якташларын бәйрәм белән муниципалитет башлыгы Евгений Золотухин, район ветераннар советы рәисе Раиса Фомина котладылар. Алар чыгышларында ата-бабаларыбызның батырлыгының бүген Россия армиясенең махсус хәрби операция барышында башкарган гамәлләре белән өзелмәс бәйләнешен ассызыкладылар. Евгений Золотухин 8 май көнне Яркәүдә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларына багышланган баннерлы стела, ә 1 май көнне тантаналы рәвештә Хәрби Дан паркы ачылганы турында искәртеп: «Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар, Геройлар һәм районыбызның 100 еллыгы елында ачылган Хәрби Дан паркы мемориаль мәйданына өстәмә булып, Бөек Ватан сугышы елларында геройларыбызның, махсус хәрби операциядә катнашучыларның куркусызлыгы һәм батырлыгы истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшнең бер өлеше, район хакимиятенең һәм җәмәгатьчелекнең яшьләребезне тәрбияләү буенча хәрби-патриотик эшенең мөһим этабы булып тора», - диде.

21-3325

Митинг Яркәү мәдәният йорты коллективларының матур, истә калырлык чыгышлары һәм традицион рәвештә мемориалга чәчәкләр, веноклар салу белән тәмамланды. Кичен яркәүлеләр үзәк стадионда күз явын алырлык фейерверк карадылар.

21-34-24

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836