Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Лаемтамакта Бөек Җиңү бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр елдагыча язның матур көннәрендә көтеп алган Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алдык. Быел Лаемтамак авылы халкы Җиңү бәйрәменә ныклап әзерләнде. Беренчедән, һәйкәл түгәрәгендәге читәнне тимер штакетникларга алыштырдык, профнастилдан Россия флагы итеп ясап куелды. Икенчедән, ул читәнне яңарту өчен материал алуда туганнарым, балаларым, классташларым зур булышлык күрсәтте. 3 майда өмә оештырдык. Монда килгән һәр ир-егет тырышып эшләде. Минем хыялым ярты көндә тормышка ашты. Һәр ярдәмчегә рәхмәтләремне белдерәм. «Стена Памяти» дигән тактада һәркемнең ата-бабаларының фотолары куелган. Бөек Ватан сугышында катнашып безнең тыныч тормышыбыз өчен кан койган ата-бабаларыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларга мәңгелек дан һәм хөрмәт булырга тиеш. 9 нчы май көнне алар хөрмәтенә «Үлемсез полк» авто-флешмобы һәм митинг оештырылды.

Митингны матур, ягымлы сүзләр белән Рәмзия Колмаметьева алып барды. Бәйрәм белән котлау сүзләрен мәктәп директоры Зөлфия Юмадеева әйтте. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган батыр егетләребезне искә алды. Ватаныбыз сугышчылары өчен әйтелгән сүзләр горурлык хисләрен уятты. Митинг барышында нәни балалар чиратлашып чыгыш ясадылар. «А закаты алые» дигән җырны Зөһрә Назыйрова оста башкарды, 6 яшендәге Раяна Маметгалиева «Что такое день Победы?» шигырен сәнгатьле укыды. Илдар, Арина Урамаевлар, Илмар Гафуров, Ринас Хәбибуллин һәм башлангыч сыйныф укучылары да тырышып әзерләнгәннәр. «День Победы», «Три танкиста» җырларын матур итеп башкардылар. Митинг барышында булган һәр чыгышны фотога төшереп, күрсәтеп, музыкаль бизәлеш белән баетып авыл клубының мәдәни чараларны оештыручы Вилдан Маметгалиев һәм 11 сыйныф укучысы Рәзил Маметгалиев бәйрәмне бизәделәр. Чарага килгән авыл халкы ата-бабаларын искә алып, патриотик рухта җырлар, шигырьләр тыңлап, һәйкәл янына чәчәкләр салдылар, Җиңү вальсын биеделәр. Митинг ахырында тәмле солдат боткасы белән сыйланды авылдашларым. Аннары авыл халкы рәхмәтләр әйтеп бәйрәмнән таралышты.

21-2-26

Шаһинур МАМЕТГАЛИЕВА,

Тубыл округы, Лаемтамак авылы.
Рәсемдә: бәйрәмдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836