#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәчетебезгә тәсбих яки Коръән илтәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең бай тарихлы борынгы татар Тархан исемле авылында яшим. Авылыбызның нәкъ уртасында, иң матур җирендә мәчетебез урнашкан. 1880 нче еллар арасында төзелгән булырга тиеш ул. Өлкәннәр әйтүенчә, урамга караган битендә кыскачасында 188..дигән язу булган.

1990 елны Әхмәтатый абый Шәяхмәтов ярдәмендә һәм җитәкчелегендә Аллаһы йортыбызны сүтеп, элекке хәленә кайтарып, 1991 елны зәңгәр мәчетебез барлыкка килде. Элеккесен сүткән чакта бүрәнә арасында 1620 елгы акчалар табыла. Дингә каршы вакытны да мәчетебезгә беркем зыян китерә алмаган. Ул авылыбызның горурлыгы, авылдашларымның яратып, хөрмәтләп, киләчәккә ышаныч белән йөри торган изге гыйбадәт йорты. Мәчет - Аллаһы йорты. Кем Аллаһының барлыгына ышана - мәчеткә йөри, анда гыйбадәт кыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мәчетләр Аллаһы Тәгаләнеке, Аллаһыдан башка һичкемгә дога, гыйбадәт кылмагыз» (Җен сүрәсе, 18 аять). Авыл күрке - мәчет, мәчет күрке - халык, дип әйтелгән мәкаль бик дөрес. Кечкенә чакта мин мәчетне мәктәп итеп белә идем. «Мәктәп, кызым - ул ак мәчет, аңа хөрмәт белән карау кирәк, ярат аны», - дип әйтә иде әбием. Инде читкә укырга чыгып киткәч, юлсызлыктан интеккән вакытны, җәяү авылга кайтканда, мәчетебезнең манарасын ерактан күрү нинди зур бәхет иде миңа!

2000 елда 20 май көнне авылыбызда янгын чыгып, урамның 4 кенә йорты янмый калды. Юл аша урнашкан мәчетебезне, Аллаһым, үзенең җирдә булган йортын саклады. Коточкыч җил утны як-якка таратты, авылыбызны язгы ташкын су баскан мәл, бөтен кеше чиләкләп су ташып өйләрне сүндерергә тырышалар. Ә өлкәннәребез мәчетнең ишек алдында намаз укыйлар. Бу хәл көтелмәгән, башка сыймаслык иде. Ничек мәчет янмый калырга мөмкин? Аллаһының кодрәте зур икәнен халкыбыз үз күзләре белән күреп исләре китте.
Әлһәмдулилләһ, авылдашларым бик юмарт һәм ярдәмчел. Мәчеткә садакаларын биреп торалар. Хәзерге көндә имам вазифасын Вәгыйз Ильясов башкара. Имамыбыз сүзе сүз, аңа буйсыналар, хөрмәте зур авылда.
Акча салышып минбәрдә имамыбызга Коръән укырга якты булсын дип яктырткыч (светильник) алып бирдек. Рамазанга бүләк, дип авылдашларым тарафыннан мәчетебезгә бу юлы йомшак урындыклар, Коръән укырга җайлы, матур итеп ясалган өстәлчек тә бүләккә китерелде.

Кылган изгелекләр савап белән кайтуын һәркем белә һәм аңлый. Мәчетебезне халкыбыз карый. Аллаһы йортын яшәтергә без бурычлы. Ул безнең өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә кирәк!

Сачитә КУЧАРОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836