Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2025 елның икенче яртыеллыгына «Яңарыш» газетасына язылу 15 июньгә кадәр дәвам итә.
Тормыш ыгы-зыгылары белән газетага язылырга онытмасагыз иде, дуслар. Кызганычка каршы, өлкәбездә, гомумән, газета-журналларга язылулар көннән-көн авырая бара. Моның төп сәбәбе – «Россия почтасы»ның вакытлы матбугатны адрес буенча вакытында китереп тапшырмавына бәйле. Менә шул ук сәбәп аркасында без дә үзебезнең даими укучыларыбызны әкренләп югалта барабыз. Бу бик авыр һәм кызганыч хәл! Әмма без, үз вазифасын намус белән үтәмәгән хезмәткәрләргә генә карап, милли горурлыгыбызны, киләчәгебезне, татарлыгыбызны аяк астына салып таптарга ашыкмасак иде. Котылгысыз хәл булмый, диләр. Шуны күздә тотып, берничә төр газетага язылу ысулы каралган. Сездән бары теләк һәм вакыт табу таләп ителәчәк.
Шәһәрләрдә яшәүче газета укучыларыбызга, газета килмәгән очракта, почта бүлегенә барып «До востребования» һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән язылырга киңәш итәбез. Бу очракта язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала.
Болай эшләгәндә газетага язылу бәясе дә арзанга төшә – 6 айга 447 сум 96 тиен, ә льгота белән - 386 сум 58 тиен.
Индексы - ПР750.
Шулай ук Төмән шәһәрендә яшәүчеләр өчен редакциягә килеп алу ысулы каралган.
Ярты елга язылу бәясе - 180 сум.
Кемнәр газетаны pdf - электрон форматта укырга тели – аларга мөрәҗәгать итәр өчен электрон адрес: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. яки телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Язылу бәясе 6 айга – 210 сум, 1 елга – 420 сум.
Дуслар, җавапсыз, ялкау почта ташучыларны гына гаепләп, аларга ачуланып 35 елга якын бай тарихы булган бердәнбер саф татар телендә чыгучы газетабызны югалтмасак иде. Милләтебезнең киләчәген кайгыртып, аны сакларга, якларга тырышыйк.
Редакция.