#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Европаны җәяү атлап»

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ераклашкан саен, яшьләрнең ата-бабалары, тарих белән кызыксынуларының артуы шатландыра, алар өчен горурлык хисе туа. Мисал өчен Үлем үзәннәренә барып, яшь эзтабарларның күпме изге эш башкаруларын әйтер идек. Төмәннең Кырынкүл авылы мәктәбендә сугыш турында укучылардан сорашу өчен шушы белем йортына юнәлдек. Тәртипле, яхшы укучы, кызыксынучан, гадел, олыларны хөрмәт иткән ике 10«а» сыйныф укучысының бабайлары турында сөйләүләре бик ошады.

Гатиятулла Ваһапов - 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, минем Яркәү районы, Тархан авылында туган бабаем – Мәсхүт Абдулла улы Ваһаповка 12 яшь була, шуңа күрә ул яуда катнашмый. 14 яшендә ул тракторга утыра һәм олыларга фронтны икмәк белән тәэмин итүдә булыша. Бабайның өч абыйсы – Гатиятулла, Фәстулла, Сибгәтулла туган якларын нацист басып алучылардан якларга китәләр. Салих бабам 1945 елда 18 яшендә 7 нче августтан 2 нче сентябрьгәчә дәвам иткән Совет-япон сугышына мобилизацияләнә.


Фәстулла Ваһапов

Бабаларым: Гатиятулла һәм Фәстулла пехотада хезмәт итәләр, бөтен Европаны җәяү атлап, аны фашистлардан азат итәләр. Фәстулла бабай сугышка киткәненең беренче көнендә үк Германия самолетына Мосин мылтыгыннан ата. Самолет яна башлый һәм егыла. Сугышның беренче көннәрендә самолетлар Совет солдатлары окоплары өстеннән түбән очканнар. Бу каһарманлыгы өчен Фәстулла бабай «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 1985 елда Гатиятулла, Фәстулла, Салих бабаларым II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы ордены» белән бүләкләнделәр. Абыйларның олысы – Гатиятулла Берлингача барып җитә. Ул «Батырлык өчен» һәм «Берлинны яулаган өчен» медальләре белән бүләкләнә. Җиңүдән соң Япония белән сугышка җибәрәләр. Ул Җиңү яулап аннан да кайта. 

 Хәмзә МәхмүтовСибгатулла бабай шулай ук пехотада мылтыкчы булып хезмәт иткән. Курск сугышында катнашкан, 1943 елда Волчанск шәһәре янындагы каты сугышларда Украинаны фашистлардан азат иткән вакытта, каты яралана, хәбәрсез югала.Рената Әхмәтзянова: 

Сибгатулла Ваһапов- Минем туганым – Хәмзә Исхак улы Мәхмүтов 1918 елда Ялутор районы, Кулик авылында туа. Аслана тулы булмаган урта мәктәбен һәм Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген Төмән районының Индрәй башлангыч мәктәбендә башлый, аннан Ямбай җидеелык мәктәбенә күчерелә.

1938 елның 5 январенда Аслана мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. 1938 елның 7 февралендә Кызыл армия сафларына чакырыла. Фин сугышында катнаша. Сугыш алдыннан Литва Республикасының (СССР) Шауляй шәһәрендә хезмәт итә. 1942 елда Ленинград янында немец гаскәрләре һөҗүме вакытында хәбәрсез югала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836