#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Беренче күченүченең оныгы

последние и лучшие новости искусства в мире

1908-1910 еллардагы Столыпин реформасы гамәлгә кергән бер заманда Чистай өязендәге Түбән Ташлык (Кәминкә) авылыннан бер төркем хуҗалыклар, шулай ук аларга ияреп күршедәге Иске Баграж Елховой, Кармыш һәм башка авыллардан да Себергә күчеп киткәннәр.

Укучы бу реформа турында беләдер, аның төп эчтәлеге - крестьяннарның бер өлешен үз төбәкләрендә аерым җирләргә, хәтта ерак урыннарга бүлеп чыгарып, шәһәргә заводларга эшкә җибәреп, аз җирлелек мәсьәләсен хәл итү. Ул заманда крестьянга җир җитмәгән.

Бу якларга күченүне, әлбәттә, тормышны яхшы белүче, күп йөргән, бәлки әле рус-япон сугышында да катнашкан Юныс исемле кеше оештырган диләр.

Чынлыкта өяз идарәсе белән шул законга яки указга таянып юллама алганнардыр. Атларга төялгән ярлы әйберләре, бала-чагалары белән туган җирне ташлап юлга чыгуы җиңелләрдән булмаган. Хөкүмәт законы да булгач, юлга матди ярдәм дә бирелгәндер. Алар Себергә туктала-туктала бер озын кәрван хасил итеп бик озак барганнар.

Идел буеннан Себергә бәхет эзләп китүчеләр себер татарлары авылларына гына урнашып калмаганнар, үзләре дә яңа авылларга нигез салганнар, кайбер очракларда себерлеләр аларны үз авылларына кертмәгәннәр дә. Яңа авылга нигез салу өчен җирне эшкәртергә, куаклыкларны кисәргә, мәйдан ясарга кирәк булган. Бу эшләр күмәк көч белән башкарылган. Баштан Столыпин реформасы дигән булып крестьяннарга алтын таулары вәгъдә ителсә дә, соңыннан бөтен нужалар алдында берүзләре калганнар, фәкыйрьлекләре артларыннан сөйрәлеп барган.

Әле Себер тайгаларында каңгырап, аптырап йөргәннәр. Чөнки аларга күрсәтелгән яки тәкъдим ителгән урыннарда төрле төбәкләрдән килгән мөһаҗирләр инде йорт корып өлгергәннәр, алар белән кушыласылары да килмәгән, үзләренә мөстәкыйль нигез сайлаганнар. Идел буеннан 70-80 гаилә булып килгән зур кәрван бүлгәләнеп төрле якларга таралган. 1911-1912 елларда Түбән Кәминкә авылы мишәрләре Төмән өлкәсе, Яркәү районында кечкенә генә йортлар, землянкалар салып авыл нигезлиләр, әмма алар анда бер кыш кына чыгалар, урынны ошатмыйлар, уңайсыз яклары да күп була. Ике якта Тара һәм Тубыл елгалары аккан, тау битлекләреннән чишмәләр бөркеп чыккан. Шуннан 5-6 чакрым читтә күл бар икән, урыны бик матур. Адашкан сыерларын эзләгәндә, шул урынга килеп чыгалар. Әйтерсең лә, шул сөтбикәләр авылны кая нигезләргә икәнен үзләре күрсәткән. Мишәрләр күлгә дә һәм авылга да «Аккүл» дип исем куялар.

Казан губернасыннан күченеп килгән беренче кешеләр арасында Хәсән Миңнегулов та була - бу минем бабам (Ибраһим бабай линиясе буенча). Хәсәновлар һәм Миңнегуловлар фамилияле авыл халкы Хәсәннең бабасының һәм аның хатыны Минникамалның турыдан-туры токымы.

msg1722932438-15181Хәсән Миңнегулов 1871 елда туган, 1912 елда күченгән вакытта аңа 41 яшь була.

Төмән уездының Покровский волостена 1912 елның 28 маенда 1875 елда туган (37 яшь) хатыны Миңнекамал Шәрәфетдинова белән килгән. Аларның дүрт балалары булган: 1906 елда туган 6 яшьлек улы Ибраһим (бу минем бабам - әниемнең әтисе; соңрак ул әтисе исеменнән фамилия алган һәм Хәсәнов булган); 1910 елда туган 2 яшьлек улы Гизаир (аны Гозаир дигәннәр, бабамның энесе, ул Миңнегулов фамилиясен калдырган, фамилия соңрак Мингуловка үзгәргән); 1900 елгы кызлары Сәхипкамал (Закир абый Таһиров – бабамның апасының улы һәм безнең икедән туган абыебыз); 1903 елгы 9 яшьлек кызлары Минникәй.

Хәсәннең олы улы Ибраһим 1924 елда матур Сәлимәгә өйләнә һәм аларның 10 балалары туа. Иң кечесе Рамазан 1953 елда туган.

Рамазан Хәсәнов - Аккүл авылына нигез салучыларның берсе - Хәсәннең оныгы 20 майда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Иң кечесе әти-әнисенең аеруча аңлы рәвештә җитлеккән мәхәббәте һәм игътибарына ия була. Әни һәрвакыт кечесе өчен башкаларга караганда күбрәк борчыла иде.

Армиядә хезмәт итеп, авыл хуҗалыгы техникумында укып, Рамазан зоотехник һәм авыл советы рәисе булып эшли.

Бүген Хәсәновларның 10 туган баласыннан ул берүзе, авыл старостасы булып кала, өч матур бала тәрбияли: уллары Салават һәм Рафаэль, кызы Зөлфирә һәм 6 оныгы бар.

Аңа карап, ул җитмеш яшьлек юбиляр, дип беркайчан да әйтмәссең. Ул күтәренке күңелле, дәртле, эш сөючән, көчле рухлы. Балалар һәм оныклар өчен искиткеч үрнәк. Атлар һәм башка хайваннар тота, күп буыннардагы ата-бабалары кебек ауга чыга һәм балык тота. Ата-ана йортының традицияләрен саклый һәм ныгыта.
Без аны яратабыз, горурланабыз, сокланабыз һәм кадерлибез!

Әлмирә ГОМӘРОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836