Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы үтеп китте. Үткән тарихи вакыйгалар аша без ата-бабаларыбызның батырлыклары, Ватаныбыз иминлегенең нигез ташы булган барлык нәрсәләрне аңлыйбыз һәм саклыйбыз. Иман һәм хакыйкать, вөҗдан һәм гаделлек, шәфкатьлелек кебек төп төшенчәләр безне бердәм халык фронтына берләштерә.
28 нче гуманитар конвойны җыю, төяү, митинг һәм озату мөһим христиан бәйрәме - Бөек Пасха көннәрендә узды. Игелекле эшләр, мохтаҗларга ярдәм итү әһәмияткә ия һәм алар безнең «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының хокукый эшчәнлеге белән раслана.
4 көн аралашу вакытында без яңа кешеләр, төрле берләшмә һәм оешма активистлары белән таныштык. «Вахш» заставасына «Сугышчан туганлык» ветераннары, «Җиңү» спорт үзәгеннән самбо осталары, ТВВИКУ хәрбиләре, «Төмән татарлары» яшьләр бригадасы, «Рус җәмгыяте» волонтерлар төркеме һәм Төрекмәнстаннан тыйнак егетләр килде.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Виталий Абышев, Владимир Гуцу, Дмитрий Лепихин, Георгий Петраков, Александр Слепченко, Явгар Янгиров һәм башкалар хезмәттә дә һәрвакыт алдынгы урыннарда. Чик сакчылары ветераннары - Андрей Акуловка, Виктор Бирвицкийга, Нияз Дәүләтшинга, Сергей Екимовка, Альфрид Ибраһимовка, Иван Кивига, Дмитрий Левченкога, Станислав Мальчикка, Илфат Миңнәхмәтовка, Евгений Михайловка, Василий Молотковка, Олег Мотричка, Андрей Новоселовка, Вахит Рычаповка, Анатолий Ташбулатовка, Мөнир Шәриповка, Андрей Школага шәхси вакытларын кызганмыйча ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Без инде үз сафларыбызда Михаил Ушаков, Юлия Вальковская һәм Вадим Чижны күп тапкырлар күрәбез, шулай ук активистлар Олег Голин, Василий Колчанов һәм Игорь Филимоновның инициативасын югары бәялибез. «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы идарәсе һәм аның рәисе Нуртдин Ибраһимов МХО ихтыяҗлары өчен 328 мичкә эзләгәне, җыеп алып кайтканы өчен Иван Макаровка рәхмәт белдерәләр. Изге эшләргә өлеш керткән кешеләрне бүләкләү өчен документлар әзерләү һәм рәсмиләштерү буенча Андрей Жилинның эше мөһим һәм җентекле. Көрәштәшләребез Клара Яркәева, Лариса Заһидулина, Алла Сәфәрова, Наталья Мелкобродова, Ирина Вәлиева, Елена Кузнецова, Наталья Степура, Татьяна Зимина, Эмма Бирвицкая, Елена Логунова һәм Елена Тушинскаяга хезмәт фронтының тыгыз көннәрендә өметләре, ышанычлары һәм күңел җылылыклары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
28 нче конвойны озатуга багышланган тантаналы митингта шәһәр, өлкә администрациясе, депутатлар корпусы, хәрби комиссариат, иҗтимагый оешма җитәкчеләреннән хөрмәтле кунаклар барлык кешеләрне котладылар, чик сакчылары ветераннарына, волонтерларга, яшь армиячеләргә, укучыларга һәм төбәктә яшәүче битараф булмаган кешеләргә фронтка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. МХО сугышчыларына, иң яхшы активистларга һәм волонтерларга бүләкләр тапшырылды. Нуртдин Ибраһимовның Россия Федерациясе оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнүе өлкәнең «Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының гуманитар конвойлар җибәрү буенча бөтен эшчәнлеген данлау булды.
Мансур ХӨСӘЕНОВ,
«Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).