#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әтәчне куабыз дип ураза тотабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлһәмдулилләһ! Рамазан ае да тәмамланды, ураза гаетен дә зурлап каршы алдык. Ай буена «САФ балалар радиосы»ның «Саф Рамазан» марафонында катнаштым. Бер көнне биремдә еракта калган 1965 елның декабрь аена кайтырга булдым.

Гөлҗәмилә әбием мине сәхәр аш ашарга уята. Ләкин сәхәр аш ашарга дип әйтми. Тәрәзә аша урамга карыйм. Караңгы төн икәнен күрәм. «Әйдә, кызым, өрлектән (өебезнең түбә асты) әтәч куарга тор!» - дип уята әбием. Иң беренче ашап алабыз, ә аннары әтәчләрне куып төшерәбез, дип әйтә иде әбием миңа. Тәмле итеп ашанабыз, әбием дога кылып, миңа Аллаһу әкбәрне әйтергә өйрәтә. Шулай итеп ураза да үтеп китә, ә әтәчне өрлектән куып төшерергә бер дә туры килмәде. Үсеп җиткәч, әбием миңа әтәч турында үз серен әйтеп бирде. Мин кечкенә һәм бик аралашучан бала булганмын. Әбиемнең ураза тотуын сөйләп йөрмәс өчен әтәч турында әйткән. Ураза тотарга кечкенәдән өйрәткән һәм гадәткә кертергә тырышкан. Сәгыйдә әбием дә бер дә Рамазан аен рүзәсез уздырмаган. Ә мин авыз ачканчы йөрдем микән, анысы исемнән чыгып китте. Ләкин Ураза гаете бәйрәмендә, курас-әтәч тотарга иртән торган кызыма Аллаһы Тәгалә бүләген җибәргән икән, дип миңа бүләк бирә иде әбием.

msg1722932438-15178

Әбием ураза хәлендә җәй көне печән өсте вакытта да өлкән яшенә карамыйча печән чаба иде. Бик эссе җәйге көннәр, без су эчәбез дә эчәбез, ә әбием бер йотым су эчми, ашанмый печән чаба. Җилкәсендә күлмәге ап-ак төстә булып тоздан катып кала иде. Әбиемне аяганлыктан күзләремнән яшьләрем ага.

Хәзер ашарга ризык күп, нәрсә ашарга теләсәң, шуны ашарга була, печәнне кул белән әзерләүләр бетте. Ураза тота торган кешеләр генә азая бара. Әбиемә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм иткән дип уйлыйм, иманы һәм ихтыяр көче зур булган. Кечкенә чактан ук 91 яшенә кадәр бер ел түгел, бер көн уразасын калдырмыйча тотты. Әбиләремнең тормышлары аша нәтиҗә ясап әйтер идем - ураза кешене тәрбияли, сәламәт булырга ярдәм итә, ихтыяр көчен ныгыта, яшәргә көч бирә. Ашказаным авырта, дип әйткән вакытын белмим. Бәрәңге казыганда билең авырмыймы, әбием, дип сорый идем. Кызым, ә кайда ул бил, дип җавап бирә торган иде хәйран әби җаным. Үзе ул репрессиягә дучар булган мулла кызы булса да, дин тәртибен безгә дә җиткереп яшәде. Ике әбиемнең генә түгел, барлык мөселманнарның яткан җирләре якты, йомшак һәм нурлы булсын. Һәр мөселманның Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, әҗер савабын өмет итеп тоткан уразасы, кылган гыйбадәтләре кабул булсын, мәчетләребездән азан тавышы яңгырасын, Аллаһы Тәгалә бездән разый булсын. Амин.

Сачитә КУЧАРОВА,

Яркәү районы, Тархан авылы.

Рәсемдә: Тархан авылы себер татар әбиләре. Әбием Гөлҗәмилә югары рәттә сулдан уңга икенче тора.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836