Материалы

“Зәнкиев укулары”

последние и лучшие новости искусства в мире

22-2Өлкә фәнни китапхәнәсендә «Славян укулары» 45 Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында хөрмәтле язучыбыз Якуб Зәнкиев хөрмәтенә, аның 105 еллыгына багышлап күптән көтелгән түгәрәк өстәл оештырылды. Китапхәнәнең конференц-залына йөзләгән укытучылар, укучылар, татар хәрәкәте активистлары, ветеран укытучы-язучыны хөрмәт итүчеләр җыелды. «Якуб Камали улы Зәнкиев – Ватанны саклаучы, танылган язучы, атказанган укытучы, җәмәгать эшлеклесе» темасы күпләрне кызыксындырды.

Кадерле якташыбыз истәлегенә Тубыл себер татар милли-мәдәни автономиясе викторина үткәрде. Жюри җитәкчесе Клим Садыйков нәтиҗә турында хәбәр итте. Зурлар арасында 1 урынга Фәния Төхвәтуллина (Төмән), Алсу Хафиз (Казан), 2 урынга Галина Михайловская (Тубыл), 3 урынга Римма Шәрипова (Тубыл), 4 урынга Равия Корманалеева (Тубыл районы, Бәек авылы) лаек булалар. Укучылар арасында 1 урынны Эмиль Кузиев (җитәкчесе Римма Шәрипова, Тубыл), 2 урынны Хуҗайлан мәктәбенең 2-4 класс укучылар коллективы (җитәкчеләре Тәнзилә Тимканова, Тубыл районы), 3 урынны Рузел Колмәмәтов (Тубыл), 4 урынны Әмир Янабаев (Тубыл) яулап алалар.

Программада 29 доклад күрсәтелгән.Һәр теләүче билгеләнгән вакытта чыгыш ясарга да өлгермәде. Һәркемне тыңлавы кызыклы, докладлар эчтәлекле булды. Яшь буын – укучылар да катнаштылар.

Түгәрәк өстәл барышында өлкә Думасының социаль политика буенча председателе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Ольга Швецова кул куйган Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр Якуб Зәнкиев исемен мәңгеләштерүдә өлеш керткән хөрмәтле кунакларга, һәр доклад сөйләүчегә тапшырылды. Депутат ярдәмчесе Надежда Рожицина әлеге чараның идеясен булдыручы, һәркемгә ярдәм кулын сузарга омтылучы, мәгарифтә дә, мәдәнияттә дә алдынгы булган, милләтнең горурлыгы Хәнисә Алишинага рәхмәт әйтеп башлады сүзен. «Үрнәк итеп китерерлек данлы шәхескә багышланган кичәгә эләгүем белән шат мин», диде ул.

Хөрмәтле кунаклар арасында Якуб аганың туганы Камил Әхмәдов, оныклары Диләрә Нур кызы, Дамир Илнур улы, оныкчыгы Лия дә бар иде.

Чара өлкәнең танылган журналисты Гөлсинә Ниязованың Зәнкиевләр гаиләсе турында төшерелгән «Регион-Төмән» дәүләт теле-радио компаниясенең Алтын фондында урын алган «Колыбельная Иртыша» телефильмы белән башланды. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Владислав Чернов котлады. “Якуб Зәнкиев – Бөек Ватан сугышы ветераны, бар көчен илебез азатлыгы өчен биргән кеше. Кайткач та яраткан эше белән шөгыльләнгән. Үсеп килүче буынның ил, милләт тарихын онытмавы өчен тырышкан. Бөек шәхес яшьләргә үрнәк булып тора”, - дип аның гаиләсендә сакланган бер-беренә мәхәббәт, хөрмәт, ихтирам хисләренә соклануын белдерде. Озак еллар өлкә фән һәм мәгариф департаментында эшләгән Ольга Грооны Рәхмәт хаты белән тәбрикләде. Ольга Федоровна татар мәктәпләре директорлары, укытучылары тарафыннан да күп котлаулар кабул итте.

Чыгыш ясаучылар арасында төрле өлкәдә хезмәт итүчеләр бар. Чыгышлар Якуб Камали улы, тормышы, иҗаты белән бәйле иде. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Зәнкиев иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнүче, методик әсбабында әсәрләренең анализын бирүче Люция Хәбибуллина бүләге кызы – Лилия Хатыйп кызына тапшырылды.

