#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области с 20 июня стартует фестиваль-путешественник «Музыкальная экспедиция». Аның катнашучылары биш көн эчендә Төмән, Ялутор шәһәрләре, Тубыл, Яркәү районнары мәйданнарында 10 концерт куячаклар. Бу уникаль проект икенче тапкыр Төмән өлкәсенә килде. Җитәкчесе – бөтен дөньяга данлыклы виолончелчы Борис Андрианов. Былтыр регион мәйданнарында 1 мең кеше фестиваль-сәяхәтче концертын карады.

***
В Тюменской области в этом году откроется девять школ. Мәгариф учреждениеләрен төзүдә финанс булышлыкны федераль казна күрсәтә. «Бу мәсьәләдә сенаторлардан ярдәм сорадык: Төмәндә һәм районында 4 мәктәп төзеләчәк диделәр. Бөтен объектлар проектлана, кайберләрен сала да башладылар. Булышлык күрсәтеләчәк», - дип сөйләде губернатор Александр Моор. Федераль казнадан 27 % финансланаячак. Төмән өлкәсендә соңгы 5 елда 24 мәктәп эксплуатациягә тапшырылды, быел 9ны салу көтелә.
***
В Тюмени открылся пляжный сезон, но купаться нельзя. Өлкә үзәге халкы һәм шәһәр кунаклары быел Верхний, Кривой, Липовый күлләрендә һәм Лесной сулыгында җиһазланган пляжларда кояшта кызынырга һәм су коенырга мөмкиннәр. Әмма җиһазланган территорияләрдә суның санитар хәленә бәя биргәннән, санитар-эпидемиологик нәтиҗәне алганнан, пляж ялын оештыруның әзерлек дәрәҗәсен билгеләгәннән соң гына ял итеп булачак.
***
Кенгуренок-альбинос в тюменском зоопитомнике оказался девочкой. Ул үзен яхшы хис итә, әнисеннән туклануны куйды. Тиздән аңа яңа исем кушачаклар. Көнгерә печән ашарга ярата, йөгерә, уйный.
***
Лучшего тракториста-машиниста выберут в Тюменской области. «Иң яхшы тракторчы-машинист» өлкә конкурсы 23 июньдә Исетск районында «Эвика-Агро» оешмасы базасында узачак. Һәр муниципаль оешмадан бер конкурсант чыгыш ясый ала. Катнашучылар кыр участогын сукалау һәм тәгәрмәчле тракторны фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы теоретик сорауларга җавап бирәчәкләр. Конкурста абсолют чемпион, иң яшь тракторчы-машинист һәм аграр белгечлекләр буенча белем алучы студентлар арасында абсолют чемпион сайланачак. Алар акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр.
***
В Тюменском районе появились первые всходы зерновых. Регион игенчеләренең хәзер иң кызу чаклары, эш бетмәс-төкәнмәс. Алар чәчү эшләрен иң яхшы агротехник срокларда башкарырга тырышалар. Төмән районының «Пчела» крестьян хуҗалыгы узган атнада чәчүне тәмамлап кына калмады, игеннәрнең беренче үсентеләрен дә алды. Аграрий кырларында рәт-рәт якты, сусыл яшеллек барлыкка килде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836