#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Котлыйбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» мәгълүмати-нәшрият үзәге директоры - газетаның баш редакторы Алсу Сәгыйтова тиздән түгәрәк юбилеен каршы ала. Татар газетабыз тарихында ул җитәкчелек иткән еллар техник яктан алга киткән чор булып аерылып тора. Заманча җиһазлар газета бизәлешендә шактый үзгәрешләр керттеләр. Тик эчтәлек һәрвакыт җитәкченең тәҗрибәсенә бәйле.

msg1722932438-15192Без Алсу Мөхәммәтәмин кызының сәләтле, итагатьле, мәрхәмәтле, белемле, шул ук вакытта гади дә, сабыр да җитәкче була белүенә сокланабыз. Ул дөрес юнәлеш тә, киңәш тә бирә белә, эшебезнең җаваплы булуын аңлый, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер тора.

«Яңарыш»ның гел алдынгы урыннарда булуында директорыбызның нык ихтыяр көче, тәвәккәллеге дә ярдәм итә. Ул төрле идеяләр белән тормышыбызны баетып, аларны чынга ашыруда бар мөкинлектән файдаланырга омтылуы да зур этәргеч бирә.

Газета ул гади генә әйбер түгел. Биредә уч төбендәге кебек бар да ачык, бар да укучылар, халык күз алдында. Газета эше конвейер рәвешендә бөтен кеше кулы аша үтеп, коллектив бер казанда кайнап, бер максат, бер омтылыш белән янса да, баш редактор аны үз йөрәге аша үткәрә. Вакытлы матбугатка язылу чорында «урак өстенең» кызулыгын тулысынча аңлап, иң күп борчылып йөрүче дә Алсу Мөхәммәтәмин кызы, әлбәттә.

Җитәкчебезнең намуслы хезмәте һәркемнең күз алдында. Аңа өлкә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең дә ихтирамы зур. Туган җиренә булган мәхәббәте, фидакарь тырышлыгы, максатчанлыгы, алдан күрә белүчәнлеге белән зур дәрәҗә, хөрмәт, ихтирам яулады ул. Эшли дә, эшләтә дә, хезмәт кешесен күрә, бәяли дә белә. Хезмәткәрләрнең мең төрле мәшәкате дә аның күңеле аша уза. Чит борчуны да кабул итеп, һәрвакыт аңлый, кеше хәленә керә белә ул.

Хөрмәтле җитәкчебез Алсу Мөхәммәтәмин кызы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез - юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез олы хөрмәт, тирән ихтирам яулаган чын җитәкче, үз һөнәрегезнең остасы, олы йөрәкле кеше. Сезнең тынгысыз йөрәгегез һаман ашкынуда, күңелегез алга, яктылыкка, матурлыкка, яңалыкка омтылуда. Шуңа күрә дә үзегезне яраталар, якын күрәләр һәм хөрмәт итәләр. Сезгә сәламәтлек белән дус булуыгызны, күңел тынычлыгы, һәркайда да уңышларга гына ирешеп озын гомер итүегезне телибез.

Яңарыш» газетасы һәм «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836