Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шушы көннәрдә Маслау авылында хәзерге заман таләпләренә туры килгән яңа ФАП ачылу тантанасы үтте. Пушнаш һәм Маслау авыллары халкы бәхетенә төзелгән бу йортны ачу бәйрәменә район башлыгы Леонид Митрюшкин, Тубыл хастаханәсенең өлкән җитәкчесе Дмитрий Бойко, Төмәннән медицина ассоциациясе директоры Раиса Куликова, баш врач урынбасары Олег Соснихин, авыл советы җитәкчесе килгәннәр иде.
Алар үзләренең чыгышларында халык тормышында ФАПның роле зур булачагын ассызыклап, халыкны бәйрәм белән котлап, ачкычын анда күп еллар эшләгән хуҗабикәләр - Мөршидә Мадьярова һәм Халидә Хәсәновага тапшырдылар. Бина эче буенча экскурсия дә булды. Авылда ике катлы мәктәп ябылган булса да, бу ФАПның ачылуы киләчәккә якты өмет өсти. Менә шулай киләчәктә бергә, бердәм булып, уңайлы шартлар булдырылган авылларда яшәп, сугышларның бетеп китүен теләп, телне, динне саклап, дус-тату гомер итәргә насыйп итсен дигән теләкләрдә таралышты җыелган халык.
Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.
Рәсемнәрдә: ФАП ачылу тантанасында.