Тубыл шәһәре музей-тыюлыгының «Наместник” сараенда экскурсия хезмәте күрсәтү буенча баш белгеч Яна Абдуллина якташ язучыбызның сирәк очрый торган фоторәсемнәре, алар белән гаилә әгъзаларының бик теләп уртаклашулары турында сөйләде.

Клим абый Садыйков яшь лейтенант Якуб Камали улының сугыш юлы турында тәфсилләп чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә туган авылы Хуҗайланда (Тубыл районы) бик яхшы музей бар. Шул музей белән авылдагы мәктәп укытучысы Тәнзилә Тимканова таныштырды, виртуаль экскурсия дә үткәрде. Хуҗайланда яшәүче атказанган укытучы Хәмидә Речебакиева үзенең тәбрикнамәсен һәм истәлекләрен җибәргән иде.

Вагай районының Тугыз авыл музеен җитәкләүче Зөлхәйдә Сәйдуллина докладларның рус телендә булуына эче пошып, рәхәтләндереп себер татар телендә сөйләде. Клубларда сценарийларны рус телендә төзеп, авылларда бәйрәмнәрдә бер генә татар теле ишетелмәвенә, борынгы гадәтләрнең онытылып баруына борчылды. “Шулкадәр матур итеп туйлар үтә иде, - диде ул. - Гармунчылар бәйгесе сыман була иде алар. Элеккеләр җир җимертеп эшли дә белгәннәр, гөрләтеп ял да иткәннәр”.

Талымхан (Төмән районы), Киндерле (Түбән Тәүде районы), Тугыз, Карбан (Яркәү районы) мәктәпләре укучылары да докладлар, Якуб Зәнкиев әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр.

Төмән шәһәренең Яңавыл районының тарихын барлаучы Әлмирә Гомәрова әтисе – укытучы, Төмәндәге соңгы татар мәктәбе директоры Гомәр Гомәровнең Якуб Камали улын белүе, аның архивында Зәнкиев автографы белән китап табылуын хәбәр итте.

Казанлы (Вагай районы) мәктәбеннән әле генә Татарстанның атказанган укытучысы исемен алган Асия Зимагулова чараның алар өчен зур бәйрәм, чиксез әһәмияткә ия булуын әйтеп, рәхмәт сүзләреннән башлады чыгышын. Аның кулында Якуб Камали улы үз кулы белән теләкләрен язган «Зори Иртыша» китабы иде. Асия Юрис Якуб агага, аның әсәрләренә карата хөрмәтен, мәхәббәтен белдерде.

Яшь укытучы Гүзәл Идрисова (Төмән) Якуб Зәнкиев турында кроссворд, тестлар, филвордлар ярдәмендә укучыларда укуга мәхәббәт уятуын сөйләде.

Чыгышларның барысы турында да язып бетереп булмый, әлбәттә. Алар күп, алар төрле, алар кызыклы, эчтәлекле.

Китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова әзерләгән китаплар күргәзмәсе дә бай, уңышлы иде.

Соңыннан Якуб Камали улының горурланырлык тормыш юлы турында истәлекләрне, иҗатын хәтердә озаграк саклау ысуллары турында фикер алышу булды. Күп идеяләр ишетелде: сайт булдырырга һәм анда барлык булган материалларны җыярга, архивны, әсәрләрен цифрлаштырырга, 22-4китапларын яңадан берничә томлы яисә зур җыентык итеп чыгарырга, «Кайчыколак» әсәрен рус һәм татар телләрендә бастырырга. Хатларын җыярга, аларны тәртипкә салырга. Төмәндә бер урамга Якуб Зәнкиев исемен бирүне хәл итәргә.

Зәнкиев укулары күтәренке рухта, очрашу шатлыгын кичереп, уй-фикерләргә баеп тәмамланды. Бергәләшеп өлкәбезнең татар әдәбиятын, мәгарифен танытучы, милли рух тәрбияләүче, хәзер актив блогер да булып баручы, гел изге эшкә омтылучы, укытучылар остазы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызына бу зур чараны оештыруы өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Якуб ага исеме аның кебек милләт ханымнары булганда онытылмас.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума