#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себер татарларының әдәби мирасына багышланган конференциядә

последние и лучшие новости искусства в мире

13 май көнне Төмән шәһәренең «Тимерюлчы» мәдәният сараеның конференцияләр залында «Себер татарларының әдәби мирасы» дигән тема буенча Булат Сөләйманов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды. Ул өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе, өлкә себер татар язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге, өлкә татар иҗтимагый оешмаларының координацияләү советы, Төмән дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы ярдәме белән оештырылды.

Конференциянең көн тәртибенә себер татар телен саклау һәм әдәбиятын өйрәнү, әдәбият үсеше аша телне популярлаштыру, себер татар әдәбиятының үсеш тарихын һәм хәзерге хәлен тикшерү максатлары куелган иде. Фәнни утырышны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җитәкләде, чараны ул себер татар телендә алып барды. Кунакларны җылы сәламләгәннән соң, ул аларны алга куелган бурычлар белән таныштырды һәм бәйрәм белән котларга килгән кунакларга сүз бирде.

msg1722932438-15179
Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров конференция эшенә бәя биреп, уңышлы эш көне теләде. Аның чыгышында: «Без бергә, бердәм булырга, үзара ярдәмләшеп, дус яшәргә тиешбез», - дигән теләкләр яңгырады. Казан шәһәреннән килгән кунак – күренекле язучы, драматург, журналист, СССР һәм РФ язучылар берлеге әгъзасы, Д.Мамин-Сибиряк исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты, тумышы белән Вагай районы, Меткә авылыннан булган якташыбыз Габдел Мәхмүт (Мәхмүт Абдулин) дусты, себер татар шагыйре Булат Сөләйманов турындагы якты истәлекләре белән бүлеште. Фикердәше, якын дусты, актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов та хәтер йомгагын сүтеп, шагыйрьнең берничә шигырен яттан сөйләп бирде. Конференциянең төп өлешендә фәнни хезмәтләре белән галим-галимәләр, укытучылар, китапханәчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясадылар. Максим Сагидуллин үзенең «Себер татар теленең үсеш чорлары» дигән темага язылган докладын себер татар телендә сөйләде. Филология фәннәре кандидаты Әлфия Толстолыткина Клара Кучковскаяның «Онотма» хикәясенә фәнни анализ ясады. Филология фәннәре кандидаты Венера Хәйруллина «Идегәй» төрки-кыпчак халыклары дастанының тарихи нигезләрен тикшергән. Төмән шәһәренең 30нчы мәктәп укытучысы Гүзәл Идрисова укучыларда туган телгә кызыксыну уяту ысуллары турында сөйләде. Өлкә себер татар автономиясе рәисе Фәүсия Марганова «Себер татарларының менталитетын халык әкиятләрендә чагылдыру», Вагай районы себер татар автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадов «Галия Абайдуллина шигырьләренең тема байлыгы» дигән темалар буенча чыгыш ясадылар. Тубыл район китапханәсе хезмәткәре Зөлфирә Фазыйлова «Сәңкер-Мәңкер» - Тубыл районындагы сазъяк авыллары легендасы», ә Тубыл шәһәренең «Алтын дага» туристлар комплексында экскурсияләр алып баручы Земфира Шәрипова «Себер татарларының халык авыз иҗатында мифологик персонажлар системасы» дигән темаларга башкарган хезмәтләре һәркем өчен кызыклы булды.

Конференциянең икенче өлеше Габдел Мәхмүтнең Максим Сагидуллин тырышлыгы, Марат Хәмзин һәм авторның якташлары матди ярдәмнәре белән дөнья күргән «Сибирская баллада» китабын тәкъдим итүгә багышланды. Китап «Төмән нәшрият йорты»нда 500 данә белән 2022 нче елда басылып чыкты. Һәм ул «Ел китабы–2022» регионара бәйгесендә 2 урынга лаек булды. Китапта Габдел Мәхмүтнең «Сибирская баллада» пьесасы рус телендә һәм Галия Абайдуллина белән Фәнил Әбуталипов тәрҗемәсендә себер татар телендә бирелгән.

Чара барышында конференция кунаклары автор белән якыннан танышып, аңа сораулар биреп, якыннан аралашып, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Халыкны ял иттереп Земфира Шәрипова җирле авторларның себер татар телендә язылган җырларын башкарды. Өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе Клара Кучковская пьесаны радио спектакль итеп куярга дигән тәкъдим кертте. Аны һәркем хуплады. Мәхмүт Касыйм улы якташларына имзасын куеп китапларын бүләк итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836